Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
19 октябрь 2022, 21:48

Луиза ЗАКИРҖАНОВА. Рамазан әүлия чишмәсе

Бу изге чишмә бик тә могҗизалы. Чөнки ул Рамазан әүлия үлгән көннәр җиткәндә генә агып чыга да кырык көннән соң туктый. Ел саен ул үзенең шифалы суларын кырык көн генә, май урталарыннан июнь ахырларына кадәр генә бирә.

Луиза ЗАКИРҖАНОВА. Рамазан әүлия чишмәсе
Луиза ЗАКИРҖАНОВА. Рамазан әүлия чишмәсе

Башкортстанның Учалы районында бик тә гүзәл табигать кочагында салмак гына челтерәп Рамазан әүлия чишмәсе агып ята. Күпләр өчен бу урын могҗизаи һәм изге бер җиргә әверелгән.

 

Бу чишмә турында авыл халкының хәтерендә шундый риваять сакланган. Шул төбәктә ислам динен таратып йөрүче Рамазан исемле әүлия яшәгән. Бервакыт ислам дине дошманнары аны куып барып, Әүш тау битендә тотып, халык алдында башын кискәннәр. Ул шул хәлдә, башын кулына тотып, өч йөз метр тауга йөгереп менгәч үлгән, диләр. Рамазан әүлияне хөрмәт иткән авыл халкы төнен җирләргә дип менсәләр, инде ул күмелгән була. Аны, имеш, фәрештәләре күмгән, диләр. Күп тә үтми аның башын кискән җирдә чишмә ургылып чыга да, бу фаҗигадән елагандай, кырык көн буе ага.

Учалы районының Әүш (Иске Бәйрәмгол дип тә йөртәләр) авылыннан ярты чакрым читтәрәк, Әүш тавы астында, бер чишмә бәреп чыккан. Халык бу чишмәне Рамазан әүлия чишмәсе дип атап йөртә башлаган. Кабер ташлары Әүш тау башында әле дә сакланган. Килүчеләр Рамазан әүлия кабере янында аятьләр укып, дога кылмыйча китмиләр.

Бу изге чишмә бик тә могҗизалы. Чөнки ул Рамазан әүлия үлгән көннәр җиткәндә генә агып чыга да кырык көннән соң туктый. Ел саен ул үзенең шифалы суларын кырык көн генә, май урталарыннан июнь ахырларына кадәр генә бирә.

Исерткеч эчемлекләр эчеп килүчеләр булса, чишмәнең суы болгана икән. Шундый ял итәргә килүче төркем китеп, бер-ике сәгатьтән соң гына су чистара имеш.

Суның составы да Мәккәдәге зәм-зәм суының составына якын булуы фәнни рәвештә дәлилләнгән. Бу чишмәнең суын эчеп, күп авырулардан дәваланган кешеләр бар. Чишмәнең суы бик суык булса да, аны эчкәннән соң тамакка салкын тими.

Яз килгән саен бу чишмәгә тирә-юньнән туктаусыз кеше агыла. Аның изге суын эчәргә, кайдан гына килмиләр.

Шулай итеп, яз көне, бар табигать җанлангач, Рамазан әүлия чишмәсе дә уянып, ай ярым гына үзенең шифалы сулары белән килүчеләрне сафландыра, күңелләрен пакьләндерә.

 

Фото: skit33.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: