Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
3 ноябрь 2022, 12:06

Бүздәк районының Арыслан авылын җеннәр нигезләгәнме?

Хатыны мунчага киткәч, Арыслан тегенең янына бара да керә, әй. Ни күрсен! Хатыны озын толымлы чәчен баш түбәсеннән куптарып алып, алдына салган да, бет карап утыра, ди.

Бүздәк районының Арыслан авылын җеннәр нигезләгәнме?
Бүздәк районының Арыслан авылын җеннәр нигезләгәнме?

Бүздәк районы Арыслан авылының килеп чыгышы турындагы түбәндәге легенданы безгә шагыйрь һәм журналист Фәрит ага Габдерәхим алып килгән иде. Әсәр бик үзенчәлекле эчтәлеккә ия. Эш шунда, авыл тарихлары турындагы бүтән бер генә риваять тә (ә алар миндә 200дән артык) мондый борынгы, ярымәкияти, мифологик мотивка корылмаган. Гадәттә, авыл тарихлары реаль, тарихи эчтәлекле була, халыкның башыннан үткән зур тарихи вакыйгалар турында бәян итә.

Казан татарларында мондый борынгылыгы ярылып яткан әсәрләр шулай ук сирәк очрый. Ә җен кызын тулы бер авылның нәсел башы итеп тасвирлау бөтенләй очрамый. Әлеге әсәрнең Бүздәк җирендә язып алынуы, бер яктан, урындагы халыкның биредә борын-борыннан яшәвен күрсәтә, икенчедән, легенда төрле этник һәм этномәдәни бәйләнешләрнең ачык чагылышы булып тора. Шул ук вакытта биредә тарихи – татарларның көчләп чукындырудан качып, хәзерге Башкортстан җирләренә күчеп утыруына ачык ишарә дә бар. Легенданың төп нөсхәсе Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе кафедрасының фольклор фондында саклана.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент.

Борын заманда безнең авыл тирәсендә үтеп чыккысыз кара урман булган. Авыл дигәч тә, авыл үзе булмаган әле. Бердәнбер көнне ерак-ераклардан бу якларга Арыслан исемле егет килеп чыккан. Муеннарына тәре таккан юлбасарларның эзәрлекләвеннән качып килгән, ди. Урман төрле җәнлекләргә ифрат бай. Егеткә ошаган бу төбәк. Инеш буендагы уңайлы бер урынга йорт, мунча салып җибәргән, ди. Көн дә тозак-капкыннарын тикшерергә чыгып китә икән. Бер дә буш кул белән кайтмый. Аның җитез угыннан куяны да, төлкесе дә, бүресе дә, башкасы да качып котыла алмый.

Көн артыннан көн, ай артыннан ай үтә. Арыслан әнә шулай иртән чыгып китә дә кичен генә кайтып керә. Ә менә бер көнне кайтып керсә... егетебез шаклар ката: өй җыештырылган, мич ягылган. Өй эченә тәмле исе таралган. Мич эченә күз ташласа – бәлеш! Хәйран хәлләр! Аучы халкы тәвәккәл бит инде. Егетебез бәлешне тартып чыгара да ашарга тотына. Куян итеннән пешерелгән, телеңне йотарлык, ди.

Арыслан, гадәтенчә, икенче көнне дә ауга чыгып киткән. Кичен кайтса тагын шул ук хәл кабатланган – мичтә бәлеш көтеп тора, ди. Бу хәл тагын, тагын кабатланган. Егетебез чиксез аптырашта. Якын-ерак җирләрдә адәм заты юк ләбаса. Шуннан Арыслан хәйлә кора. Иртән ау коралларын күтәреп чыгып китә дә, күпмедер вакыт үткәч, качып-посып кире әйләнеп кайта һәм тәрәзә читеннән генә өй эченә күз сала. Йә, Хода! Яшь, искиткеч чибәр бер кыз мичкә бәлеш тыгып маташа. Озак уйлап тормастан, тәвәккәл егетебез өйгә ялт итеп килеп тә керә. Билгеле, кыз моны көтмәгән була. Йөзен куллары белән каплап, читкә борыла. Арыслан көчле, кыю бит инде – кызны кочып күтәреп ала... Үлеп гашыйк була кызга.

– Миңа кияүгә чык! – ди.

– Мин ризамын, – ди кыз. – Тик бер шартым бар.

– Әйт шартыңны, – дип Арыслан.

– Икебез бергә мунча кермәскә тиешбез.

Арыслан ризалаша, әлбәттә. Шулай итеп, алар бергә яши башлыйлар, ди. Бер-бер артлы уллары туа. Күпме бергә яшәсәләр дә, мунчаны аерым керә болар. “Нигә үзе генә бара соң мунчага?” Менә шушы сорау тынгылык бирми Арысланга. Хатыны мунчага киткәч, Арыслан тегенең янына бара да керә, әй. Ни күрсен! Хатыны озын толымлы чәчен баш түбәсеннән куптарып алып, алдына салган да, бет карап утыра, ди. Хатын чәрелдәп кычкырып җибәргән:

– Нигә кердең, нигә сүзеңдә тормадың? Мин бит җен кызы. Чәчемне кубарып алуымны адәми зат күрергә тиеш түгел иде, – ди дә, җан бирә.

Шулай итеп, Арыслан уллары белән генә торып кала, ди. Үсеп җиткәч, аларның һәрберсе әтиләре янында үзенә йорт сала. Әнә шулай авыл барлыкка килә. Аны беренче булып йорт салган Арыслан исеме белән йөртә башлаганнар, ди.

Бүздәк районының Арыслан авылын җеннәр нигезләгәнме?
Бүздәк районының Арыслан авылын җеннәр нигезләгәнме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: