Шамил балачактан ук тапкыр сүзле, шаян, шук, мут малай булып үсә. Тормыштагы һәрнәрсәгә җиңел карый, мәктәптә елларында укуга бөтенләй игътибар бирми. Әнкәсенең:
– Тырышып укымагач, үскәч зур кеше була алмаячаксың бит! – дип битәрләвенә дә җавабы һәрчак әзер була аның. Анасын артык кыздырып җибәрмәс өчен сүзне гел уенга борып:
– Әнкәй, үскәч мин эшкуар булачакмын, аның өчен артык күп белем кирәкми, акча саный белсәң, шул җитә! – дип кенә җаваплый.
Вакыт агымсудай агыла да агыла... Шамил көч-гайрәте ташып торган, сау-сәламәт егет булып үсеп җитә. Урта мәктәпне ничек кирәк шулай – көчкә-көчкә, шыр “өчле” билгеләренә генә тәмамлап, алты айлык шоферлар әзерләү курсында укый да, кулына водитель таныклыгы алып армиягә китә. Германиядә хезмәт итеп, дөнья күреп, тәмам шомарып, чарланып кайта ул. Туган нигезендә, әти-әнисе янында бераз ял иткәннән соң, эш эзли башлый. Әле бер, әле икенче урынга борын төртеп, үзен сынапу карый да, ерак балачагындагы якты хыялын тормышка ашырырга ниятли: шәхси эшкуар булып теркәлеп, үз эшен ачып җибәрә. Халыктан ит җыеп тапшыру белән шөгыльләнгән егеткә баштагы чорда, әлбәттә, бик җиңелдән булмый: кереме һич тә канәгатьләндерми аны. Тормышның үзе уйлаганча алай ук гади булмавына, акчаның таш астында, ә ташның авызыннан ут-ялкын бөркеп торган аждаһа башы астында икәнлегенә нәкъ шул чорда төшенә ул. Ит үлчәүгечне үз ягына көйләп, кешеләрне кәкре каенга тери башлагач кына, эшләре хутка китә аның. Шулай итеп мутлашу шаян, тапкыр егетнең канына сеңә, яраткан шөгыленә әверелә.
Шамил кесәсен шактый калынайткач, мәктәп елларыннан күзе төшеп йөргән кызга – яшьлек мәхәббәте Сәвиягә өйләнә. Гаилә коргач, акрынлап, район үзәгендәге яңа урамга зур йорт салып башка чыгалар, балалар тәрбияләп, гөрләтеп, дөньяның артына тибеп яши башлыйлар. «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә, җир иткән дә – хатын», диләрме әле?.. Шамилнең хәләле дә нәкъ шул халык мәкалендә әйтелгәнчә, ирне ир итә белүче, тапканны бөртекләп җыя барган, булдыклы һәм бик тә акыллы хатын булып чыга.
Сизелми дә көннәр, айлар, еллар уза. Тора-бара Шамил сәүдә нокталары булдырып, халыктан җыелган яхшы сыйфатлы ит белән үзе сату итә башлый. Байлык артыннан куган саен нәфесе дә арта бара аның. Бервакыт көз көне, маллар көтүдән керер алдыннан, ул иптәшләре белән бергәләп төпкел авылларда яшәүче халыктан арзан гына бәягә мал җыярга чыга. Көн кичкә авышканда шул авылларның берсендә алар янына ак яулыклы бер авыл инәе килә дә:
– Балалар, сез ит җыючылар бугай, минем дә сыерым бар, суеп алып китмәссезме икән, – ди. – Малкаем яшь һәм бик сөтле дә ул, тик акчаның кирәк җире бар иде бит әле, – дип, бераз ямансулап өстәп куя ул.
Ит җыючылар Шәмсениса түтинең сүзен екмый: кояш баюга якынлашса да, сыерны җәһәт кенә эш итеп, түшкәсен үзләре белән алып китәләр. Тик Шамилнең карчыкка ит өчен түләргә акчасы «калмый», алар соңыннан исәпләшергә сүз куешып хушлашалар.
Эшкуарлар, гадәттә, бик «ашыгучы» һәм бер нәрсәгә дә «җитешә алмый» торган кешеләр була. Уңышлы малтабар Шамил дә ерак авылдагы теге әбекәй янына кабат барырга вакыт «таба алмый», ә соңыннан бурычы барлыгы турында бөтенләй «оныта». «Карчык ярыйсы ук карт иде, акчасын да юллап килмәгәч, бәлки күптән бакыйлыка күчкәндер...», – дигән нәтиҗә ясый ул. Ә Шәмсениса түти исә кулларын каш өстенә куеп, олы юлдан күзләрен алмыйча, Шамилне өч көн буена көтә-көтә дә:
– Бу бала мине төп башына утыртты бугай, – дип, тәмам өметен өзә. Алданудан бигрәк, газиз кызына шундый катлаулы, авыр чакта бераз булса да акчалата ярдәм итә алмавына өзгәләнә ул.
Тормыш дәвам итә, «орды абзый» Шамилнең эшләре көйле генә бара. Тик көннәрдән бер көнне аларның йортына кайгы килә: уйламаган җирдән олы кызлары бик каты чирли башлый. Дәваханәдә медицина тикшерүе үткәннән соң, балада җитди ашказаны авыруы ачыклана һәм кичекмәстән катлаулы операция таләп ителә. Дәвалану шактый зур суммага төшә, аның каравы, алмадай кызлары савыгып аягына баса. Ата-ана моңа сөенеп бетә алмый, ләкин алда үзләрен тагын да хәтәррәк бәла сагалап торуын әлегә белмиләр шул алар...
Борчылудан арынып, күңелләре бераз тынычлангач, җәйге, кояшлы, матур көнне Шамил белән Сәвия үзләренә һәм балаларына кирәк-ярак сатып алыр өчен Уфа шәһәренә юллана. Көнозыны иркенләп шәһәр карап, кибеттән-кибеткә йөреп, бик күп әйберләр алып кайтып килгәндә, алар коточкыч юл-транспорт фаҗигасенә тарыйлар. Бәхеткә, ниндидер могҗиза белән үзләре исән кала, ә автомобильләре исә төзәтә алмаслык дәрәҗәдә, яньчелеп, изелеп бетә. Ике атна дигәндә Шамилне хастаханәдән чыгаралар, ә Сәвиясенең хәле мөшкел була: аның имгәнмәгән, сынмаган җире калмый, шуңа да табиблар бичара хатынны яңадан дигәндәй «сүтеп җыялар». Ике айдан артык вакыт узуга карамастан, ул һаман савыга алмый: сынган сөякләре озак ялгана, яралары төзәлми, шунлыктан тән температурасы еш кына күтәрелеп; бер өши, бер кыза, йоклаганда төрле куркыныч төшләр күреп саташа. Иң гаҗәпләндергәне шул була: өч төн рәттән ул бер үк төшне күрә һәм дертләп, шыбыр тиргә батып уянып китә. Төшендә, гүя өндәгедәй, ниндидер бер ак яулыклы әбекәй кулларын каш өстенә куеп, олы юлга таба моңсу гына карап тора да, күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп: «Бу бала мине төп башына утыртты бугай инде...» – дип көрсенеп, сәер генә күздән югала. Куркып уянгач, Сәвиянең йокысы кача. Ул таң атканчы хастаханә тәрәзәсеннән йолдызлы, төнге күккә карап, уйланып ята. «Ни өчен мин бер үк төшне күрәм әле, ак яулыклы шул кызганыч әби кем соң ул?» – дип үрсәләнә.
Шамилнең хастаханәгә чираттагы килүендә, Сәвия аның күзләренә туп-туры карап:
– Сөеклем, әллә син ит җыеп йөргәндә берәрсен алдаган идеңме? – дип сорый.
Шамил аптырап, хатынына сораулы карашын төби һәм:
– Әллә инде, андыйны бер дә хәтерләмим, – дип җаваплый.
Сәвия сүзен дәвам итеп:
– Матурым, син ныклабрак уйлап кара әле, чөнки минем төшемә һәр төн саен ак яулыклы, сәер генә бер әбекәй керә. Ул шундый кызганыч итеп, кайнар күз яшьләренә коенып, елый-елый олы юлга карап тора да, юкка чыга, – ди.
Бу сүзләрдән соң Шамил гүя айнып киткәндәй була һәм төпкел авылдагы теге, кайчандыр үзе акча бирми алдап качкан карчыкны исенә төшерә. Аннары нишләргә белмичә:
– Сәвиям, зинһар өчен, гафу ит инде син мине! Бер тапкыр ару гына мутлашкан идем шул, – дип пышылдый. Моны ишетүгә хатынының йөзе үзгәрә һәм ул иренә:
– Бүген үк шул карчык янына бар да, бер түгел ике сыерлык акча биреп, гафу үтенеп кайт, чөнки аның рәнҗеше безнең бөтен тормышыбызны челпәрәмә китерде, – дип боера.
...Шамил хастаханәдән кайту белән теге әбекәй яшәгән авылга юллана һәм кешеләрдән сораштырып карчыкны эзләп таба. Бәхеткә ул исән була әле. Ишек шакып, өйгә кергәч, кыяр-кыймас кына сүз башлый:
– Шәмсениса түти, гафу итегез инде мине, зинһар өчен! Сезгә акча бирәсем бар иде, менә берничә елдан соң булса да, бурычымны китердем, – ди ул һәм кесәсеннән акча чыгарып карчыкка суза. Тәрәзә янында йомшак кәнәфидә утырган ак әби кәгазьгә төрелгән кечкенә төргәкне кулына алу белән:
– Рәхмәт, балам, тик миңа кеше хакы кирәкми, акчаңны кабат санап, бер сыерлыгын гына бир, – ди.
Моңа Шамилнең һушы китә: ничек инде шундый карт, күзләре дә юньләп күрмәгән әбекәй, төргәкне кулына алу белән, анда ике сыерлык акча барлыгын белде икән, дип гаҗәпләнә ул. Карчык башта кәефсез күренсә дә, соңыннан ачылып китеп, утырырга урын тәкъдим итә һәм үзе җай гына сөйли башлый:
– Шамил улым, безнең нәсел – әүлияләр нәселе ул, бик борынгы заманнарда ерак ата-бабаларыбызга бирелгән илаһи кодрәт буыннан-буынга күчә килә. Шуңа күрә үзем рәнҗемәсәм дә, күңел рәнҗешем төшәдер шул... Беләсеңме, ул вакытта акча бик кирәк иде бит миңа. Шәһәрдәге кызымның кызы ашказаны авыруы белән түләүле операциягә кереп ятарга тиеш иде. Сыерымны суеп сатып, аларга бераз гына булса да акчалата ярдәм итү иде исәбем. Син алдап киткәч, газизләремә ярдәм кулы суза алмавыма өзгәләнеп өч көн буена еладым, ә дүртенче көнгә кызым шылтыратмасынмы!.. Операция ясар алдыннан табиблар оныгымны яңадан бер тикшереп караганнар һәм аны сау-сәламәт дип тапканнар, мондый хәлгә хәтта үзләре дә ышанмый торганнар ди!
Әбекәй чигә чәчләрен яулыгына кыстырып, бер ноктага текәлеп уйланып утыра да, аннары мөлаем елмаеп:
– Әлеге син китергән акчаны мин оныгыма бирәчәкмен, чөнки ул бүгеннән югары уку йорты студенты булды, – дип сүзен тәмамлый...
Фото: мояоколица.рф