Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
13 октябрь 2021, 12:11

Иренең җаны күбәләк булып кайткан

Коръән  укытып, кеше таралышкач, күбәләгебез юкка чыкты. Шулай итеп, могҗиза булды. Бу Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы...

Иренең җаны күбәләк булып кайткан
Иренең җаны күбәләк булып кайткан

1999  елны  булды бу хәл.  Байтимеров  Җәүдәт  1933  елгы  иде. 66 яшендә китеп барды. Ул пенсиядә килеш колхозга эшкә чыкты, ферма агартырга куштылар. Шунда эшкә киткән иде. Йөрәге тотып, вафат булды 30 августта. Икенче көнне туганнар, авылдашлар җыелды. Бик зурлап җирләдек, җиренә җиткереп, авыр туфрагы җиңел булсын.

Без дә җирләп кайтканнан соң, муллалар, үзебезнең агай-энеләр, балалар белән Коръән укыттык әрвахларның рухына. Шуннан халык таралышканнан  соң,  аш  эчәргә  алып  киттеләр  монда  килгән  балаларны, туганнарны. Без, ике сеңелем белән,  калдык өй саклап. Шул гадәт бар, йола бар. Мәрхүмнең өчен, җидесен дә үткәрәсе бар бит инде. Ана, шул алдагы якта өстәл тора бит, шунда икәү утырабыз Флүрә сеңлем белән. Бер сеңлем басып тора иде.

Хәзер шулай сөйләшеп торган арада әнә шул өстәлнең астыннан саргылт, үтә күренмәле матур күбәләк очып чыкты да ишеккә кунды. Күпме генә үтеп тә йөрибез, кузгалмады шул урыннан. Икенче көнне башкалар да күрде, без сөйләдек бит инде. Хәзер карап торабыз. Бу күбәләк түшәмдә тора. Көн буе кузгалмады.

Икенче көнне сеңелләрем кайтып китте. Мансур улым, балалар куна килделәр. Мин шул күбәләкне күзәттем. Күз яздырмыйм бит инде, күбәләк тора, төнлә генә урынын алыштыра. Икенче көнне икенче тактага күчте. Менә бит ул могҗиза! Төн саен тактасын алыштырып торды, төнлә генә күчә. Җиденче тактага күчкәч, хәзер җидесе җитте бабайның. Аш әзерләдек җидесен үткәрергә. Мулла чакырдык, туганнар  җыелды  тагын.  Шулай  итеп  аш  үткәрәбез,  күбәләкне күзәтәбез. Күбәләк түрдәге пәрдәдә, шул пәрдәгә кунды, бернәрсәгә дә кымшанмый.

Коръән укып бетердек, аш ашадык,  халык  таралышты  чәйләр  эчкәч,  ике  сеңелем калды.  Хәзер  карасак –  күбәләк  юк.  Коръән  укытып, кеше таралышкач, күбәләгебез юкка чыкты. Шулай итеп, могҗиза булды. Бу Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы...

(Стәрлебаш районы Бакый авылында Наҗия Шаһиәхмәт кызы Байтимеровадан (1937 елгы) Ильмир Ямалтдинов язып алган).

Фото: photo.99px.ru

Иренең җаны күбәләк булып кайткан
Иренең җаны күбәләк булып кайткан
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: