Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
11 гыйнвар , 21:49

Теге дөнья бар

Теге дөньяда булулар турында мәгълуматлар күбәя бара.

Теге дөнья бар
Теге дөнья бар

Вран-кардиолог, Теннесси университеты профессоры, йөрәк чирләре буенча Халыкара комитет әгъзасы Маурис Роулингс “Үлем бусагасында” дигән китап чыгарган. Анда клиник үлемнән соң терелгән йөзләрчә кешеләрнең шул вакытта ниләр кичергәннәре тасвирлана.

Бервакыт авторны йөрәге туктаган авыруга ярдәм күрсәтергә чакыралар. Табиб авыруны ясалма сулыш алдырып һәм йөрәгенә турыдан-туры массаж ясап терелтә. Авыру аңына килгәч, ярсынып: "Юк, кирәкми, бармыйм!" – дип пышылдый. Табибның соравына: "Мин тәмугта булдым, кире җибәрмәгез!" – дип ялвара.

Шуннан бирле кардиолог “теге дөньядан әйләнеп “кайткан” авыруларның беренче минуттагы тәэсирләрен язып барган. Кайчандыр дингә ышанмаучы адәм хәзер бусаганың теге ягында бушлык түгел, ә мәңгелек булуына ышана икән.

Бала тудырганда үлә язган хатын сөйләгәннәрдән: “Операция бүлмәсенә кергәндә җанымның тәнемнән аерылганын сиздем. Миңа докторның шәфкать туташын орышуы бер дә ошамады. Ул каушаган иде. Әниемне, иремне һәм кечкенә улымны күрдем. Алар бик күңелсез булсалар да, үземдә төшенкелек сизмәдем. Шуннан соң аргы башында сарылы-аклы яктылык күренгән коридордан оча башладым. “Менә ничек үләләр икән!” – дип уйладым һәм аңыма килдем... Тормышка кире әйләнеп кайтуыма һәм сабыемны күрүемә шатмын”.

Икенче берәүнең сөйләве: “Болын өстеннән очып, түбәсе нур бөркеп торган тауга таба якынлашам. Тау битендә чәчәкле бакчалар.

Шул вакыт моннан берничә ел элек вафат булган бабамны күрдем. Аның белән сөйләшмәкче генә идем, кинәт кире гәүдәмә кайттым”.

Ир кешенең бер тапкыр да күрмәгән әнисе белән очрашуы да гаҗәпләндерә. Әнисе аңа бер яшь тулганчы үлә. Үги ана тәрбиясендә үскән балага әнисенең фотосын да күрсәтмиләр. Терелгәннән соң аңа иске гаилә фотоальбомын бирәләр. Ул шундагы рәсемнәр арасыннан ялгышмыйча теге дөньяда күргән әнисен танып ала.

Тагын бер шаһит сөйләгәннәрдән. “Анда һава шундый саф һәм хуш исле. Пирамида түбәле зур-зур биналар... Гаҗәеп матур көй ишетелә. Миңа каршы ике кеше килә. Мин шунда ук әти белән әнине танып алдым. Әнинең аягын кискәннәр иде, ә ул монда ике аягында йөри! “Бик шәп күренәсез!” – дим. "Син дә шулай күренәчәксең”, – дип җавап кайтардылар. Без яктылык сирпеп торучы йортка якынлашабыз. Кешеләр дога кылалар. “Анда Алла”, – дип аңлаттылар. Андагы гүзәллекне, тынычлыкны беркая да күргәнем юк".

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: