Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
9 ноябрь 2021, 20:31

Җен майорны күтәргән

Коръән укыткач, өйдә тынычлык урнашты, әмма буш өйдә ялгыз калудан курку үтмәде.

Җен майорны күтәргән
Җен майорны күтәргән

Уфада Мәдинә Дәүләтбирдина атлы халык табибы, экстрасенс яши иде. Элегрәк ул “Тулпар” журналы белән бәйләнештә торды. Соңгы елларда аралашу туктап калды. Биредә аның бер дәвалау тарихын тәкъдим итәбез.

 

 

Бер чак Мәдинә ханыма авыруларны кабул иткәнен күзәтеп тору теләгемне әйткән идем. Аеруча зәхмәт кагылган, җен ияләшкән кешеләрне ничек дәвалаганын күрәсем килде. Менә ул мине шундый дәвалау вакытына чакырды.

Барып кергәч, аптырап киттем. Чөнки «пациент» дигәнем шактый таза гәүдәле, матур гына полиция майоры булып чыкты. Балкып торган төс-башына, буй-сынына караганда, һич тә авыруга охшамаган... Аның, кайсы шәһәрдән, районнан икәнлеген күрсәтмәскә һәм исем-шәрифләрен атамаска килештек. Чөнки илебездәге үзгәрешләр башлануга байтак еллар үтсә дә, кешеләр чирләрен, уй-кичерешләрен ачыктан-ачык бәян итәргә, тиз генә чишелеп китәргә ашыкмый әле. Ә бит мәдәнияте алга киткән чит илләрдә кешеләр зәхмәт һәм психик авырулардан инде күптән сер ясамый.

– Ышансагыз, ышанырсыз, ышанмасагыз – юк, – дип башлады сүзен  майор, – хатыным да, балаларым да таза-сау, үземнең дә хәлем зарланырлык түгел. Әмма фатирымда ялгызым гына калырга куркам. Чөнки төнлә генә түгел, көндезен дә фатирыбызда гел бер сәер хәл кабатлана: аяк тавышлары, мыш-мыш килеп тын алулар ишетелә, тик кенә торганда бүлмә ишекләре ачыла, ниндидер күренмәс зат кабыргама төртә, башымны сыйпый. Хатын да, балалар да моңа ышанмый, әлбәттә. Чөнки алар ялгыз калган чакта, бер нәрсә дә тоймыйлар, ишетмиләр. Психиатрга барсам, рәсми медицинаның миңа «шизофрения» дигән диагноз куячагын белеп торам. Менә дигән эшемнән колак кагуым да ихтимал.

Майор аяк тавышларына, ара-тирә булгалап торган физик сиземләүләргә дә түзеп яшәр иде... Әмма үткән җәй бер сәер хәлгә тап булгач, бу уеннан кире кайткан...

Ялга каршы хатыны, балалары бакчага китә. Эштән соң майор үзе дә шунда барырга тиеш була. Ләкин район эчке эшләр бүлегендә бер авыр җинаятьне ачыклау өчен төнге сәгать бергә кадәр калып эшләп, соң гына фатирына кайтып кунарга туры килә аңа.

– Мулла чакырып, Коръән укыткач, өй тынычланды, аяк тавышлары да сирәгәйде, – дип сөйли майор, – мин эштән кайтканда өй тып-тын иде. Аннан-моннан гына тамак ялгадым да, йокларга яттым. Арылган, тиз изрәп киткәнмен... Күпме йоклаганмындыр, анысын белмим, бермәлне ниндидер көчле затның мине күтәреп алуына уянып киттем. Һавада асылынып торганымны күргәч: каушап калдым. «Мин сиңа бала түгел бит, җибәр, дип кычкырмакчы, ычкынып төшмәкче булам. Ләкин «ых!» дияргә дә телем әйләнми, аяк-кулларым карыша, бармакларны селкетерлек тә хәлем юк. Бары күзләремне генә ачып йома алам. Ә теге күзгә күренмәс пәһлеван, бәби күтәргән кебек, мине әле бер бүлмәгә, әле икенчесенә, әле кухняга алып керә. Таң алдыннан тәүге әтәч кычкыргач, ниһаять, мине урыныма китереп салды бу. Тиз-тиз генә киендем дә бакчага сыпырдым.

Шуннан соң берничә көн рәттән тагын да Коръән укыткач, өйдә тынычлык урнашты, әмма буш өйдә ялгыз калудан курку үтмәде.

– Йә, нәрсәдән куркасыз соң?

– Нәрсәдән икәнен үзем дә белмим. Тиктомалга күңелем шомлана, йөрәгем ярсып тибә.

–     Ә Мәдинә сеанслары ярдәм иттеме соң?

– Тьфу-тьфу, күз генә тимәсен. Беренче сеанстан ук кәефем яхшырды. Бүген исә өченче тапкыр дәваландым. Инде хәзер үземә шаккатып утырам. Ни өчен курыкканымны башыма да сыйдыра алмыйм. Ә бит теге пәһлеван күтәреп йөрткәндә бер дә курку кичермәгән идем.

– Элек җен-пәриләргә ышана идегезме соң?

– Кайда ул! Миннән дә шәбрәк атеист-материалист булмагандыр, мөгаен. Моннан берничә ел элек Мәдинә апа турында укыгач та, моны уйлап табылган әкият, шарлатанлык, дип саный идем. Теге сәер хәлләргә тарыгач кына, җен-пәриләр булуына шигем калмады.

– Әллә теге пәһлеван шуның үчен алдымы икән? – дип елмайды майор миңа.

 

Фото: fishki.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: