Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
21 октябрь 2021, 20:17

Кеше ышанмаслык хәл

Ашарга пешердем дә, әнкәйне чакырыйм әле дип бүлмәсенә керсәм, әнкәй чәч тарап утыра. Япь-яшь!

Кеше ышанмаслык хәл
Кеше ышанмаслык хәл

Кадерле редакция! Үзем белән булган серле хәлләрне сезгә язмыйча булдыра алмадым. Бәлки дөньяның серләре, без белмәгән тылсымлы яклары ачыла торган бер дәвергә аяк басканбыз. Кем белә инде… Кыскасы язып үтим әле. Мин гомерем буе әнкәйнең яшь вакытын күрәсе килеп йөрде. Әнкәйнең яшь вакытында төшкән фотосурәтләре дә күп түгел иде. Бәлки ул вакытта фотога төшү мөмкинчелеге дә булмагандыр. Ни дисәң дә сурәт, сурәт инде ул. Нишләп теләк шул кадәр булгандыр, ансын әйтә алмыйм. Бәлки бу теләк минем үземнән генә тормагандыр... Шулай дияргә дә хакым бар, чөнки күз ышанмас, кеше ышанмас хәлләр булды. Бу хәл ничектер көтмәгәндә генә килеп чыкмады. Акрын-акрын гына мин әнкәйнең яшәрә башлавын тоя башладым. Бу аның үз-үзен тотышында, гәүдә, йөз-кыяфәтләрендә чагылып китә башлады. Тик бу хәл бер мизгел генә булып ала. Бәлки бер секундтыр. Әнкәйгә бу турыда әйтмим. Шулай читтән генә күзәтеп йөрим. Үзем ничектер моны гадәти кабул итәм, артык ушым китми. Беркөнне күзем ышанмаслык хәл булды. Ашарга пешердем дә, әнкәйне чакырыйм әле дип бүлмәсенә керсәм, әнкәй чәч тарап утыра. Япь-яшь! Шаккатырлык дәрәҗәдә, сыгылмалы гәүдә! Хәрәкәтләре унсигез яшьлек кызларныкы кебек! Бу хәл бер минут чамасы сузылгандыр. Аннан соң әнкәй кире үз хәленә кайтты. Мин шок хәлендә калмадым, ничектер әнкәйнең шулай яшь халәткә әйләнүен табыйгый хәл итеп кабул иттем. Мин бит аптырарга, ушым китеп торырга тиеш идем. Нишләп мин кеше ышанмаслык хәлне шулкадәр табыйгый, битараф итеп кабул итүемә үземә ачу килде. Әнкәйгә бу вакытта 85 яшь иде. Инде әнкәйгә 91 яшь була. Башкача андый хәлнең кабатланганы булмады.

Соңрак бу вакыйга мине уйга салды. Ничек килеп чыкты соң бу хәл? Без күп уйлап йөргән әйбер кайвакыт төшкә керә. Төштә безгә ниндидер җаваплар да килә. Төштә күрүгә без артык гаҗәпләнмибез. Бу бит өндә! Әллә без үткән гомер юлы, яки без инде үткәндә калды дигән һәрбер вакыйга, безнең белән булган хәлләр, шул вакыттагы тышкы кыяфәт, арттан да калмый китап битләре кебек тупланып бара микән һәр кешенең аурасында, яки кузысында (кокон) дигән уй килде башка. Һәм минем теләгемне үтәп, шушы китапның билгеле бер битен әллә миңа ачып күрсәттеләрме икән? Кем белә? Бу хәлне башкача аңлата алмыйм.

К.С.


Фото: sensationalnews.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: