Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
21 июль 2021, 23:22

Финә ЛАТЫЙПОВА. Мәетләр һөҗүме

Ринатның муены кыркылган мәетен күршесе көтүче Вәлинур табып алган. Халык «ах» итте: шундый асыл егет тә әрәм булгач!

Финә ЛАТЫЙПОВА. Мәетләр һөҗүме
Финә ЛАТЫЙПОВА. Мәетләр һөҗүме

Иртән-иртүк авылга шомлы хәбәр таралды: Сәрия карчыкны этләр өзгәлән ташлаган. Мәетен су буенда, иске тегермән янында тапканнар. Үлгән-үлгән инде, кортканың елар кешесе юк. Үзе бик явыз, имансыз бәндә иде. Җимерелеп барган өен карамыйча, авыл арасында кеше чәйнәп гомер үткәргәнгә күрә аны бик жәлләүче дә булмады. Ләкин мөселман халкы шундый бит: әби явыз булса да, үзләренчә килештереп, мулла чакыртып, җеназа укытып, барлык шартларын китереп җирләделәр.

Инде, Аллаһыга шөкер, бу хәл дә үтеп китте дигәндә, әлеге дә баягы, Сәрия кортканың җимерек өе янында Әхтәм карт оныгы Рифне таптылар. Бик чәреш, бабасына охшамыйча үскән, тәртипсез дигән аманаты чыккан булса да, егетнең кыркылган муенын күреп халык өнсез калды. Шуннан соң ихаталарда эт тотканнары махмайларын тиз генә чылбырлап куйды. Колхоз рәисе хуҗасыз этләрне берәм-берәм аттырды.

Инде, әлһәмдүлиллаһи, халык аз гына җиңел сулап куйгач, тагын бер хәбәр: тегермән очы Күркә Әнәснең бик чибәр улы армиядән кайтып төшкән. Кала ягын каермыйча авылда берәм-сәрәм калган кыз-кыркын бизәнешеп-төзәнешеп, Күркә Әнәснең капка төбеннән уза башлады.

Егет тә бик чая шул, кайткач, та колхоз рәисе кызын эләктереп алды. Кичкырын «гулять» иткәннәрен дә күргәләгәннәр, имеш, су буенда йолдыз чутлап та утырганнар, ди. Ринатның күзе чынлап та, Фәниягә төшкән иде. Шәп кыз бит, ул гәүдә дисеңме, төсе-бите, менә дигән! Җитмәсә – түрә кызы, акмаса да, тамачак.

Бермәл шулай сөйләшә торгач, болар таң уртасы җиткәнен сизмәгәннәр дә. Фәниянең әтисе бик кырыс, кызын тукмарга да мөмкин, теләсә кайда йөрисең, дип. Шуңа күрә Ринат җанашын ашыгып тиз генә капка төбенә кадәр озатып куйды. Инде тынычланып су буеннан кайтып килгәндә кинәт кенә артыннан аңа куллар ябышты... Икенче көнне Ринатның муены кыркылган мәетен күршесе көтүче Вәлинур табып алган. Халык «ах» итте: шундый асыл егет тә әрәм булгач!

 


Фото: scifi-tv.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: