Карап торсаң, шайтаннар, мамонтлар шикелле үк, шайтаннар да үлеп беттеләр шикелле. Ник дисәң, без бәләкәй чакларда шайтаннар, җеннәр турында сүз күп була торган иде, кем ишеткән, кем үзе күргән, кемне йоклатмый интектергән. ә хәзер инде мондый имеш-мимешләр тынып калды, шайтаннарга алмашка инопланетяннар, барабашкалар килде.
Шулай да, кеше күзенә шайтан күренүе чынмы, була торган хәлме, әллә буш сүзме? Шушы хакта гомер буена уйлана торгач, мин бер фикергә килдем. Элекке заман кешесенең шайтан турында ишетмәгән көне булмагандыр. Бишектә ятканда ук ул шайтанлы әкиятләр тыңлый башлаган, аннары шайтаннарга каршы догалар уку, өшкерү һәм башка ритуаллар крестьян тормышының аерылгысыз өлеше булган. Шуңа тагы теге кеше күргән, бу кешенең йортына ияләшкән дигән кебек әледән-әле ишетелеп торган хәбәрләр бу ышануларны какшамас иткән.
Менә шуннан инде иң кызыгы башлана. Халык телендә курыкканга куш күренә дип аталган эффект барлыкка килә: шайтанның барлыгына җаны-тәне белән ышанган кешенең күзенә чыннан да шайтан күренә. Ничекме? Ә бу болай була. Без барыбыз да шайтанның ниндирәк икәнен беләбез, шулаймы? Хәтта шайтан юк дип икмәк тотып ант итүчегә, аны сүрәтләп бир, дисәң, бер образ тасвирлап бирер иде. Бу образ бездә кайдан килгән соң? Билгеле ки, моңа кадәр “иҗат” ителгән чыганаклардан: әкият-риваятьләр, борынгылар сүзе, авыл имеш-мимешләре. Кыскасы, образ әзер, без шайтанның, мәсәлән, мөгезле, зур күзле, йонтач һ.б. икәнлеген беләбез. Димәк, бу образ безнең башта саклана. Ул баш миенең кечкенә бер өлешендә булыр, без аны шартлы рәвештә мистика үзәге дип атыйк.
Шул ук вакытта баш миендә күрү үзәге дә бар. Хәзер күз алдына китерик: мистика үзәге белән күрү үзәге ялганса нәрсә була? Аңлашыла ки, мистика үзәгендә сакланган образ күзгә күренә.
Чынбарлыкта күзгә күренми ул. Шайтан безнең алдыбызда басып тормый, кәгазьдәге сурәтенә карамаганбыз, һич югында бер тәртипсез малай корым белән коймага да төшереп куймаган. Шулай да, ул безнең күзгә күренә. Ни өчен? Чөнки, мистика үзәге белән күрү үзәгенең ялгануы гайре табигый хәл, тормышта ул алай булмый һәм булырга да тиеш түгел. Гайре табигый хәл булганлыктан, баш мие бу ялгышны һәм шуның нәтиҗәсендә барлыкка килгән хәлне таный, аңлый һәм анализлый алмый, ул моңа көйләнмәгән. Шунлыктан, күрү үзәге мистика үзәгеннән алынган сүрәтне гадәттегечә кабул итә, ягъни күз аша кергән информация дип “ялгыша”.
Монысы аңлашыла торгандыр, андый хәлләр күп. Мәсәлән, ике бармакны чалыштырып арасына каләм кыстырсаң, кулда ике каләм кебек тоела. Чөнки, тормышта бу бармакларның шушы өлешләре (очрашмый торган җирләр) беркайчан да бер үк әйберне тотмый. Шунлыктан ике урындагы рефлекторлар һәркайсылары берәр каләм тоюлары турында баш миенә сигнал бирә, гамәлдә каләм икәү килеп чыга. әйе, күз каләмнең бер икәнен күреп тора, ә бармаклар икене сизә.
Мистика үзәге белән күрү үзәге арасында бәйләнеш, бердәм эшчәнлек гадәттә юк һәм булмый дидек, ләкин, бәйләнү мөмкинлеге бар. (Без үзебезнең бер тән, бер нерв системасы, бер җан икәнлегебезне онытмыйк). Менә шул бәйләнеш кайчан барлыкка килә соң? Кеше бик каты эмоциональ йогынтыга тарыганда, курыкканда, яки психотроп матдәләр белән кешенең баш мие эшчәнлегенә тәэсир иткәндә. Мәсәлән, алкоголиклар, наркоманнар шайтаннарны гына түгел, тагын әллә нәрсәләр күрә әле...
Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз, кешеләр шайтанны ничек күрә? Бик нык ышанганда, образлы әйткәндә, шайтан кешенең башында оялаганда һәм психиканың чамасыз киеренкелеккә дучар булган вакытында.
Шушы ике үзәк арасында кыска ялганыш булуы мөмкинлеге турында тагын бер аерып әйтәсе килә. Моңа ышанырга була, чөнки баш мие мөмкинлекләре әле бик аз файдаланыла, ә акыл үсешенең кайчанга кадәр дәвам итәчәген беркем дә белми. Бездә нинди сәләтләр ятканы караңгы. Моны әлеге күз мисалында да күрергә була. Галимнәр әйтүенчә, күз белән баш миен тугыз канал тоташтыра, шулардан тик берсе эшли. Алайса, калганнары нигә? Без беләбез, табигатьтә кирәксез нәрсә юк. Әгәр инде дөньяны һәм кешене Аллаһ яралткан дип уйласак, моңа без тагын да ныграк ышанырбыз. Димәк, икенең берсе, яки бу каналлар элек, кайчандыр гамәлдә булган, яисә ерак киләчәктә кирәк булачак.
Дөрестән дә, бүген без дөм сукыр. Мәктәптә физика укый башлауга без иң беренче булып нәрсә беләбез? Әйе, кеше күзе ике төрле төсне күрми икән. Ягъни дөнья белән таныша башлау белән без кешенең берни дә күрмәвен беләбез. Мәсәлән, рентген нурларын, радиацияне, гравитацияне, җылылык нурларын, электромагнит кырын, биотокны... Болары соңгы 100-200 елда гына ачылган нәрсәләр, әгәр без тагы да 1000 ел яшәсәк, янә дә күпме нәрсәләрне күрми яшәвебезне белер идек. Кыскасы, без кояш нуры аркасында яшибез һәм бары тик кояш нурын гына күрәбез. Яки кояш нуры килеп төртелгән җисемне. Әгәр кояш нуры килеп төртелми икән, анысын да күрмибез, мәсәлән, һаваны, бушлыкны, шулай ук караңгылыкта да. Без кояш нуры дөньясында гына яшәп тә, тереклек итү өчен җитәрлек нәрсә күрүебезне исәпкә алганда, әле әйтеп үтелгән субстанцияләрне, аларда чагылган нәрсәләрне дә күрә алсак, шайтаннарны гына түгел, әллә нәрсәләр күргән булыр идек.
Күзебезне урынында калдырып, инде хәзер шайтан бармы, дигән сорауга кайтыйк. Динле кешеләр өчен мондый шик, гомумән, юк. Атеистлар өчен шуны әйтергә була: аларның барлык фәлсәфәсе өч яшьлек бала акылына корылган – мин ул нәрсәне күрмим, димәк, ул юк. Монда инде көлмичә түзәргә генә кирәк. Җитди итеп әйткәндә, шундый гипотеза да бар: төшләнгәндә, саташканда, исерек вакытта, наркотик тәэсирендә кеше нинди шайтаннар, җеннәр һ.б. нәрсәләр күрсә, алар барысы да бар. Гомумән, булмаган нәрсә күзгә күренми, сурәте дә мидә барлыкка килми. Ләкин боларның берсе дә матди дөнья элементлары түгел, алар кеше миенең гадәти халәтеннән чыгып, без аңламаган халәттә, ягъни башка дөнья белән контакт булган чакта гына барлыкка килә. Бу гипотеза моңа кадәр сөйләнгәнгә туры килеп торса да, артык катлаулы булганлыктан, аны калдырып торабыз. Бары тик шуны әйтә алам, мондый фикер минем башка күптән килгән иде, бары тик бик озак еллардан соң гына матбугатта укыдым. Бу эш һәрвакыт шулай: без уйлыйбыз, ә Америка кешеләре шундук матбугатка үрелә.
Инде килеп шайтан бармы дигән сорауга чын язучылар теле белән “һич икеләнүсез” әйтә алам: шайтан юк ул, ләкин булуы бик мөмкин.
Ахырда күзгә күренү мисаллары китерәсе килә. Мин төнлә китеп барам, юл урман аша үтә. Берзаман күзгә шәйләнә башлады, юлда аю торган сыман. Сак кына алга атлыйм. Әйе шул, аю тора. Мин беләм, безнең якта аю юк. Ялгыш күрүемә инану өчен куркуымны җиңеп алга атлыйм – аю басып тора. Хәзер инде мием эшли башлый, аның кайсы урманнан килүе мөмкин, кем кайчан аю күргән, кемнең малына зыян салган? Баш мие андый мәгълүмат тапмый, җавап бер – юк. Ләкин аю бар. Ул минем алдымда, юл уртасында. Хәзер инде мин тукталам, тын да алмый тыңлыйм, колакларым бүрекне тишәрдәй булып үсеп чыкты шикелле. Тик, тавыш ишетмим. Димәк, бу аю түгел дигән өмет туа. Ләкин миндә әле курку белән кыюлык җан-фәрман озак көрәшә. Ниһаять, тагы да берничә адым атлыйм һәм… аю юлда төшеп калган печән калдыгына әверелә. Гаҗәпләнүнең чиге юк. Ничек шуны аюга ошаттым соң? Хәзер инде мин ун адым, ун биш адым кирегә китеп баягы урыннарыма басам. Юк аю түгел, юлда бары тик караңгы тап күрәм.
Менә бу очрак “курыкканга куш күренә” исәбеннән. Кеше мондый очракта нәрсәдән курка? Аюдан һәм бүредән. Тик, кара тап зур булгач, бүре төшеп кала һәм кеше өчен бердәнбер куркыныч чыганагы – аю торып кала. Һәм баш миендә барлыкка килгән образ күзгә “күренә”.
Икенче мисал. Балачак. Аулак өйгә минем абыйлар янына тагы да берничә малай килгән. Мич алдында утлы күмер өстендә кәгазь яндырып юрарга уйлыйлар. Кемне карарга соң? Арадан бер малай фәлән абзыйны, ди. Чөнки ул сугышта гаип булган, хәтта хәбәрсез югалды дигән язуы да килмәгән. Шуның исеме язылган кәгазь яндырыла. Һәм ак экранда бераздан шәүләләр күренә. Бү эшләр ничек эшләнгәндер, мин хәзер хәтерләмим, ә менә нәрсә күргәнем истә әле, әйтә алам. Башта танк шәүләсе күренде, ул уңнан сулга хәрәкәт итә иде, башнясы, чайкалып килгән көпшәсе ачык күренде, әйе, бу танк иде. Шуннан солдатлар күтәрелде. Алар экранның аскы ягында калкып чыгып, өскә һәм уңга хәрәкәтләнделәр. Башлары йомры, димәк, каскалылар, мылтыклары алга төбәлгән. Әлбәттә, бу сурәт түгел, бары шәүлә иде, ләкин фигураларны танырлык булды.
Ялкын сүрелеп, экрандагы шәүләләр юкка чыккач, мин абыйлардан узып сүз дәшергә ашыкмадым (кара, нинди акыллы булганмын!), киресенчә, дөресләү өчен башкаларның сүзен көттем. Малайларның өчесе мин күргәннәрне күргән булып чыкты. Бу хакта сүз куерту булмады, чөнки барысы да шомланып калган иде.
Мин монда үзем күргәннәрне сөйләдем, кешедән ишеткәнне сөйләп сезне алдыйсым килмәде. Соңгы факт турында нәрсә әйтергә соң: үзебез теләгән, ягъни үзебез баш миендә тудырган шәүләнең күзебез аша күренгән кебек булуы түгел микән? Ә сез шайтан бармы дигән буласыз. Бу дөньяда без ифрат аз беләбез, ифрат аз күрәбез икән, бу һәм башка дөньяларда нәрсәләр генә булмас дисең. Бәлки, бу минутта берәр шайтан, дөньяда кеше бармы, дип мәкалә язып утыра торгандыр әле.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.