Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
28 июль 2021, 13:34

Авырлы хатынның баласын җеннәр алган

Башкортстанның Стәрлебаш районы Әмир авылында булган бу куркыныч хәл.

Авырлы хатынның баласын җеннәр алган
Авырлы хатынның баласын җеннәр алган

Башкортстанның Стәрлебаш районы Әмир авылында яшәүче Зөбәрҗәт Хөббрахман кызы Мөрәсова (1934 елгы) сөйли:

– Безнең апа 1923, ул бала 1922 елгы булган инде ул. Егерме бердә ачлык  булган  бик  яман.  Егерме  икедә  иген  бик  уңган.  Хәзер безнең  әткәй  белән  әнкәй – әнкәй  йөкле  булган,  Стәрлетамак  районындагы  Кушкүл  белән  Түрешле  дигән  авыллар тирәсенә барганнар урак урырга. Әткәйнең апасы да булган, күрше апа булган безгә. Урганнар да, әнкәйнең вакыты да җитә башлаган инде. Күчтәнәчләр алган шунда, әпәйләр күтәргән, 25 чакрым ара бит инде чак торган кешегә, кайтканнар.

Кайтканнар да күрше апаның әнисе Гөлҗан дигән әби:

– Балам, үзегезгә кереп кун инде, – дигән.

Янәшә торалар, мин булсам, өең ашалмас, дияр идем. Әнкәй үзенә  кереп  кунган,  анда  21 нче  елда  үлекләр  дә  яткан  булган, күмелмичә.

Әнкәй арып кайткан бит инде, 25 чакрым, авырлы кеше.

Хәзер ята бу. Ни күрсен: өч әби, ди, ап-ак күлмәк кигәннәр, юан өч әби ди, гел эчемне аска сыпыралар. Җәйге төн бит инде, урак өсте кыска. Шуннан уянып китсәм, ди, эчемдә бернәрсә дә юк, ди. Тордым, карадым, хәзер якты бит инде, кан да юк, сүл дә юк, бернәрсә дә юк, корсак та юк.

Шуңардан соң тора да хәзер, янына шушы авылга килгән бертуган абыйлары, апасы килеп керә:

– И, Сылугынам, әнкәйнең исеме Миңсылу, нәрсәң бар? – дигән.

– Бернәрсәм дә юк, балам югалды, – дигән әнкәй.

– Әйдә, мин сине алып барам, – дип, белемче бабай янына алып китәләр моны.  

Шуннан кулыннан гына тотып карый теге бабай һәм:

–  И,  балам,  җитлеккән  балаңны  теге  мәлгуньнәр  алган  бит, дип әйтте, – ди.

Шулай итеп, минем җен абзыем да бар булып чыга. Абзыйдыр  инде  ул.  Хатын-кызны  җен  алмас.  Хатын-кыз  болай да җен бит инде ул. Минем бертуган җен туганым да бар. Шулай  итеп,  безнең  әнкәйнең  бер  баласын  җен  алган  корсагыннан.  Әнкәй  шуның  өчен  көндез  дә  мунча  кермәде, курка иде. Балта белән пычак куйсаң, бусага буш өйне саклый диләр инде. Без шушылай итеп ышанабыз инде.

(2017 елда Ильмир ЯМАЛТДИНОВ язып алган).

Чыганак: Милли-мәдәни  мирасыбыз:  Башкортстан  татарлары. Стәрлебаш.  1  нче  кисәк.  –  2  нче  басма.  –  Казан,  2021. –

Б. 189-190. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән).

Фото: rabota-journal.ru

Авырлы хатынның баласын җеннәр алган
Авырлы хатынның баласын җеннәр алган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: