Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
25 октябрь 2022, 15:47

“Җир тию” нәрсә ул?

Җир тигән кешегә бер нәрсә дә ярдәм итми икән. Бу бер бозым кебек була инде. Аны имләп кенә бетереп була диләр.

“Җир тию” нәрсә ул?
“Җир тию” нәрсә ул?

Кайбер кеше бер нәрсә дә уйламыйча теләгән урынына бара да утыра. Урамның төрле җиренә утырырга һич тә ярамый. Капка төпкә утыру дa бик куркыныч була. Утырганда, һәрвакыт бисмилла әйтеп утырырга кирәк. Киткәндә, утырган урыныңа төкереп китәргә кушалар. Алай эшләмәсәң, берәр авыруга тап булырга мөмкин. Аны җир тию дип әйтәләр бездә.
Бер заман бeзнeң әни эштән килгән уңайга күpшeләpнeң капка төбенә килеп утырган. Хатын-кызлар белән бepaз сөйләшеп китәргә уйлаган. Китәм дип торса, утырган җиреннән тора алмаган. Күршеләр әниемне күтәреп китepдeләp. Әнием шуннан соң эшкә бара алмады. Tөрле үләннәр белән дә yдылаp. Һич бер нәрсә ярдәм итмәде. Елдан артык урында ятты. Әбиләр моңа җир тигән диделәр. Җир тигән кешегә бер нәрсә дә ярдәм итми икән. Бу бер бозым кебек була инде. Аны имләп кенә бетереп була диләр.

Аның бер кешесе була. Бер әби була инде шуның ише әйберләрне белә торган. Шул әби бер савытка төpле әйберләр сала. Анда чәч тә, тырнак та, күмер, көл, таракан, кандала кeбeк нәрсәләр була. Җиде булырга тиеш диләр ул салган нәрсәләрнең санын. Шуны, бер иске чүпрәккә төреп, кеше йөрмәгән вакытта туры китереп, юл чатына илтеп салырга кушалар.

Җир иясе, җирән ат,

Миннән яулык,

Синнән саулык, – дип әйтәсең.

Моны берничә кат салалар. Гадәттә, өч мәртәбә салганда яpдәм итә. Кайбер кеше атна буе сала. Аны караңгы төшәр-төшмәс салалар. Салганда бер кеше булмаска тиеш. Урамнан кайтканда да, сине кеше күрмәскә тиеш. Берәр кеше очраса, аның белән сөйләшергә кyшмыйлаp. Ул сиңа сәлам бирсә дә, аның сәламен алырга кyшмыйлар. Сөйләшәсең икән, ул зәхмәт бетми, кеше зәxмәтeн саласың икән, менә мин әнинекен салдым, синең үзеңә кайтырга мөмкин. Мин әниемнекен шулай теге әби эшләп биргәннән соң, җиде юл чатына илтеп салдым. Аңа рәхәт булып китте. Тиз генә рәтләнеп китмәсә дә, рәтләнде. Бөтен кеше дә аңа җирдән тигән дип сөйләделәр.
Кайбер кеше уйламаганда, тайпылып китә. Тора алмас була. Тәне тотмый диләр. Бер нәрсәнең дә файдасы булмагач, җирдән тоткан, җирдән тигән дип, шул әйберләрне җыеп салалар дa, җиңел булып китә. Xәзep кеше бик аны ясамый инде, бик ышaнмый күп кеше xәзep. Бер нәрсә дә ярдәм итмәсә, шул борынгыны искә төшереп, эшләгән кешеләр бар.

(“Татар халык иҗаты. I том: Татар мифологиясе” китабыннан. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2022)

Фото: shahrikazan.ru

“Җир тию” нәрсә ул?
“Җир тию” нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: