Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 июль 2021, 21:57

Финә ЛАТЫЙПОВА. Мәетләр һөҗүме (Ахыры)

Тиз арада күршедә утлар кабынды, этләр өрә башлады. Кемнәрдер урамга йөгерешеп чыктылар. Алар Фәнияне мәетләрдән аралаганчы беренче таң әтәчләре кычкырды. Мәетләр, моны ишетеп, җиргә ауды.

Финә ЛАТЫЙПОВА. Мәетләр һөҗүме (Ахыры)
Финә ЛАТЫЙПОВА. Мәетләр һөҗүме (Ахыры)

Этләр эше түгел бу дигән имеш-мимешләр күбәйде. Милиция дә килеп эзләп карады, эзенә тешәлмәде. Халык кичкә каршы өеннән чыкмас булды. Тик Ринатны җирләгәч, азрак иңке-миңке килгән Фәнияне генә тотып тора алмый иде ата-анасы. Кичләрен аны су буйларында, зират янында көтүче Вәлинур да күргән.

Бер кичне шулай йөри торгач, Фәния зиратка барып чыкты, Ринатның каберен тапты. Үкси-үкси утыра торгач йокымсырап киткән, төн уртасы килеп җиткәнен дә сизми калган. Нидер кыштырдауга дертләп уянды. Куркышыннан тизрәк куак артына посты. Ай яктысы бик якты, күренмәсен, янәсе. Ис-акылын җыя алмый бераз азаплангач, ниһаять, күзе ачылгандай булды, ул элекке Фәниягә әйләнде. Менә ямьсез итеп төн ябалагы кычкырды, кинәт кенә кабер өсте ачылып, аннан Ринат килеп чыкты. Ул кулларын сузып алга атлады. Фәния кычкырып җибәрмәскә телен тешләде, авызыннан кан китте. Аннары Сәрия карчыкның кабере ачылды... Рифнеке... Күптән түгел әллә кайдан авылга килеп сугылган бер адәм үлгән иде, кем икәнен тәки белмәделәр. Бү дөньяда кемнең кем икәнен белеп бетерерсең! Үлгәч күмгәннәр иде, шул адәм дә кабереннән чыкты. Авызыннан кан ага, ике зур казык теше сәленеп тора.

– Кан исен сизәм!– дип үкерде адәм.– Минем арттан, кан эчүчеләр!

Шунда ук барысы да аның янына килеп бастылар.

Менә кем авылдашларының башына җиткән икән! Хәзер тегеләр дә кан эчүчеләргә әйләнгәннәр.

Фәния, бөтен көчен җыеп, авылга таба йөгерде, тегеләр аның артыннан калмады. Фәния, беренче йортның тәрәзәсен кагып ачыргаланып кычкырып җибәрде:

– Әхтәм бабай, коткар! Котка-рыг-ы-з!..

Тиз арада күршедә утлар кабынды, этләр өрә башлады. Кемнәрдер урамга йөгерешеп чыктылар. Алар Фәнияне мәетләрдән аралаганчы беренче таң әтәчләре кычкырды. Мәетләр, моны ишетеп, җиргә ауды. Зәки мулланы алып килгәндә таң аткан иде инде. Төрлесе төрле урында аунап яткан, канга баткан мәетләр коточкыч иде. Зәки мулла, бу күренешкә игътибар итмәскә тырышып, мәетләргә яңадан җеназа укыды. Мондый куркыныч хәл башкача кабатланмасын дип үлекләрне күмеп куйгач, халыктан усак агачыннан казыклар эшләтеп, шуларны аларның каберләренә кактырды.

– Җәмәгать, хәзер кан эчкечеләр усак агачы аша чыга алмаслар,– диде соңыннан Зәки мулла.

– Теге адәм Сәрия карчыкның канын эчеп үтергән, шуңа ул да Рифкә ташланган, Риф – Ринатка... Шулай алар кан эчүчеләргә әйләнгәннәр.

Әйтәсем килә, сез дә бит, җәмәгать, бер-берегезне жәлләмисез. Бер минутлык файда өчен җаннарыгызны теләсез, битәрләшәсез, миһербансызсыз. Нәрсә җитмәде инде бу Сәрия карчыкка. Яшәгәнен яшәде, ашаганын ашады. Халык ярдәменә төкереп карады, гомер буе гайбәт сөйләде. Кешеләрне бер-берсе белән чәкештереп, гөнаһ җыйды. Ә нәрсә булып бетте? Үзенең канын эчкәннәр. Бер-беребезгә рәхимлерәк, шәфкатьлерәк булырга кирәк, җәмәгать. Күңелегездә һәрвакыт иман нуры балкысын иде.

Зираттан халык өйләренә тирән уйга калып таралды. Авыл тып-тын калды. Тик Фәниянең генә зәһәрле елмаеп, муеныннан аккан канын кулы белән басып иске тегермән хәрабәләренә кереп югалганын беркем сизмәде дә, беркем күрмәде...

 


Фото: scifi-tv.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: