Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
14 ноябрь 2021, 18:00

Күзенә җен төкергән

Уфада яшәүче халык табибы Мәдинә Дәүләтбирдинаның тагын бер дәвалау тарихы.

Күзенә җен төкергән
Күзенә җен төкергән

Бер елны Әбҗәлил районыннан типсә тимер өзәрлек таза гәүдәле, әмма күзләре сукыр бер ирне җитәкләп китерделәр. Үтенече буенча аны Таһир дип атыйк. Табиблар аңа районда да, Уфада да бернинди диагноз куя алмаганнар, невропатологка җибәргәннәр. Чөнки Таһирның күз алмаларында да, бәбәкләрендә дә бернинди дә үзгәреш тапмаганнар. Тик бер генә нәрсә: күз бәбәкләре киңәйми дә, тараймый да икән. Димәк, күрү нервысы зарарланган, дигән нәтиҗә ясаганнар...

– Йә, сөйләп җибәр, – дип каршы ала аны Мәдинә, – ни өчен җеннәрдән күзеңә төкертеп торасың?

Бу сүзләрне ишеткәч, Таһир шаккатып калды.

– Бу хакта кайдан белдегез?! – дип сорады ул.

Мәдинәнең бу соравы кыек атып туры тидергәндәй булды. Әмма бу безнең өчен генә шулай. Чөнки Мәдинә ханым практикасында моңа охшаш хәлләр аз очрамый.

– Бу хакта хатынымнан башка бер-кемгә дә сөйләмәгән идем, – дип башлады сүзен Таһир. – Күз врачларына да әйтмәдем. Ә сезгә ышанычым зур булгангадыр, әйтергә оялмыйм...

Ә нәрсә булган соң? Таһир тракторчы булып эшли. Эңгер төшкәнчегә кадәр җир сөрә дә, машинасын басу башында  калдырып, өенә кайта. Бик кысталгач, кече «йомышын» ул тышкы ишек тупсасы янына гына җибәрә. Шулчак кинәт кенә, җир астыннан үсеп чыккан гөмбәләрдәй бер өер ир-егетләр пәйда була һәм Таһирга ташланалар, аны тукмарга керешәләр. Таһир да бирешергә теләми, өс киемнәрен салып ташлап, аларга каршы сугышырга тотына. Таһир ирләрне сугып ега бара, ә тегеләр бер-бер артлы күздән югала торалар. Болар җеннәр булып чыга инде.

Ә азакка калганы башта авызы белән  өреп, ачы җил чыгара, аннан соң җил  уңаеннан Таһирның күзенә төкерә. Шул арада тирә-як тып-тын булып кала, бөтен дөнья караңгылыкка чума. Таһир байтак вакыт  ишек бавын таба алмый азаплана, ишекне ачып кергәч кенә үзенең тома сукыр икәнлегенә төшенә.

Хатыны, әлбәттә, башта бернәрсә дә аңламый. Берәрсенең бәрәңге бакчасын сөргәндер дә, шуның өчен «сыйлап җибәргәннәрдер», дип уйлый. Тик, иренең авызыннан аракы исе килмәгәч,кыек та басмагач, аның дөм сукыр икәненә ышана.

Тагын да шунысы гаҗәп, аның ишек төбендә генә дөп-шап сугышканын өйдәгеләр чак кына да ишетмәгәннәр...

– Минем им-томнардан соң башта Таһирның күз бәбәкләре хәрәкәтләнә башлады. Икенче килүендә бераз күрә дә башлаган иде. Чираттагы сеанстан соң, рәхмәтләр укый-укый, чыгып китте дә, өченчесенә бөтенләй килмәде ул. Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: Таһир туганым, хәзер күзләрең ныклап күрә башлагандыр, дип уйлыйм, чын дөресен әйтеп, берничә җөмлә белән генә булса да хат язып җибәр әле.

Менә шулай, Уфада яшәүче Мәдинә Гатаулла кызы янына килеп, савыгып кайтып киткән кешеләр «хәбәрсез югала» тора. Кайсыберләре исә рәхмәтләрен табибәнең махсус журналына язып калдыра. Билгеле, табигый ки, аңа ярдәм сорап килеп шифа тапкан кешеләрнең арытабангы язмышлары һәркемне кызыксындыра. Бигрәк тә халык табибының үзен...

 

Фото: publicdomainpictures.net

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: