Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
11 октябрь 2022, 17:37

Карабай шүрәлесе

Башкортстанның Караидел районы Карабай авылы кешеләрен Шүрәлеләр җәфалаган, ди, элек. Булмас, димәгез – чып-чын!

Карабай шүрәлесе
Карабай шүрәлесе

Борын-борын заманда бик хәтәр хәлләр булган. Хәзер алар онытылып беткән, онытылмаганнары әкияткә әйләнеп калган, бөген аларга беркем дә ышанмый. Ышанмасыннар да, ди, хәзерге кешеләр нибары миллион ел яши*, ә жирдәге тормыш миллиард еллар дәвам итә. Шулай булгас, кешеләр нәмә[1] белсен.

Кыскасы, борын заманда адәмнәр бик дәү булган. Аларны кеше дип тә атамаганнар, алпамшалар булган алар. Шул тиклем зур булганнар – таудан тауга гына басып йөргәннәр. Шулай бермәлне бер алпамша катыны үзенең малае белән безнең якларга килеп сыккан. Утырган ул хәл жыярга, үз алдына нимәлер йырлаган да була икән. Ә малае шунда мәтәлсек атынып уйнап йөри, ди. Шунда ул жирдә[2] бик гажәп ике нәмә күреп ала. Бу малай белгән берниндәй бөжәккә дә охшамаганнар үзләре. Усына ала да инәйе янына йөгерә, аңа күрсәтә инде.

– Әй, балам, кайдан таптың син мыны. Бу бит – кеше. Алда барганы – ат. Аңа сабан тагып кеше жир сөрә. Шуннан иген сәсеп үзенә әпәй[3] үстерә. Бездән соң жирдә нәкъ менә шундый кешеләр яшәр, алар бик вак һәм күп булыр. Син боларны ватма инде, урыннарына илтеп сак кына жиргә куй, ди.

Мынан суң күп вакытлар үткән. Жирдә меңәр елга сузылган бозлы кышлар булган, туфан калыккан, вулканнар аткан, метеоритлар төшеп шартлаган. Белмәем, ниндәй сәбәптәндер, тереклек ваклана башлаган. Алпамшалар да кесерәйгән. Хәзер инде жирдә кешеләр барлыккка килгән, алар алпамша варисларын шүрәле дип атаган. Алар кеше телен белсә дә, адәмнәрдән ерак торырга тырышкан, кара урманнарда яшәгән. Ләкин каты суыкларга бернисек тә өйрәнә алмаганнар икән. Кышкы салкын төннәрдә шүрәлеләр авылга килә икән, азбарга[4] кереп мал янына ятып йоклаганнар. Мыны халык белгән инде, кайвакыт шүрәле атның ялын үреп киткән, бәлки, хужага рәхмәте шул булгандыр.

Безнең Карабай янындагы урманда да шүрәлеләр яшәгән. Элек бабайлар сөйли иде, акланда алар таган атына торган савылга[5] тиклем булган. Төнлә шулай күңел асалар икән. Тик бер шүрәле икенсе уен яраткан икән: бер атны тотып ала да, ди, төн буена саптырып йөри икән. Атның хужасы Мансур абый аптырап калган, иртән айгыры кайтып керә, аягында сак басып тора, мындай ат белән эш эшләп була димени? Уйлаганнар инде, шүрәле эше бу дигәннәр. Ниндәй әмәлен күрергә, шүрәлене нисек куркытырга? Уйлап тапканнар бит, атны төнгелеккә сыгарганда Мансур абый аның сыртына бик шәп итеп сумала үкәп[6] куйган.

Төн әллә ниндәй шомлы булган, күктә ай калтырый, агаста япраклар дерелдәй, ди. Бик озак тоелган бу төн, шулай да иртәнсәк кып-кызыл булып кояш калыккан. Шунда урман ягына караусы кешеләр күргән, Мансур абыйның аты кайтып килә икән, мескеннең кабыргалары тырпайган, аяклары калтырый, сак-көскә тын ала икән. Ә өстендә... Сумалага ябешкән шүрәле утыра ләсә!

Шүрәленең ауылга зыяны күп булган инде, бабайлар – таяк, катыннар көянтә-фәлән тотып сыкканнар да, шап та шоп килеп тотынганнар тукмарга. Мансурның кызлары, йөгереп сыгып, капка аса башлаган. Ат сыртындагы килеш шүрәле йортка үтә, кызларга сәлам бирә. Кайдан белгән диң, исемнәрен әйтеп сөйләшә бит. Мансур абый киенеп сыккас, бигерәк тә татлы телгә әйләнә. “Абызыкаем, коткар бу бәладән, минем башны шайтан бутады. Бу мәхшәрдән исән алып калсаң, урап үтәрмен сезнең утарны”, – ди.

Мансур абый кешеләргә карый:

– Үсегез кангансы тукмадыгызмы суң? Бер эләккәндә әзерәк иштек шул тип үкенмәссезме? Акылга утырды микән соң бу шайтан? – ди.

Бу сүзләрдән кешеләр кабынып китәләр дә, урман пәриен тагын бераз дөмбәсләп алалар. Теге мескен акыра инде:

– Үтермәгез, зинһар! Исән калдырсагыз, беркайсан да малыгызга тимәм, йортыгызга зыян итмәм. Башкаларга да әйтермен, балаларыгызга, оныкларыгызга да якын бармабыз! – дип антлар итә инде.

Халык бит инде бөтенләй кансыз түгел, моны жәлләп тә куялар. Житкәндер мыңа диләр. Мансур мыны ат сыртыннан каерып ала. Ирләр шүрәленең сумалалы артына тибә-тибә авылдан куалар. Тегесе, исән калуына канәгать булып тизрәк урманга сыпыртасы урынга, каргашып маташа икән:

– Авылыгыз алты йорттан артмасын, күпме яшәсәгез дә халык үрсемәсен! – дип кыскырган.

Мына шунан ышанмай кара, күпме вакыт үткән, ә Карабайда йортлар беркасан да алтыдан артмады, халык үрсемәде, хәзер инде анда карт-коры гына торып калган.

Әйе, элек шундый хәлләр булган. Ялган дияр идең, Мансур абыйның нәсел-нәсәбе әле дә исән бит. Сүземне алар ялганга сыгармас.

Карабай шүрәлесе. I. Башкортстанның Караидел районы Карабай авылында Әнисә Ишмөхәммәтовадан Заһит Мурсиев язып алган. – Шәхси архивтан.

Фото: https://entermedia.io

 

[1] Нәмә (диал.) – нәрсә.

[2] Жир (диал.) – җир.

[3] Әпәй (диал.) – ипи, икмәк.

[4] Азбар (диал.) – абзар.

[5] Савыл (диал.) – чагыл, яшь каенлык.

[6] Үкәү (диал.) – сылау.

Карабай шүрәлесе
Карабай шүрәлесе
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: