Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
1 ноябрь 2022, 10:42

Финә ЛАТЫЙПОВА. Әрвахлар кире кайта. Мистик хикәя

Кинәт аның башына суккандай булдылар. Күптән үлделәр бит инде алар!

Финә ЛАТЫЙПОВА. Әрвахлар кире кайта. Мистик хикәя
Финә ЛАТЫЙПОВА. Әрвахлар кире кайта. Мистик хикәя

Тәрәзә көчле җилдән ачылып китте, ишек чинаган тавыш белән шапылдап ябылды. Ачы итеп эт улаганга Сәкинә дертләп уянды. Төн. Яшен бүлмәне ара-тирә яктыртып ала. Коры агач ботаклары, көчле җилгә түзә алмыйча, тәрәзә яңакларына сугылалар.

— Йә Хода, нинди гарасат бу? — Сәкинә торып тәрәзәне япты. Кинәт ул капка төбендә бер төркем кешеләр күрде. Кемнәр төн уртасында йөриләр икән? Менә ишек ачылды. Караса! Зурәнисе Әминә карчык, зурәтисе Муллагали карт, абыйсы Рәфгать. Сәкинә кочагын ачып, аларга ташланды.

— И зуринәем, исәнме! Ничек сагындым мин сине! — Сәкинә барысын да кочаклап чыкты. Күпме күрмәгән ул аларны.

— Яратканнарым минем! — Ул һаман шатлыгын җыя алмады. Кинәт аның башына суккандай булдылар. Күптән үлделәр бит инде алар!

Сәкинә хәлсез калды. Ничек әле? Ничек зуринәсенең әллә кайчан сүтелгән өендә булып чыкты ул? Өй юк бит иңде! Әмма аны-моны уйлап торырга вакыты юк иде.

— Әйдәгез, утырыгыз! Хәзер чәй куям.

Ул ашыгып самоварга ябышты. Эченә су салып, каен шакмакларыңа ут төртте. Тегеләр тезелешеп естәл артына утырдылар. Табын әзерләгәнче самовар кайнап та чыкты.

— Менә, зуринәй, син яраткан шомырт вареньесы, зурәткәй, сиңа кызыл эремчек, ә сиңа, Рәфкать абый, җылы күмәч, бүген салган идем.

Сәкинә кадерлеләренә карады. Үзгәрмәгәннәр дә, шул көеләр. Тик Рәфгать абыйсы гына ни өчендер кара күзлек кигән.

— Ничек килеп җиттегез? — дип сүз башлады ул.

Көчле җил һаман котыра иде. Өй түбәсе калае очып китәрдәй булып шатырдый. Йә Алла! Бу гарасаттан өй җимерелмәсә генә ярар иде.

— Кунакка алып китәсе кешебез бар. Аның өчен өр-яңа өй дә салдык, — диде зуринәсе, шат елмаеп.

— Алып китәсе?! — Сәкинә  куркуыннан чынаягын кулыннан төшереп җибәрде. Җыеп алыйм дисә, ватыклар юкка чыккан. Ул калтыранган куллары белән икенче чынаякка чәй агызды.

— Вакыт җитте, — дип сүзен дәвам итте зуринәсе. — Безгә Наилә апаң кирәк.

Наилә апа? Әле генә аның ире үлгән иде. Бик елады, мескен, гел Хатыйп абзыйны уйлады, шуны сөйләп көннәрен уздырды. Сәкинәне ярата иде апасы. Бала чактан ук аны ул карал үстерде. Димәк, аның яраткан апасы бу дөньядан китәчәк? Кинәт бәреп чыккан күз яшьләре чәенә тамды. Әмма ул берни дә сиздермәскә тырышты. Зурәтисе дәшми. Тик кенә утыра. Тере вакытта да күп сәйләне торган кеше түгел иде ул.

— Хәзер бергә җыелабыз инде! — дип шатланды Рәфгать абыйсы. — Син беләсеңме, мин машинада эшлим бит хәзер.

Сәкинә башын какты. Төшендә шулай күргән иде шул.

— Әле бензин бетте, моннан алып китәрмен инде, — дип сөйләнде абыйсы.

— Ничек торасыз? — дип сорау бирде Сәкинә. Тәрәзәдән таң беленгәне күренә иде. Җил дә туктады

— Әйбәт. Башта бик җиңелдән булмады. Кигәч тә сорау алып йөдәттеләр. Тормыштагы гөнаһларың өчен анда җавап бирергә кирәк бит. Мин бер ай сырхау булып яттым. Хәзер әйбәт. Менә абыең да үз эшендә эшли. Һәрберебезнең үз өе бар. Әтиең белән дә еш очрашабыз.

Сәкинәнең әтисе чит җирдә дөнья куйган иде. Бүтән туфракта ята ул. Төшендә Сәкинә аның җир тырнап елаганын күргән иде. Бер зиратка күмәргә иде дә бит. Чит җирдән мәетне алып кайтырга аның мөмкинлеге булмады. Шуның өчен гел йөрәге әрни. Көн дә Аллаһы тәгаләдән, әти-сеннән гафу сорый. Нәшләмәк кирәк, дөньясы шулай. Кайвакытта ашарга да акча җиткереп булмый.

— Әйе, зуринәй, мин  төшемдә күргән идем шул. Син әткәемне авылга алып  кайттың. Икегез Илекәй юлыннан китеп бара идегез. Мин моңа бик шатландым.

— Мин аңа өебезне күрсәттем. Туфрагын барыл алып кайтсаң да безнең белән бергә булыр иде, балам.

— Тырышырмын, зуринәй. Әмма сиңа өзеп кенә әйтә алмыйм. Гөнаһ аласым килми. Үзем бу дөньядан киткәнче булдыра алырмынмы икән? Әниемне, энемне һәм улымны карыйм, авырулар, минем кулга гына карап торалар.

— Беләм, балам. Синең өчен борчылуларым инде! Бетен кайгыларыңны, Шатлыкларыңны белеп торабыз. Әмма ярдәм итә алмыйбыз. Тешеңдә генә, бәла-каза килер алдыннан, кисәтә алабыз.

— Рәхмәт сезгә, кадерлөләрем! Мин моны тоеп торам. Барысын да әйтеп торуыгыз өчен рәхмәт. Миңа ул да зур ярдәм.

— Балам, нигезне таратуыгызга фатихам юк. Нигезегез дә калмагач, деньяда ничек яшәмөк кирәк сезгә?

— Мин апаларыма әйткән идем, сүтмәгез зуринәйнең өен дип. Әмма алар, бигрәк искергән, ямьсез булып серәеп тора, авылдашлардан оят, диделәр.

Зуринәсе дәшмәде. Барысы да ты¬нып калдылар. Тынлыкны зуринәсе бозды:

— Балам, без мунча кереп чыгыйк әле.

Зуринәсе белән зурәткәсе мунчага киттеләр. Сәкинә белән абыйсы да ишек алдына чыктылар. Иртә таң иде. Томан күтәрелгән. Рәфгать абыйсы бакчада казына башлады. Куллары эшкә күнеккәнгә тик тора алмый, күрәсең.

Сәкинә сәерсенеп карал тора. Мунча да әллә кайчан сүтелгән бит инде. Элекке бакча да юк. Әмма алар өчен барысы да бар! Хәтерләрендә сакланадыр. Сәкинә булмаган сарайдан минлек алып чыгып булмаган мунчага илтте. Чабынсыннар әйдә рәхәтләнеп!

Ул өйгә кереп самовар куйды.

Мунчадан чыккач, тирләп-пешеп чәй эчәрләр. Сәкинә өй эченә күз йөгертеп алды. Барысы да элекке урынында. Әнә зуринәсенең караваты, тушәге-ястыгы. Аның кыз сандыгы, әтисе эшләп биргән иске кубыз. Төсе беткән зур иске көзге... Бу әйберләр бар да, юк та кебек. Сәкинә тәрәзәгә карады. Туганнары ихатада сөйләшеп торалар иде. Менә алар ишектә күренделәр.

— Рәхмәт, балам, күңелебез булды. Рәхәтләнеп мунча кердек.

— Ә мин бакчага гөлләр утырттым! — Рәфгать абыйсы шатланып көлде. — Икенче килгәндә алар чәчкә атарлар, мөгаен.

Чәй эчкәннән соң алар кузгалдылар.

— Зуринәй, сезне тагы кайчан күрермен икән? — Сәкинәнең күзлренә яшь тыгылды.

— Бәлки, ун елдан соң, бәлки, иртәрәк тә булыр.

Сәкинә зуринәсен кочаклап елады. Аның өчен бу дөньяның яме калмаган иде. Әмма җирдә әнисе, энесе, улы бар бит әле. Ул алар өчен яшәргә тиеш! Яшәргә!

Капка төбендә хушлаштылар. Зуринәсе белән зурәтисе, көрәкләр тотып, Наилә апасы яшәгән җиргә, күпер очына юл тоттылар. Ә абыйсы күз алдыннан юк булды...

Ишек шакыдылар. Сәкинә урыныннан сикереп торды. Якында гына трамвай үтеп киткән тавыш ишетелде. Ишектә ире басып тора иде.

— Төнге сменадан кайткан мәхәббәтеңне каршы ал! — дип елмайды ул. — Онытма, тормыш дәвам итә. — Ул хатынын кочаклады.

Алар тәрәзә янына килделәр. Офыктан якты кояш чыгып килә. Шәһәр инде уянган. Тормыш ыгы-зыгысы белән мәшгуль кешеләр ашыгып урамнан атлыйлар...

 

Фото: photoforum.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: