Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
8 февраль 2023, 07:13

Сәхиулла ишан хикмәтләре

Сәхиулла ишан телепат та була, кешеләр белән уй аша гына сөйләшә.

Сәхиулла ишан хикмәтләре
Сәхиулла ишан хикмәтләре

Сәхиулла ишан дөнья кумаган, мәңгелек хакыйкатьнең, табигатьнең серен белергә тырышып, Аллаһ ризалыгын алырга омтылып яшәгән. Мәләвез районының Җиргән авылы халкы хәтерләвенчә, хәзрәт алдашуны, көнчеллекне яратмаган.

Бервакыт якындагы урыс авылы кешеләре печән урларга булган, ди. Алар печәнне төйи дә, үзләре дә аңламастан хәзрәт яшәгән тирәгә китереп кибән коя икән. Таң аткан, халык аптырауга калган. Сәхиулла хәзрәт өеннән чыкканда:

– Бу азаккы йөгегезне бушатып тормагыз, балакайлар, эшләгән хакы булыр, – тигән.

Җәйге челлә печән вакытында авылда янгын чыга. Сәхиулла
хәзрәт ниндидер сәфәрдән кайтып килгән була. Янгынга каршы
догасын укып, таягын селтәве була, ут юкка чыга да куя, ди. Аллаһ биргән кодрәте шундый булган. Алар яшәгән заманда дин көчле, тәртип нык булды, дип искә алалар. Тирә-яктагы халыкны рухи һәм физик яктан дәвалап, халыкка түллек, иман, байлык-сәламәтлек теләп яшәгәннәр.

Сәхиулла ишан телепат та була, кешеләр белән уй аша гына сөйләшә икән. Бервакыт хәзрәт Сәргәйдә яшәүче Әхмәтша исемле бабайга
Җиргәнгә бару турында уй җибәрә Тегесе әбие Көмешбикәгә ризык әзерләргә куша да, атын җигеп, таң белән туры юлдан хәзрәт авылына юллана. Барып җитсә, Сәхиулла ишан елмайып, капка ачып көтеп тора икән:

– Әхмәтша кордаш, сизгерсең икән, уемны тиз төшенгәнсең, – ди хәзрәт. Баксаң, үзенең якыннарын шулай өмәгә җыйган икән. Менә шундый аралашу сәләтенә ия булган ул (кесә телефоны да кирәкмәгән). Сәләте белән күпләрне төрле хәвеф-хәтәрдән саклап калган.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Сәхиулла ишан хикмәтләре
Сәхиулла ишан хикмәтләре
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: