Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 декабрь 2021, 09:42

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Җәфалы төннәр. Булган хәл

Белгән догаларын укып, йоклап кына киткән иде, янына эт зурлыгында кап-кара убырмы, пәриме килеп ятты. Догалар укып, аны этеп төшерде. Алай эшләргә кирәкмәгән булган. Андый чакта үчләшеп, күмәкләшеп ябырылалар икән...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Җәфалы төннәр. Булган хәл
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Җәфалы төннәр. Булган хәл

Хәмидә палатага керде. Тыштагы 30-35 градус эсселектән талчыккан тәнгә мондагы салкынчалык рәхәтлек бирә. Беркем юк. Бөтен авырулар бүген берьюлы кайтып киткәннәр, ә яңалары кереп өлгермәгән икән. Әле төш җитеп кенә килә. Кичкә хәтле килүче булыр әле, дип көтте ул.

Ике ай дәвамында кирәкле кабинетларны үтеп, андагы белгечләргә күренеп, ниһаять, дәваханәгә юллама ала алды. Менә бүген кереп яту мөмкинлеге туды. Тынычланып дәваланырга гына кала.

Кичкә кадәр килүче булмады. Бүгенгә үзе генә кунар. Әлбәттә, яңа урында ялгыз шүрләтә инде. Хәерле булсын. Палатада дүрт карават. Теләгәнен сайла. Хәмидә аларны тикшереп чыкты. Җайсызлар, биекләр, шыгырдап селкенеп торалар. Ишек төбендә торганының матрасы катылыкка каты, әмма тәбәнәклеге ошады – шунда урнашты.

...Төнлә ул кемдер ыңгырашкан тавышка уянып китте. Я Ходай, кем шулай изалана? Түрдәге карават астыннан килә бу тавыш. Ярый әле шунда ятмаганмын, дип, тынычлана төште. Икенче карават астында да нидер кыштырдый. Нәрсәдер йөргән төсле. Миңа якын килмәсеннәр, дип теләп, белгән догаларын укып, Хәмидә карават тирәли өшкереп чыкты. Утны сүндермәве дә аның файдасына булды, югыйсә, караңгыда барысы да өстенә ябырылырлар иде. Йөреп арулар үзенекен итте – ул йокыга талды.

Икенче көнне дә, Хәмидә күпме генә көтмәсен, палатага берәүне дә салмадылар. Ул монда сишәмбе кергән иде, инде җомга җитте. Ялгызлыкның яман икәнен ныклап татыды. Төннәрен шул ук ыңгырашулар, кыштырдаулар, шыгырдаулар...

Гаҗәп хәл бит! Дәваханәләрдә кабинеттан кабинетка йөреп, хастаха­нәгә юллама ала алмаучылар бихисап. Ә монда дүрт урынлы палаталарда – икешәр-өчәр кеше.

– Нигә берәрсен салмыйсыз? Урыннар буш тора бит, – диде Хәмидә иртәнге обход вакытында табиб белән шәфкать туташына.

– Ялгыз рәхәтләнеп ятыгыз! – диде табиб һәм сорап куйды: – Әллә куркасызмы?

– Куркадыр. Утын кабызып йоклый, – дип сүзгә кушылды шәфкать туташы.

– Әйе, куркам...

Төнлә ниләр күрәсен белми иде әле ул. Җомга көне дә булгач, үзеннән дога өмет иткән әрвахлар рухына багышлап, Коръән укыды. Белгән догаларын укып, йоклап кына киткән иде, янына эт зурлыгында кап-кара убырмы, пәриме килеп ятты. Догалар укып, аны этеп төшерде. Алай эшләргә кирәкмәгән булган. Андый чакта үчләшеп, күмәкләшеп ябырылалар икән. Аллаһ сакласын, буып үтерүләре дә бар.

Авылда сөйләгәннәр иде бит: бер ялгыз хатынга җен-пәриләр, албасты­лар ияләшеп, һәр төнне җәфалап, соңыннан буып үтергәннәр, имеш. Тәүбә, тәүбә... Әнә бит албастыларның зурысы, усалы өстенә үк менеп ятты. Үзе, җитмәсә, нык авыр. Тегесен төртеп төшерүе булды, тагын да зуррагы, кап-кара нәрсә килеп менде дә тын алырга да бирми. Төртеп төшерерлек түгел. Аңа каршы торырга да куркыта әле. Хәмидә Аллаһы Тәгаләгә сыенды. “Нәс”, “Фәләкъ”, “Аятелкөрси”, “Фатиха”, “Саффәт”, “Тәбәрәк”, “Ихлас” сүрәләрен яттан әйтеп чыкты, тагын Коръән укыды. Шуннан соң гына теге иблис төшеп китте. Хәмидә таңга таба гына йоклап китә алды.

Кайчан гына берәрсен кертерләр икән? Алда торган ял көннәрен ничек үткәрер?

Төнлә булган маҗаралар турында иртән шәфкать туташына сөйләде.

– Монда бер мулла дәваланып ята. Шуны җибәрермен, догалар укыр, өшкерер, – дип юатты тегесе.

Күп тә үтми, зур сакаллы, чалмалы, чапан кигән мулла килеп керде. Коръән укыды, дога кылды, почмакларны өшкергәләде.

– Мин бүген кайтам. Монда тагын берәү бар, муллалыкка укып йөри. Һич булмаса, шуны чакырырсыз, – дип чыгып китте.

Куркам, дип табибка юкка әйткән. Әйтмәгән булса, иблис-шайтаннар аның курыкканын белмәс иде. Көн дә догаларны укып яткач, якын килмиләр иде. Бүген исә әнә бит ничек җәфаладылар үзен. Догалар укуын һаман дәвам итте, тәкъбирләр, тәһлилләр әйтте. Аллаһы Тәгаләгә сыенуын белде, бер сүз дәшмичә, чәбәләнмичә, карышмыйча гына аларны куып җибәрә алды, аларны җиңде. Ниһаять, шимбә-якшәмбе төннәрендә тыныч йоклады. Аллаһыга шөкер!

Элек тә икенче бер дәваханәдә ятканда да Хәмидә белән шундыйрак хәл булган иде.

– Төн буе саташып кычкырдың, безгә йокларга ирек бирмәдең, – дип ризасызлык белдерде иртән палатадагы иптәшләре.

Ул берни дәшмәде. Әйтергәме, юкмы? Сөйләргә ярыймы икән? Шулай дип уйланды.

Хәмидә белән янәшәдә шул дәваханәдә эшләгән табибә дә ята иде. Ул һәр кич ятагын күтәреп алып кереп, ординаторлар бүлмәсендә йоклап йөрде. Беркөнне ул Хәмидәдән нинди төшләр күрүе, ни өчен кычкыруы белән кызыксынды. Хәмидә аңа барысын да сөйләп бирде. Күзләре ут кебек ялтырап янып торган, үзләре кап-кара, эт зурлыгындагы дүрт-биш пәри төн саен аны караватыннан төртеп төшерергә маташалар икән. Ә ул алар белән тарткалаша, кычкыра-кычкыра, аларны алып ыргыта. Тегеләр тагын-тагын ябырылалар, таңга кадәр шулай җәфалыйлар, имеш. Палатадагылар моны ишеткәч, нык гаҗәпләнделәр, шаккаттылар.

Хәмидәгә кадәр ул караватта марҗа авыр хәлдә яткан булган. Шулай саташкан, кычкырган, шунда үлгән. Шушы авыруга ияләшкән җен-пәриләр Хәмидәне җәфалаган булган да инде.

Шул сөйләшүдән соң ул саташмый башлады. Нина Алексеевна да (табибә­нең исеме шулай иде) ординаторлар бүлмәсенә йөрүдән туктады.

– Кит инде. Үзем табибә була торып, ординаторлар бүлмәсендә йоклап йөр­­дем. Сез мине гафу итегез инде, – дип гафу үтенде.

Алар тиз арада дуслашып алдылар. Табибә Хәмидәгә чәйләр кайнатып эчерде, ничек тә аның күңелен табарга тырышты. Дәваханәдән чыккач та аралашып тордылар.

Дүшәмбе көн, ниһаять, бер-бер артлы өч авыруны салдылар. Иң түрдәге караватта яткан ханым иртән зарланып алды:

– Монда бик тыныч түгел шикелле. Кемдер ыңгырашкан, шыңшыган сыман, әллә нинди шомлы тавышлар ишетелде. Куркып, байтак вакыт йоклый алмый яттым.

Хәмидә берни әйтмәде, үзе белән булган хәлләрне сөйләп тормады. Нигә аларны куркытырга, үзе кичергәннәр дә җиткән. Димәк, ул караватта хәл эчендәге авыру яткан. Бәлки шунда үлгәндер дә. Палатадагы авырулар юкка гына барысы беркөнне чыгып сызмаганнардыр.

Гомумән, андый серне яшерергә кирәкми икән. Албасты, җен-пәриләрдән куркуыңны да аларның үзләренә сиздерергә ярамый. Югыйсә, алар курыккан кешене тагын да ныграк җәфалый, иманыннан яздырырга тырыша. Иң мөһиме – һәрвакыт догада булырга, Аллаһы Тәгаләгә сыенырга, аңардан гына ярдәм сорарга кирәк.

Фото: Pixabay.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Җәфалы төннәр. Булган хәл
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Җәфалы төннәр. Булган хәл
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: