Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
19 февраль 2022, 12:36

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Дүртөйледә – оча торган тәрилкә! Булган хәл

Марат кайтып капканы ачарга үрелгәч: “Монда кил!” дигән тавыш ишетә. Як-якта беркем күренми. Малайның башы үзеннән-үзе авыл капкасы ягына борыла. Анда, урамдагы соңгы йортта яшәүче күршеләренең ындыр артында, жирдән бер метр чамасы өстә, оча торган “тәрилкә” асылынып торган була. Марат һич ихтыярсыз шунда атлый. Бернинди курку тойгысы да булмый.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Дүртөйледә – оча торган тәрилкә! Булган хәл
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Дүртөйледә – оча торган тәрилкә! Булган хәл

Дүртөйле районының бер авылында булды бу хәл. Башка сыймаслык гаҗәп хәбәрне ишетү белән, редакция хезмәткәре Ришат, шофер Рифкать шунда юнәлдек. Әти-әнисе – эштә, Марат исемле малай мәктәптә, жиденче сыйныфта укый икән. Безне малайның картәнисе каршы алды.

– Кич белән спортзалга киткән иде, – диде ул, сабыр гына. – Жил чыкты, яңгыр сибәли башлады... Берчак колакка тыкылдаган тавыш ишетелгәндәй булды. Күтәрмәгә чыгып, ишекне ачтым һәм аптырап калдым. Анда оныгым Марат басып тора. Төсе качкан, мәзәк кыяфәтле. “Мин тегендә... күрдем”, – дип, бер үк сүзләрне кабатлый да кабатлый...

Ә хәл болай була. Марат кайтып капканы ачарга үрелгәч: “Монда кил!” дигән тавыш ишетә. Як-якта беркем күренми. Малайның башы үзеннән-үзе авыл капкасы ягына борыла. Анда, каршы күршеләрнең (урамдагы соңгы йорт) ындыр артында жирдән бер метр чамасы өстә оча торган “тәрилкә” асылынып торган була. Марат һич ихтыярсыз шунда атлый. Бернинди курку тойгысы да булмый.

– Әйдә безнең белән! – дигән тавыш ишетә ул.

Марат карыша, елый башлый, ризасызлыгын белдерә, йорты ягына уктала.

– Хәлләр үзгәрмәсә, без тагын килербез!..

Бу Марат ишеткән соңгы сүзләр була. Ул үзенең ничек кайтып житкәнен, картәтисе белән ничек аңлашуын хәтерләми.

Малайны психиатрга алып баралар. Табиб жентекләп карый, сораша, азактан төрле дарулар язып бирә...

Марат мәктәптән кайту белән, жыелып яланга мендек.

– Ә ул “тарелка” кайда тора иде? – дип сорадым малайдан, тап-такыр яланга ымлап.

Марат калку урынга күрсәтте.

Без аптырап бер-беребезгә карыйбыз. Әкиятме?.. Әкият!.. Малайның сүзләрен расларлык бернинди дәлил юк, коры ялан...

Шулчак Ришатның башына бер уй килде. Ул койма буена барып алюмин тимерчыбык табып, аны сындырып икегә бүлде.  Баш-башларын туксан градуска бөгеп, учларына кысты да, кулларын алга сузып, Марат күрсәткән урынга юнәлде. Ни гәжәп, паралель торган алюмин тимерчыбыклар калкулыкка житәрәк хәрәкәтләнә башладылар – бер-берсенә килеп кушылдылар да, үтеп киткәч, кире ачылдылар. Мин, Рифкать, Маратның картәтисе бу экспериментны кат-кат кабатладык. Шул ук хәл...

– Авылда, кое казыр алдыннан суны шулай эзлиләр, – диде Рифкать. – Табалар, дөрес килеп чыга.

Без аптырашта калдык. Әмма иң кызыгы, көтелмәгәне алда булды. Марат бу экспериментны кабатлый алмады. Учларына тимерчыбыкны кую белән алар шундук ябылдылар һәм ялан буйлап күпме генә йөрсә дә кире ачылмадылар.

Фото: https://i.ytimg.com

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Дүртөйледә – оча торган тәрилкә! Булган хәл
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Дүртөйледә – оча торган тәрилкә! Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: