Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
28 сентябрь 2022, 21:09

Өрәкле өй

Мин бакча утап йөрим, ирем эштә, ике балабыз: 7 яшьлек Илдар һәм 11 яшьлек Регина уйнап йөриләр иде, көтмәгәндә аларның ачыргаланып кычкырганы ишетелде.

Өрәкле өй
Өрәкле өй

Уфага якын “Санаторная” тукталышында үткән җәй бакча алган идек. Башкалада фатир мәсьәләсенең авырлыгын бар да белә – торыр җир булмагач шунда яшәп, Уфага электричка белән эшкә йөрдек. Ни дисәң дә үз куышың – кечкенә генә булса да алтыпочмаклы агач йорт. Инде яңа урынга өйрәнеп кенә җиттек дигәндә, күңелсезлекләр башланды: өйдә өрәк барлыгы билгеле булды.

Аны башта балалар күрде. Мин бакча утап йөрим, ирем эштә, ике балабыз: 7 яшьлек Илдар һәм 11 яшьлек Регина уйнап йөриләр иде, көтмәгәндә аларның ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Мин тиз генә балаларны эзләп чоланга көрдем, карыйм – куркыр берни дә юк, ә аларның коты очкан. Икәүләп итәгемә чытырдап килеп ябыштылар һәм чоланның караңгы почмагында күкрәгенә пычак кадалган бер хатын өрәге күрүләрен әйттеләр. Карыйм – минем күзгә берни күренми, балалар да өрәк юкка чыкты, диләр. Илдар белән Регинаны шок хәленнән көчкә чыгарып, тынычландыра алдым. Кичен иптәшем кайтты. Ул бу куркыныч вакыйгага балаларның фантазия җимеше дип, көлеп кенә карады.

...Ял көне иде – иптәшем белән икәүләп бакчада казынабыз. Бернинди өрәкнең дә булмавына ышана башлаган балаларны ирем Фәнис  тиргәп-көчләп чоланга керергә мәҗбүр итеп, шуның белән куркуларына нокта куярга теләде. Мин шиккә төштем һәм алар артыннан иярдем. Артларыннан әниләре килгәнне күргән балалар батыраеп, чабышып чолан ишегенә барып ябыштылар. Ишек ачылып китте һәм Регина  чырылдап кычкырып җибәрде, бәләкәчебез җиргә ауды. Мин Илдарны кулыма алдым... чолан почмагында чәчләре җилкәсенә салынып төшкән 30 яшьләр тирәсендәге, күкрәгенә пычак кадалган бер хатын-кыз ыңгырашып тора иде. Аның аксыл күлмәге буйлап кан ага, ул ярдәм итегез дигәндәй, кулларын безгә суза. Фәнис йөгереп килү белән өрәк юкка чыкты...

Мине шул көннән соң шифаханәгә салдылар, әле шуннан язам. Балаларны Фәнис авылдагы әти-әниләр янына кайтарып куйган, үзе Уфада иптәшләрендә тулай торакта яши. Ул өйне сатып алганда күршеләр хуҗаның улы хатынын чоланда пычак белән кадап үтерүен сөйләгән иделәр. Ире өстеннән йөргән диделәр. Моңа  мәгънә биреп тормадык, хакы да чагыштырмача арзан иде, башка борын төртер җир дә юк. Менә шул киленнәренең өрәге булганга саткан, күрәсең, мәлгунь карт ул йортны.

Кая барырбыз? Белгән юк, ләкин бернинди акчага да йортка кайтачагыбыз юк.            

 

Асима ХӘСӘНОВА.

Уфа.

 

Фото: kriper.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: