Картәни мич ягарга иртә бара бит инде. Элекке мәчетне клуб дип йөртәләр иде. Артистлар килә иде, рус артистлар да килә иде, бүтән артистлар да. Мәчеткә килеп, ишекне ачтым, ди. Ябып өлгермәгән, ишекне ачкан көе генә күргән дә, ишекне әкрен генә ябып кайтты. Керсә, алама да булыр иде, йә егылыр иде, кермәгән. Намаз укыйлар иде, ди. Муллалар, туп-тулы мәчет эче, ди.
Анда бит гомер буена мәчет булган. Манарасын кисеп төшергән кешене дә каргыйлар иде. Барыбер игелек күрмәде. Әбинәгыйм дигән кеше кисте, ди. Нишләптер, үтергәннәр инде аны, ул бабайны. Әйбәт үлем белән үлмәгән. Чалмалы намаз укып утырган кешеләр – болар фәрештәләр булган. Ул мәчет урыны булгач, шулай булган.
Тагын бер вакыйга. Минем үсеп кенә килгән вакыт. Печәнгә җибәрделәр безне. Еракка – ерак авылга, куна ятып эшләргә. Хәзер бер мәлне, бер малай килә ат җиккән, улак кебек арба. “Картәниең начар, сине алырга килдем”, – ди. Җибәргәннәр бригадирлар. Ерак кына ара – әллә көн буе, әбидкә хәтле кайттык инде, кайтсак, картәнине сузып салганнар, битенә тастымал япканнар, телсез-авызсыз, сөйләшәлми.
Менә болай булган. Теге элек мәчет булган клубны сүтеп, аска – сельсовет белән бер тирәгә күчереп утыртырга булганнар. Сәхнә астында китаплар күп булган, Коръән китаплары. Шуларны җыеп алып кайткан булган картәни, кайту белән телсез-авызсыз калган. Сөйләшәлми, шул көенә егылган ушсыз. Җиде әбиме, җиде бабаймы Коръән чыктылар аңа. Шуннан соң картәни терелде, үлеп беткән иде, югыйсә. Ул китаплар кая югалгандыр, игътибар булмады.
(Башкортстанның Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында Гәдәния Низаметдин кызы Шәриповадан (1937 елгы) Ильмир Ямалтдинов язып алган).
Фото: https://i.ytimg.com