Бу турыда бер апа түбәндәгеләрне сөйләде:
– Күрше авыл егете белән яратышып өйләнештек. Ул төскә бик чибәр иде. Матур гына яшәп киттек. Мин авырга калдым. Беркөнне ул: “Әйдә, Мөнирә, Уфага чыгып китик”, – диде. “Шушы корсак белән мин беркая да бармыйм, теләсәң, үзең генә бар, соңрак безне кайтып алырсың”, – дидем. Ул чыгып китте. Безнең юллар шулай аерылды. Ул Уфада яңа гаилә корды.
Улым тугач, бәлки, кайтыр дигән өмет тә бар иде, ләкин кайтмады, бергә яшәргә язмагандыр инде. Улыма дүрт яшьләр тирәсе булганда, ул кайтып, улымны әниләренә кунакка алып китте. Мин каршы булмадым, улым әтисе барлыгын белеп үссен, дидем. Шул көнне безгә иремнең авылыннан бер апа килде. “Мөнирә, ирең улыңны Уфага алып китәргә җыена, үзең риза булдыңмы? – дип сорады. Мин: “Юк!” – дип, киенеп, ирем авылына йөгердем.
Барып кергәндә, чәй эчеп утыралар иде, мине күргәч, аптырап киттеләр. Ишек төбендә чемодан әзер тора. Поездга чыгарга тиеш булганнар. Барысын да сөйләп бирдем дә улымны бирмәячәгемне әйттем. Ирем каршы килмәде. Улым: “Мин Уфага барам”, – дип елый башлады, әтисенең кулыннан төшми. Көчләп тартып алып булмаячагын аңлап, Вәрәшкип елгасына чаклы озата бардым да, улымны үземә алып, кайтыр якка атладым. Улым өйгә кайтканчы: “Әти белән Уфага барам”, – дип елап кайтты.
Ишектән өйгә кергәч тә песи тавышы ишетелде. Улым песине эзли башлады. Безнең песиебез юк иде, үзем дә гаҗәпләнеп куйдым. Мин тиз генә хәлне аңлап: “Улым, песи иртәгә килеп чыгар, йоклап торгач”, – дидем. Песи тавышын ишеткәч, улым Уфага барачагын да, әтисен дә онытты. Иртән торгач, песине дә таптырмады. Шулай итеп өй иясе улыма да, миңа дә ярдәм итте.
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.
Фото: ru.best-wallpaper.net