Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
13 июль 2023, 16:55

Рәфил САМАТОВ. Футболка. Булган хәл

– Әрәмәгә баргач, бер футболка тапкансың син, шуны алып кайтып кызыңа кидергәнсең. Ә ул киемгә бозым салынган була.

Рәфил САМАТОВ. Футболка. Булган хәл
Рәфил САМАТОВ. Футболка. Булган хәл

...Нәнәем мәрхүмәнең моннан бик күп еллар элек: “Кеше байлыгына кызыкмагыз, урлашмагыз, юлыгызда очраган әйберләрне һәм акчаларны да берүк үрелеп ала күрмәгез, аларның бозып ташланган булуы ихтимал!” – дип үгет-нәсихәт бирүе әле бүгенгедәй хәтеремдә. Күптән түгел генә очраклы танышым сөйләгән гыйбрәтле тарихны ишеткәч, мин әлеге сүзләрнең чын хакыйкать булуына янә бер инандым, өлкән буын кешеләренең шундый төпле акыллы һәм гаҗәеп бай тормыш тәҗрибәсенә ия булуына таң калдым...

...Кызыл әләмнәр, даһиларның сурәтләре белән бизәлгән Совет чорында була бу хәл. Кечкенә авылда яшәгән гаиләдә зәмһәрир салкын кыш аенда бер сабый дөньяга аваз сала. Шомырттай кара күзле, сөйкемле бу кызчыкка ата-анасы иркәләп-назлап Гөлназ дип исем бирә. Бераз үсә төшкәч, күршедәге бала-чага белән чыр-чу килеп уйнап, шатланып-сөенеп, бик бәхетле яши ул, газиз әнкәсе җәйге, матур көндә өр-яңа, табылдык футболка алып кайтып биргәнче, гамьсез балачак илендә бер хәсрәтсез, рәхәтләнеп гомер итә. Ә шул футболканы кигәннән соң, аның өчен тәмуг газапларыннан торган коточкыч тормыш башлана да инде. Хәер, һәммәсен тәртип белән, тәфсилләп бәян итим әле, вакыйга асылда менә болай була.

...Ул елларда халык әрәмәгә җиләк-җимеш җыярга йөри: чиләк тутырып җир җиләге, бөрлегән, шомырт, кура җиләге, карлыган һәм балан алып кайталар, алардан үзләренә кышкылыкка кайнатма, как, баллы сутлар әзерлиләр. Көннәрдән бер көнне Гөлназның әнисе Хөллия түти дә күрше-тирәдәге әхирәтләре белән бергәләп әрәмәгә юллана. Җәй уртасы, көн әкияттәгедәй искиткеч матур була: аяз күктә көләч кояш елмая, кемузардан ярышып кошлар сайрый, чикерткәләр чеңли. Тирә-якта җәйрәп яткан болындагы һәм әрәмәлектәге аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исе хатын-кызларның күңелен иләс-миләс китерә. Алар гаҗәеп хозурлыкка бераз сокланып карап торганнан соң, ярыша-ярыша җимеш җыярга керешәләр. Ул елны шомырт ишелеп уңа: сырга кебек тәлгәшләрнең авырлыгыннан агач ботаклары җиргә кадәр сыгылып тора! Хөллия түти иптәшләреннән һич калышырга теләмичә, шомырт җыя торгач, әүвәл бер, аннары икенче чиләген дә тутыра. Эш тәмам булгач, үзләре алып килгән сый-нигъмәтләр белән, сөйләшә-көлешә, тәмләп чәй эчәләр. Аннары бераз хәл алып, кайтыр юлга җыеналар. Чиләкләрен күтәреп, җырлый-җырлый салмак кына әрәмәдән чыгып барганда, хатыннар бер агач төбендә, хәтфәдәй ямь-яшел үлән өстендә, күзнең явын алырдай футболка ятканын күрәләр. Ут бөрчәседәй җитез Хөллия аны шунда ук эләктереп ала. Сумкасына салганда: “Минем Гөлназкаема тап-таман булачак бу!” – дип куана да әле ул җитмәсә...

...Өйгә кайту белән кызчыгын сөендерә ана. Өр-яңа футболканы күргәч, Гөлназның шатлыктан йөзе балкый, күзләре яна, аны җәһәт кенә киеп, урамга уйнарга чыгып та йөгерә. Бер уңайдан күрше кызларын көнләштерергә уйлый ул. Чыннан да, иптәшләренең күзе гел Гөлназда була, ул гүя йөзек кашына әверелә. Кызыкмыйча ни!.. Көрчек заманы була ич ул вакытта. Кибетләрдә кием-салымны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың, булганы да "блат" буенча итәк астыннан гына сатыла. Күпмедер вакыт дөньяларын онытып уйнаганнан соң, балалар өйләренә таралыша.

...Иртәгәсен янә кояшлы, матур көн туа. Хөллия түти сыер савып, малларны көтүгә чыгарып, йорт-курадагы иртәнге эшләрне караштыра да, фермага китә. Эштән кайткач, өйдәгеләр белән бергәләп чәй эчәргә утыралар. Шул мәл ул кызында ниндидер хәлсезлек тоя. Көн артыннан көн уза, чәчәктәй сылу Гөлназ боекканнан боега бара. Ә бер көн иртәндә ул яткан урыныннан көч-хәл белән генә тора. Әнкәсе хафаланып, кызын район үзәгендәге дәваханәгә алып бара. Табиблар сабыйны тикшерәләр, ләкин төгәл генә, дөрес диагноз куя алмыйлар. Урта яшьләрдәге терапевт ханым Хөллия түтигә:

– Апа, сез кызыгызны берәр белемчегә күрсәтеп карагыз әле, ул нәрсәләр сөйләр микән? Аннары янә минем янга килерсез, – дип киңәш бирә. Хәсрәт утында янган ананың уй-фикерләре болай да чуалып беткән була, мондый сәер киңәшне ишетүгә ул тәмам хәйран кала. Ни әйтергә дә белмичә, бераз каранып тора да, авыру кызын җитәкләп, табиб бүлмәсеннән чыгып китә.

Авылга кайткач, Гөлназның хәле мөшкелләнә: ул буылып ютәлли башлый. Хөллия түти газиз баласы өчен кайгырудан акылын җуяр дәрәҗәгә җитә. Бер көнне әхирәтләреннән очраклы гына рәвештә Югары Уральск шәһәрендә бар дөньяга танылган белемче карчык яшәгәнлеген белеп ала. Адресын ныклап белешеп, икенче көнне үк ерак сәфәргә чыгалар. Сигез сәгать вакыт эчендә тәҗрибәле шофер егет чирле кыз белән әнкәсен белемче янына китереп тә җиткерә. Чират артык зур булмый, күпмедер вакыт көткәннән соң, әбекәй янына керәләр. Ә ул, аларның килүен гүя күптән көткәндәй, сүз башлый:

– Килдегезме, бик яхшы, ярый әле өлгердегез! Юкса соңга калуыгыз бар иде... Хөллия түти һаман берни аңламый, сабыен кочаклап, еламсырап басып тик тора. Карчык сүзен дәвам итә:

– Әрәмәгә баргач, бер футболка тапкансың син, шуны алып кайтып кызыңа кидергәнсең. Ә ул киемгә бозым салынган була. Районыгыз үзәгендә яшәүче бер байбичә, бердәнбер кызы бума чире белән авырый башлагач, аны үлемнән коткару өчен, гаять көчле сихерчедән бозым йоласы башкартып, ташлап калдыра ул футболканы. Мондый киемне кию белән яман чир икенче баланың гәүдәсенә күчә. Сез нәкъ шундый бәхетсезлеккә тарыгансыз инде... Бу коточкыч сүзләрне ишетү белән Хөллия түти һәммәсен дә төшенә һәм үксеп елап җибәрә. Аннары:

– Зинһар өчен, коткарыгыз минем баламны, йөрәк парәмне! – дип ялвара башлый. Белемче карчык бераз уйланып торганнан соң:

– Бозым саф егет куллары белән салынган, ә андыйны кире кайтаруы ай-һай авыр... Ләкин сезне ихлас кызганып, бу эшкә алынам мин, тик ахыры хәерле булсын, – ди. Аннары үзе бертуктаусыз нәрсәдер укый-укый, Гөлназны анадан тума чишендереп, җиде кат юындыра, һәм бозым кайтару йоласын үти. Эшен тәмамлауга, әбекәй тәмам хәлдән тая, ярты ел узгач, янә килергә кушып озатып кала. Саубуллашкан чакта теге футболканы төн уртасында ачык яланга алып чыгып яндырырга куша.

Белемче янында булып кайтканнан соң, кызчыкның хәле, чыннан да, бераз яхшыра, анасының күңеле дә тынычлангандай була. Алты ай вакыт сизелми дә үтеп китә, янә әллә кайда, җәһәннәм тишегендә урнашкан ерак шәһәрдә яшәгән тылсым иясе янына барыр мәл җитә. Сөйләшенгән көнне, иртә таңнан торып, юлга чыгалар һәм әбекәй янына исән-сау барып җитәләр, ул исә якты йөз белән каршы ала, ихлас дәвалый. Бозым бик көчле булганга күрә, аны кайтару йоласы өч өлешкә бүлеп үтәлергә тиеш икән, шунлыктан әбекәй Хөллия түти белән Гөлназга:

– Минем янга өченче һәм соңгы тапкыр бер елдан соң килеп күренерсез. Шунда йоламны төгәлләрмен һәм балаңның чире сыпырып алгандай юкка чыгар, – дип аңлата. Ана белән кыз аңа мең рәхмәтләр укып, саубуллашып, кайтыр юлга чыгалар.

Тора-бара Гөлназ үзен яхшы тоя, йөзендә нур, күзләрендә очкыннар пәйда була, күрше кызлары белән әүвәлгечә уйный башлый. Бер ел гомер дә уза, җиргә кар-буранлы ап-ак кыш килә.

Ана белән кыз Югары Уральск шәһәренә катлаулы, соңгы сәфәргә җыена: бер тапкыр барып кайтачаклар һәм барысы да куркыныч төш кебек артта калачак, онытылачак!.. Тыңлаучан, ипле шофер егет белән янә кышкы, озын юлга чыгалар. Тик бу юлы уңышсызлыкка юлыгалар: баруларына фәрештәдәй күренгән теге әбекәй якты дөнья белән хушлашкан була инде. Бу аянычлы хәбәрне ишеткәч, ана белән кызның сөмсере коела, икәүләп елап җибәрәләр. Гөлназның тулысынча савыгуга өмете өзелә, киләчәккә якты уй-хыяллары челпәрәмә килә. Гаҗизлектән өзгәләнгән баласын кызганып, Хөллия түтинең йөрәге өзелеп төшәрдәй була... Кайтыр якка чыгалар, юл буена беркем бер авыз сүз дәшми бара, тик шомлы тынлыкны бозып, авыру кыз гына ара-тирә ютәлли...

Тора-бара Гөлназның хәле янә авырая. Анасы аны әллә кайларга алып барып, төрле белемчеләргә һәм күренекле табибларга күрсәтеп караса да, беркем дә ярдәм итә алмый.

– Эх, беразга гына соңга калдык шул, Югары Уральск шәһәрендәге теге белемче әбекәй кызымны, һичшиксез, терелтер иде дә бит, – дип үрсәләнә ул...

Еллар уза, авыруы аркасында Гөлназ белем дә алалмый, гаилә дә кора алмый, һәрбер көне йомшак тәненә тырнакларын батырырга әзер торган явыз әҗәл белән көрәшеп, үлем белән яшәү арасында үтә. Инвалидлык өчен алган пенсиясе даруга да җитми аның. Чире яман көчәеп, сыны катып, буылып-буылып ютәлләгәндә әнкәсе:

– Бер нәфесемә баш була алмыйча, шул каһәрле фут-болкага кызыгып, газиз балакаемның язмышын боздым, – дип үкенеп, өзгәләнеп, үксеп елый...

Рәфил САМАТОВ.

Дүртөйле районы.

Фото: narodnymi.ru

Рәфил САМАТОВ. Футболка. Булган хәл
Рәфил САМАТОВ. Футболка. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: