Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
31 июль 2023, 10:18

1980 еллар башында III Бөтендөнья сугышы башлана язган

Моның сәбәпчесе – оча торган тәлинкәләр.  Ә сезнең оча торган тәлинкәләрне күргәнегез булдымы? Комментарийларга языгыз.

1980 еллар башында III Бөтендөнья сугышы башлана язган
1980 еллар башында III Бөтендөнья сугышы башлана язган

Fox News журналы язуынча, Русия очучылары 1993 елга кадәр кимендә 45 тапкыр оча торган билгесез объектлар белән очраша, аларны эзәрлекли, хәтта ата да. Күпчелек очракта НЛОлар коточкыч тизлектә аларны ташлап китә, ләкин самолетларны бәреп төшерүләренең дә өч очрагы теркәлә, ике очучы һәлак була. Шуннан соң Оборона министрлыгы аларга игътибар итмәскә, эзәрлекләмәскә куша.

1980 еллар башында инопланетяннар чак III Бөтендөнья сугышын башлап җибәрмиләр. Бу вакыйга Совет гаскәрләренең континентара баллистик ракеталар базасында була. НЛОларны тикшерү буенча совет программасы җитәкчесе Борис Соколов язуынча, көннәрдән бер көнне база өстендә бер төркем оча торган тәлинкә пәйда була, алар гаҗәеп маневрлар ясый һәм ниндидер серле юл белән ракеталарны җибәрү корылмасы белән идарәне үз кулларына ала.

Нәтиҗәдә, АКШка таба юнәлтелгән ракеталар хәрәкәткә килә, аларны җибәрү өчен кертелә торган серле кодлар үзеннән-үзе компьютерга керә. Хәрбиләр ракеталарның “башбаштаклыгын” берничек тә туктата алмый. АларАКШка таба юл алса, бу III Бөтендөнья сугышының башлануы дигән сүз була.

Кинәт оча торган тәлинкәләр юкка чыга, ә ракеталарны җибәрү корылмасы элекке халәтенә кайта.

АКШта да шуңа охшаш хәлләр кабатланып тора. 2004 елда очучы Дэвид Фрэйвор НЛО белән очрашып, аңа “Тик-так” дигән исем бирә, чөнки аның хәрәкәте бернинди физика кануннарына да җавап бирми. Формасы ягыннан да ул бик сәер була, очып баручы газ баллонын хәтерләтә. Өстәвенә, аның канатлары да, двигатель урнашырлык урыны да булмый. Менә шулай, сәер әйберләр күп ул дөньяда.

Фото: fotoxcom.ru

1980 еллар башында III Бөтендөнья сугышы башлана язган
1980 еллар башында III Бөтендөнья сугышы башлана язган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: