Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 ноябрь 2022, 06:45

Гөлия ЗӘБИРОВА. Юксыну. Нәсер

Әниләр көнендә – әнисез, Әтиләр көнендә әтисез бигрәк кыен икән лә!

Гөлия ЗӘБИРОВА. Юксыну. Нәсер
Гөлия ЗӘБИРОВА. Юксыну. Нәсер

Кадерле әти–әниемә багышлыйм…

 Күзләремне ачуга ук елмая башлыйм. Туган йортта балачактагы кебек тәмле искә уянам. Әни тагын ниндидер тәмлекәч пешергән. Без туганнан бирле шулай иркәләнеп, әнинең иртә таңнан торып пешергән аш–суларына уянып өйрәнгәнбез! Үзе савымчы булгач, иртәнге дүрттә торып, эшкә чыгып китә, кайткач ашарга әзерли, өен, йортын карый... Шул тавык та чүпләп бетерә алмаган эшләр арасында биш баланы тәрбияләргә ничекләр өлгергәндер?

 Аяк очларыма басып әни янына чыгам.

– Хәерле иртәләр, бәбием!

Әни мине сабыйдай күреп кочагына ала. Кысып-кысып кочаклашабыз.

– Хәерле иртә, әни! Нигә мине иртәрәк уятмадың?

– Кияүдәге кыз бала әти–әни йортына кайтса, бишектәге кебек йоклый, диләр. Җәлләмичә ничек уятыйм, ди?

– Тагын иренмичә пешеренгәнсең, әни...

– Бәхет бит ул, бәбкәләрең өчен пешеренү, иренәм буламы соң?

 Безнең әни шулай җырлый–җырлый, иреннәре белән елмаеп, күзләре белән көлеп сөйли. Аны гел генә ишетәсе,тыңлыйсы килә.

Әти малларын карап, иртәнге чәйгә керә.

– Монысы “второй завтрак” инде безнең, – дип шаярта әти.

 Иртә таңнан алар әни белән гөрләшеп, чәйләп алалар. Кайвакыт уянып, колак салып ятсаң, исең китә: инде чөкердәшәләр алар, сөйләшеп сүзләре бетми. Әйтерсең лә әллә күпме аерылышып торганнар! Телләрендә балалар, оныклар... Бигрәкләр пар аккошлар сыман инде безнең әти-әни.

 Әкрен генә балалар уяныша башлый – табын түгәрәкләнә. Гаилә бөтен, әти–әни янда, балалар исән-сау, Аллага шөкер! Бәхеттән күзләремнән яшьләр тама.

 Уянамын... Эх, төшләремдә бит мин тагын алданганмын!.. Мендәрем яшькә манчылган.

Әтисез – биш, ә әнисез икенче ел узып бара... Биш бала, бер кочак оныклар сезсез канатлары каерылган кошлар кебек калды...

 Әниләр көнендә – әнисез, Әтиләр көнендә әтисез бигрәк кыен икән лә! Урыннарыгыз җәннәт бакчаларында булсын, кадерлеләребез! Сез анда да

бергәдер, һичшиксез...

 Гөлия ЗӘБИРОВА,

 Мәләвез шәһәре.

Гөлия ЗӘБИРОВА. Юксыну. Нәсер
Гөлия ЗӘБИРОВА. Юксыну. Нәсер
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: