Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
2 гыйнвар , 19:11

Өрәк белән очрашу

Булган хәл!

Өрәк белән очрашу
Өрәк белән очрашу

1993нче елның октябре иде. Эштән кайткач, кер юып, балконга чыгарып элдем. Төн уртасында нәрсәдер төшеп ватылгандай булды. Мин кер төшкәндер дип уйладым, торып, күз салмакчы булдым. Тавышка ирем дә уянды. Тышта көчле җил исә иде. Бераз иренеп ятканнан соң, балконга чыгып, керләрне җыеп иремә бирә башладым, ул аларны кертеп, кухня һәм ванна бүлмәләренә урнаштырып торды. Керләрне алып бетереп, балкон ишеген ябыйм гына дигәндә, ниндидер ят аваз ишетелде. Ул миңа китмәскә боерды. Мин, аптырап, таш багана кебек катып калдым. Төн уртасы, урам караңгы, бер җан иясе дә юк. Кем булыр бу? Шуннан әлеге тавыш миңа курыкмаска кушып, кешеләр белән ничек аралашырга, кемнәрдән сакланырга кирәклеген әйтте. Шулвакыт ирем әйләнеп килеп, кем белән сөйләшүемне сорады.

– Ә син кемне дә булса күрәсеңме? – дигән сорау бирдем.

– Хатын-кыз күренә, – диде ул. Игътибар белән карасам, чыннан да балконда төссез битле хатын-кыз шәүләсе торуын шәйләп алдым. Ул ничектер җилдә тибрәлгән кебек тоелды. Мин чытырдап иремә ябыштым. Ул тиз генә балкон ишеген япты да, мине күтәреп, дигәндәй, кухняга алып чыкты. Мин идәнгә аудым. Ирем астыма кием-салым китереп салды, өстемә япты. Аның да мине күтәреп, урынга илтеп салырга хәле калмаган иде.

Төн буе авырып чыктым. Даруларның да файдасы тимәде. Иртән икебез дә эшкә бара алмадык. Ирем мине көч-хәл белән күтәреп, урынга илтеп салды. Көзгегә күзем төшкән иде, һушым китте:     минем чәчләремә чал кергән, йөзем дә ап-ак иде.

Берничә көн ятканнан соң ничек алай эшкә йөри башладым. Табибларга күренүнең файдасы тимәде, таякка калдым. Шуннан эштән китәргә туры килде. Бер ел урында ятканнан соң, таяк ярдәмендә өйдә йөри башладым. Әкренләп аякка бастым. Балкондагы теге зат белән 1995нче елның 19нчы декабрендә кабат аралашырга туры килде. Мин бу юлы аңардан курыкмадым. Ул минем бу сынауларны үтүем өчен кайбер сәләтләрем ачылачагын әйтте. Минем моңа кадәр татарча язганым юк иде. Кулыма каләм алдым. Шигырьләр, хикәяләр иҗат итә башладым. Күрәзәлек сыйфатларым ачылды. Артыгын язып тормыйм, чөнки мактану дип кабул итүегез ихтимал. Шулай, дөньяда әллә нинди могҗизалар була икән. Үз башыңа төшмичә, аларга ышанмаска да мөмкин.

 

 

Фидая ОЛЫЯЗЛЫ,

Уфа шәһәре.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: