Ата җеннәрнең килеп, бала табарга авырган хатыннары янына даими алып китүе ялгыз яшәгән кендек әбисе Нәбирә әбинең тәмам мазасына тиде. Бер көнне ул Сабир хәзрәт янына килеп, хәлен сөйләп бирде.
– Коткарыгыз мин шул чит-ятлардан, ялкыттылар, – диде.
Кече Табын ыруының иң мактаулы табибәсе, үз балаларына да кендек инәсе булган Нәбирә әбине хәзрәт бик хөрмәт итә иде. Ярдәм итү өчен башта аннан хәлне җентекләп сорашып алды. Кодрәтле багымчыга кендек әбисе шушыларны сөйләде:
– Йоклап ята идем, таң алдыннан берәү килеп ишек шакыды. – Әби хәбәр сөйләвен дәвам итәргә куркып, тирә-ягына каранып, төкеренеп алды. – Нәбирә, тиз генә чык, хатыным бәбәйли алмый җәфалана, – ди ят тыңкыш тавыш.
Тагын эндәшергәме, дип әби бераз көтеп торса да, борын аша сөйләшкәндәге кебек тонык тавыш башкача кабатланмый. Күңеле шөбһәләнсә дә, ниндидер көчкә буйсынып, әби торып ишек келәсен ычкындыра да тышка атлый. Каршысында ят ят ир күреп, нәрсә эшләргә белми, югалып кала. Каушаса да барлык кыюлыгын җыеп:
– Син кайсы авыл кешесе буласың? – дип сорый.
– Утыр кырандаска! – дип боера баягы тонык тавыш. – Хатыныма ярдәм итә алсаң, кире бу җиргә китереп калдырырмын, ярдәм итә алмасаң, үзеңә үпкәлә!
Күпме балага кендек инәсе булып, йөзәрләгән йортка чакырылып барып, моңа кадәр алай тупас сөйләшүчене очратканы булмаган әби тәмам аптырап кала. Куркышыннан аякларын да сизмичә, арбага менеп утыруы була, күчердагы адәми кыяфәтле ирнең аягына күзе төшә. Бәй, моның аягы урынында тояк түгелме? Моны күреп, әбинең коты оча. Тояк янында утырган тулы сөтле чиләкне күреп, тагын гаҗәпкә кала: бәй, бу бит күршесе Хөббениса киленнең тамгалы чиләге! Кыр чәчкәләре төшереп бизәлгән бу чиләк киленгә су юлы күрсәткәндә бирелгән иде ләса! Ул нишләп монда? Күчердагы ирнең адәми заттан түгеллеген абайлап калган әби куркышыннан кычкырып җибәрмәс өчен авызын тизрәк кулы белән каплый. Боларның барысы күз ачып, йомган арада була.
Алар әллә җилеп, әллә очып, бер буш торган ташландык йорт янына килеп туктый. Караңгы өйгә кергәч, Нәбирә әби башта берни дә күрми. Бераздан күзе өйрәнеп, ыңгырашып яткан авырлы хатынны күрә. "Тулгагы хас кеше баласыныкы, мескенкәйнең, ничек изалана" – дип кызгана аны әби. Гадәт буенча, ярдәмгә ашыга. Корьәнне яхшы гына өйрәнгән әби авыз эченнән "Җеннәр" сүрәсенең берничә аятен укый да җен хатыны янына килә. Аллаһтан ярдәм сорап, үзенең белгән эшенә тотына. Әби кулы тию белән бала туымга килә. Бераздан дөньяга кеше баласыннан аерылмаган ир бала туа. Кендек әбисе, гадәтенчә, баланың кендеген кисеп бәйли дә арт санына сугып ала. Бала мыркылдауга охшаш ниндидер сәер тавышлар чыгарып куя. Шулчак ата җен Нәбирә әби алдына Хөббенисаның баягы сөтле чиләген китереп утырта, ишарә белән яңа туган баланы шушы сөттә юындырырга кирәклеген аңлата. Баланы сөттә юындырган арада әби тырнагы белән сызып, чиләккә билге салып өлгерә.
Баласын сөт тулы чиләктә коендыра алуга чиксез шатланган җен хатыны:
– Болай булгач, улым уттан яралган атасыннан да гайрәтлерәк булыр! Җеннәргә баш булыр! – ди.
Шулчак ата җен сөтле чиләкне алып, киредән кырандаска утырта, әбине ымлап янына чакыра. Кулына алтынга охшаган бер сары таш тоттыра. Алар күз ачып йомганчы Нәбирә әбинең ишек алдына килеп чыгалар.
Яшь килен, белмичә, җен баласын коендырган сөтне файдаланып куймасын, дип уйлап, изге күңелле кендек әбисе кайту белән күршесенә ашыга. Хөббениса нәкъ сепараттан сөт аертырга йөри икән. Нәбирә әби таныш чиләкне күреп:
– Төнлә сөтең ачык утырганмы? – дип сорый.
– Кичке савымнан соң чиләкне чолан почмагына куйган идем, өстен капларга онытканмын. Ә ни булды?
Нәбирә әби бүген төнлә җеннәр илендә булуын, аңа Хөббенисаның сөтле чиләгендә яңа туган җен сабыен коендырырга кушуларын сөйләп бирә. Үз салган тегг тамганы күрсәтеп, сөтне кулланырга ярамавын әйтә.
– Моннан ары барлык ризыгыңның өстен "бисмиллаһ" әйтеп, ябып йөр. Җен кагылган азыкны ашаган кеше авыруга сабыша, азак ул авыруны табиплар да, багымчылар да савыктыра алмый.
Хөббениса килен күрше әби сөйләгән гаҗәп хәлгә хәйран кала.
– Рәхмәт, апа, барысын да аңладым. Картәнием дә гел шулай дип өйрәтә торган иде, – дип озатып кала.
Нәбирә әбинең җеннәр иленә тәүге тапкыр баруы менә шулай була.
Кулының шифалы икәнен белеп калган җеннәр кендек әбисенә тынгы бирми башлый. Тагын, тагын кил, дип, ризалыгын сорап та тормый, алып китәләр. Барган саен кулына сары таш тоттыралар. Нәбирә әби җеннәр биргән ташларны хәзрәтнең алдына илтеп сала.
– Менә алар, хаҗи хәзрәт. Алтынмы икән әллә?
– Сиңа алтын кадерлеме, әллә гомереңме?
– Ни эшләтим соң?
– Ташла! Әнә, Уклы кыя мәгарәсенә илтеп ыргыт. Иртәгә мәчеткә килерсең, Коръән чыгып өшкерермен.
Иртәгәсен кендек әбисе килгәч, Сабир хәзрәт аны озак итеп өшкерә. Яшерен исем кушып, азан әйтә:
– Моннан ары исем-шәрифләрең Шәфыйга булсын!
Көн дә өендә артыш яндырырга, йокларга ятканда догалар укып, тәрәзә төбенә, тупсага, баш астына пычак салып ятарга куша.
– Моннан соң ишек шакысалар: “Син кем?” дип өч тапкыр сора, шуннан соң гына ишекне ач. Аерма шунда: янәшә дөнья заты бер тапкыр җавап бирә дә бүтән кабатламый, ә кеше ничә сорасаң, шуныңча җавап бирә. Бу хәлләрне, минем өшкерүемне үзеңнән башка кеше белмәсен.
Җеннәр үзләре турында сөйләгәнне яратмый, үч алырга мөмкиннәр. Без аларны күрмәсәк тә, алар безне күрә, ишетә.
Нәбирә-Шәфыйга әби Сабир хәзрәт кушканнарның барысын җиренә җиткереп үти. Моннан соң җеннәр килеп аны бимазалаудан туктый. Тирә-якның мактаулы кендек әбисе шушы истәлекне язып, оныкларына биреп калдыра. "Сабир хәзрәт бөек багучы булды. Җеннәрне дә, янгын чыгаручы усал затларны да, башка төрле явызларны да кулында тотты. Зыян китертмәде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләр яусын аңа. Амин."
Лира-Әхмәт ЯХШЫБАЕВА. “Халкыбыз изгеләре” китабыннан өзек.
Чыганак: https://vk.com/atirma
Фото: crackwatch.com