Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
16 ноябрь 2021, 23:38

Пәриләр дә юморга бай

Уфада яшәүче халык табибы Мәдинә Дәүләтбирдинаның тагын бер дәвалау тарихы.  

Пәриләр дә юморга бай
Пәриләр дә юморга бай

Бервакыт менә мондый хәл булды. Краснокама районыннан килгән егет белән әңгәмәләшкән вакытына туры килдем. Егеткә утыз яшь тулып килә, инде үзенә күптән өйләнергә вакыт, дип саный. Авыл хуҗалыгы унверситетын тәмамлаган, агроном булып эшли. Тик, нишләптер, бу егетнең тәртибе сәер тоелды. Чираты җиткәч, ишек яңагына сөялеп тора бирде.

– Нигә аптырадың, туганым, – ди Мәдинә ханым. – Әйдүк, түрдән уз!

Егет дәшми-нитми басып тора бирде. Кабатлап сорагач кына, телгә килде бу.

– Керергә кушмыйлар бит әле, – диде ул, – керсәң, үтерәбез, диләр.

– Кемнәр?

– Белмим, күзгә күренмиләр бит.

– Ә син, егет кеше, курыкма! – дип дәвам итте Мәдинә ханым, – мин барда сиңа бернәрсә дә булмаячак.

Шулай да егет бүлмәгә кулыннан тотып, кыстый-кыстый алып кермичә, тупса аша атламады. Мәдинә ханым, аны каршысына утыртып, сөйләшүне дәвам итте.

– Нәрсә кирәк, нәрсә таләп итәләр соң?

– Инде айга якын интектерәләр: “Яратканыңнан баш тарт, эшеңне ташла, өйләнер булсаң, сабагыңны укытачакбыз”, дип, колакларымны тондыралар, пычрак сүзләр белән сүгенәләр.

– Әле алар яныңдамы? Нәрсә сөйлиләр?

– Юк, коридорда калдылар, – дип җавап бирде егет, ишеккә табан карап.

– Син эчтә, алар тышта булгач, тавышларын ничек ишетәсең?

– Тоныграк ишетелә, әмма аерым-ачык аңлашылып тора.

Сөйләшә торгач, шулар ачыкланды: Егет моннан бер ай элек яраткан кызы белән өйләнешергә вәгъдәләшкән булган. Әмма икенче көнне үк моның колагына чит тавышлар ишетелә башлаган. Күзгә күренмәс затларның таләбе шул: егетне эшеннән аеру, өйләнүдән баш тарттыру икән, “Җанашың кырына барып кына кара, бер почмакка бөтереп тыгачакбыз!” диләр икән.

– Ә син ышанма, – ди Мәдинә ханым. – Менә, мәсәлән, минем янга керсәң, үтерәбез, дигән иделәр, үтермәделәр ич!

– Чөнки алар сездән курка.

– Әле нәрсә диләр?

– Чыккан уңайга үтерәбез, дип кычкыралар.

Егет шунда кинәт кенә көлеп җибәрде.

– Ни булды? – дип сорагач:

– Мәдинә бик чибәр кыз икән, күзе¬без төште дип шаярталар, – дип җавап бирде агроном, – “Аңа өйләнсәң, без риза, тимәячәкбез үзеңә”, дип кычкыралар.

Мәдинә егет белән әңгәмәсен дәвам иткәндә бер үк вккытта  җайлап кына җеп әзерләде, аны берничә кат бәйләп тоташтырып куйды, ниндидер догалар укый-укый, егетне шул җеп кулчасы аша аякларыннан башлап баш очына табан җиде тапкыр чыгарды.

– Ә хәзер нинди сүзләр ишетәсең? – дип сорады аннан Мәдинә.

– Сүгенү тавышлары бөтенләй ерагайды, урамда кычкырышалар. “Чыкканыңны көтәбез, кирәгеңне бирәбез”, – диләр.

– Менә күрәсеңме, җеннәр кешедән дә куркаграк, – диде Мәдинә, им-томнарын тәмамлап. – Ә син егет бул, горур атла. Өеңә кайтып җиткәч, менә шушы җеп кулчасын аяклардан башлап бөтен гәүдәң аркылы баш очыңнан чыгар. Үзең белгән догаларыңны укы. Белмәсәң, “әгузе биллаһи минәшайта-нир-раҗим, бисмилләһир-рәхмәнир- рахим” дип әйт. Бөтен нәрсәдән дә кодрәтле, шул исәптән җен-пәриләрне дә куркыта торган олылардан-олы сүзләр бу...

Күптән түгел бу агроном егет Мәдинә Гатаулла кызына рәхмәт әйтергә килгән, туй күчтәнәчләре китергән. Үзе кояштай балкый.

– Теге вакытта сезнең сеанстан соң автовокзалга кадәр ияреп, сүгенә- сүгенә бардылар. Үзләре ике метрдан да якынрак килә алмады. Ачулы тавышлары автобус ишеге ябылып, кузгалып киткәнче яңгырап торды. Шуннан соң бөтенләй юкка чыктылар. Хәзер шул тиклем рәхәт миңа, сезгә гомерем буена рәхмәт укыячакмын!..

 

 

Фото: sochistream.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: