Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
10 гыйнвар 2022, 12:29

Филүсә ЛАТЫЙПОВА. Күз тию турында ике язма

Шулай бер көнне әбием янына бер хатын керде. Болай гынадырмы, йомыш беләнме, хәтерләмим. Берникадәр сөйләшеп утыргач, чәй эчкәч, чыгып китәр алдыннан, миңа карап: “Бигрәк шомырт кебек кара күзләре бу баланың”, – дип әйтеп куйды. Бүгенгедәй хәтеремдә : ун-унбиш минут тирәсе вакыт үткәч, күзләрем тигәнәк тутыргандай кырып авырта башлады.

Филүсә ЛАТЫЙПОВА. Күз тию турында ике язма
Филүсә ЛАТЫЙПОВА. Күз тию турында ике язма

“Күз тию” яки “күз бозымы” сихернең иң гади төренә керә. Күз тию – тискәре эмоция, шулай ук нормаль тормыш алып барган кешегә “аяк чалу” дигәнне аңлата. Китеп барган арбаның тәгәмәченә таяк тыгу белән бер бу сихер. Күз тию адәм баласына гына тәэсир итми, шулай ук хайваннарга һәм үсемлекләргә дә начар йогынты ясый.

Иремнең күзе каты

Бүлмәбездә торган зур булмаган аквариумдагы балыкларның матур итеп йөзүләренә сокланып карап торгач, иптәшем: ”Бигрәк матур йөзәләр , ә!” –дип әйтеп куйды. Әйтеп бетерүе булды, балыкның гәүдәгә зуррагы, иң матуры бәргәләнә-бәргәләнә йөзә башлады һәм корсагы белән өскә таба әйләнеп аквариум төбенә төшеп үлде. Әлеге вакыйга күз тиюнең барлыгына ышанырлык бер дәлил булды.

Безнең арада нинди генә күзләр юк: соры, яшел, зәңгәр, кара ,күк. Күзләр – күңел көзгесе, диләр. Сокланып карагач,”тьфу-тьфу” , “сөбханалла” дип әйтергә кушалар. Ләкин күпләребез бу сүзләргә игътибар итми.

Элек-электән күз тиюне имче карчыклар дәвалаган. Догалар бу вакытта бик зур ярдәмгә килгән. Күз тиюне имче карчыклар дәвалаган. Күз тиюне вакытында дәваламасаң, кызганычка каршы, ахыры бик начар тәмамланырга мөмкин.Кемдер моны “имеш-мимеш” дип уйласа, ышанырга урын булырлык хикәямне тәкъдим итәм.

Күрше әби күзләремә сокланды....

Үзем белән 1980 еллар башында булган бер могҗизалы хәл белән сезне дә гаҗәпләндермәкчемен. Ул вакытта миңа нибары 4-5яшьләр чамасы иде. Балалар бакчасына йөрмәгәнлектән, көндезләрен мине картәни һәм тәрбиясенә калдыралар иде. Кечкенә чагымда мин җитез, зур кара күзле, кызыксынучан, теремек бала идем.

Шулай бер көнне әбием янына бер хатын керде. Болай гынадырмы, йомыш беләнме, хәтерләмим. Берникадәр сөйләшеп утыргач, чәй эчкәч, чыгып китәр алдыннан, миңа карап: “Бигрәк шомырт кебек кара күзләре бу баланың”, – дип әйтеп куйды.

Бүгенгедәй хәтеремдә : ун-унбиш минут тирәсе вакыт үткәч, күзләрем тигәнәк тутыргандай кырып авырта башлады. Мин, кечкенә бала, авыртуга түзә алмыйча, картәнием тирәсендәелый-елый: “Күзем, күзем авырта , берни күрмим ,” – дип такмаклый-такмаклый елый идем. Картәни аптырап калмады эшнең асылына тиз төшенде: ”Их, Оркыяны! Күзе генә тигән!” – дип , мине үзе янына алып, догалар укып өшкерде. Картәнием догасының шифасы тиде. Тиз арада мин караваттан төшеп, күземнең бик нык авыртуын онытып,сикереп уйный да башладым. Бугенге көндә дә аптырашта калдырганы шул: мин урын-җир өстеннән төшү белән әбием: “Үләм! Күзем кыра, килен, бал китер!” –дип үрсәләнә башлады. Әнием бал китергәч, әбием балны өшкереп күзләренә бал тамызды. Шуңардан файда күрде шикелле, чөнки аның хәле яхшырды.

Әбием Галия Солтангәрәй кызы дини, укымышлы мулла нәселеннән иде. Коръән Кәримнене яттан укыды. Картәнием янына сабый балаларны күз тиюдән һәм башка аврулардан өшкертергә алып килә иделәр. Ул мөнәҗәтләр иҗат итә иде. Аның мөнәҗәтләрен без әле дә якын итеп саклыйбыз. Әбиемнең бакыйлыкка күчүенә 15 ел тула.

Филүсә ЛАТЫЙПОВА.

Туймазы районы, Кандра авылы.

Фото: centr-crm.ru

Филүсә ЛАТЫЙПОВА. Күз тию турында ике язма
Филүсә ЛАТЫЙПОВА. Күз тию турында ике язма
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: