Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
21 июнь 2023, 15:15

Мәхәббәт – уен түгел шул...

Бу вакыйгадан соң җенси дәртем күзгә күренеп кимеде. Оят булса да әйтим: хатын-кызлар белән йоклаган очракта да, мин аларны канәгатьләндерә алмый башладым.

Мәхәббәт – уен түгел шул...
Мәхәббәт – уен түгел шул...

Бу вакыйга 2001 елда булды. Педагогия институтының химия факультетында укып йөргән чагым. Студент елларын үзегез беләсез, укудан бигрәк башны сөю-гыйшык турындагы уйлар биләп алган. Дәрт ташып тора... Көн саен диярлек бүлмәбездә кызлар белән кунабыз... Кайсысы үзе килеп керә, кайсысы шәраб катыш тәмле сүзләргә алдана.

Беркөнне, гадәттәгечә, ике дустым белән бер «Бәләбәй малае»н бушаткач, мәхәббәт маҗаралары эзләп, Уфа студентларының яраткан урыны «пятачок»ка – Салават Юлаев мәйданына чыгып киттек. Шул маҗара хатын-кыз затына карата булган гайрәтемне гомерлеккә чигерер икәнлеген белсәм, анда аяк та басмаган булыр идем...

Кызларны без тиз таптык. Бер дустым университет студенткасы белән сөйләшеп калды, икенчесе авыл хуҗалыгы институтында укучы кызны «эләктереп», бүлмәгә алып кайтып китте. Бераз йөргәч, мин дә бер чибәркәйне «тоттым». Ул авиация университетының 5 курс студенткасы – Эльза булып чыкты.

– Бүген бүлмәмдә берүзем. Әйдә, минем «общага»га барып, чәй эчеп китәрсең, – диде ул танышкач та.

Кыз сүзне озакка сузмыйча, үгезне мөгезеннән алыр дип мин уйламаган да идем. Шуңа күрә бераз каушап та киттем. Шулай да бик тиз үземне кулга алып:

– Чәй эчкән бар да ул. Ну, синең кебек сылу чакырганда ничек бармыйсың инде, – дип, теләр-теләмәс кенә йөз чыгарып, ризалаштым. Үзем эчемнән генә: «Булды бу. Кызый төнлә миңа чиксез ләззәт бүләк итәчәк», – дип уйладым.

«Общага»га килеп җиткәндә төнге сәгать унике иде инде. Йокымсырап утырган вахтер карчыкны үтеп, бүлмәгә кердек. Эльза чәй куйды. Мин аңа мәхәббәт, сөю-гыйшык, «Кама-сутра» турында шактый вакыт «речь толкать» иттем. Эльзага бер караштан гашыйк булуымны җиткердем. Чәй эчтек. Мин үзем белән алып килгән коньякны да өстәлгә чыгардым. Эльза да ике-өч рюмка эчте.

– Мин үз «общага»ма кайтып тормыйм инде. Беренчедән, вакыт соң; икенчедән, синең кебек чибәркәйне төнлә берүзен калдырсам, Ходай сугар, – дидем, батыраеп.

Эльза сүзсез генә елмайды да йокларга урын әзерли башлады. Кыз куенына керер алдыннан, мин душта юынып алырга булдым. Эльзадан сабын-мунчала кебек кирәк-яраклар алдым да тулай торакның беренче катына төшеп киттем. Ул арттан:

– Душта лампочка юк. Мә, шәм алып төш, – дип кычкыргач, кире күтәрелеп, шәмдәлне дә үзем белән алырга мәҗбүр булдым.

Душта, чынлап та караңгы иде. Шәм кабыздым. Аның көчсез генә ялкыны ниндидер сихри, күңелне арбап ала торган яктылык хасил итте. «Сарман»ны җырлый-җырлый юына башладым. Кинәттән аркам белән ниндидер куркыныч кабер салкынлыгын тойдым. Әйтерсең, кемдер мине күзләре белән тишәрдәй булып күзәтеп тора иде. Борылсам... Каршымдагы душ торбасында миңа карап авыз читләре белән генә елмаеп, бер кыз асылынып тора! Эсселе-суыклы булып киттем. Кинәттән күз алларым томаланды һәм мин караңгылыкка чумдым...

...Аңыма килгәндә, мин Эльзаның бүлмәсендә ята идем.

– Озак менми торгач, синең янга үзем төшәргә мәҗбүр булдым. Душ алдыннан ун минутлап сине чакырсам да, җавап кайтармадың. Аптырагач, батырлыгымны җыеп, яныңа кердем. Карасам, шәм янып бетеп бара. Син идәндә ятасың. Көч-хәл белән киендереп, иптәш кызларым белән күтәреп сине бүлмәгә алып мендек. Аңыңа килә алмыйча, монда ике сәгатьләп яттың, – диде кыз.

Мин калтыранып, аңа үзем белән булган вакыйганы сөйләдем. Эльза җитдиләнеп:

– Өч ел элек, егете тарафыннан мәсхәрәләнгән бер кыз, оятына чыдый алмыйча, душта асылынып үлгән иде. Әллә дөрес күммәгәннәр, әллә бүтән сәбәп аркасында, аның җаны үз-үзенә тынычлык таба алмыйча йөри, күрәсең. Аның азгын ир-егетләрне душта куркыткалаганы турында моңа кадәр дә ишеткәнем бар иде. Әмма хатын-кызга ул күренми. Шуңа күрә без иркенләп юынабыз. Мин сине азгын егетсеңдер, дип уйламаган идем. Шуңа кисәтергә дә онытканмын, – диде күңелсез генә.

...Бер мизгелдә күз алдымнан алдап мәхәббәтләрен яулаган, яисә «мәңгегә яратам» дип үзем белән йокларга мәҗбүр иткән уннарча бичара кыз заты узып китте. «Да, брат, получил по заслугам»,– дидем мин үз-үземә.

Бу вакыйгадан соң дәртем күзгә күренеп кими башлады. Хатын-кыз белән йокларга туры килгән чакларда да мин аларны сексуаль яктан канәгатьләндерә алмый башладым. Әле өйләнә алмыйча йөрим. Сәбәп бер – импотенция. Теге мәет белән очрашу шаукымы. Хәзер теләсәң дә, беләкне тешләп булмый инде. Яшьлек узган...

Кадерле ир-егет студентлар, минем хәлгә төшәсегез килмәсә, дәртегезне тыегыз. Үлеләр дә үч ала. Шуны онытмагыз!

МӨДӘМИР.

Бакалы районы.

Фото: pomedicine.ru

Мәхәббәт – уен түгел шул...
Мәхәббәт – уен түгел шул...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: