Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
1 июль 2021, 11:55

Өй иясе дә ярата белә

Башымны гына боруым булды, муе­нымнан әллә нәрсә эләктереп алды да буа башлады. Сүз дә әйтеп бул­мый.

Йорт эчендә ниндидер җан ияләренең барлыгы турында күптәннән язалар. Кемнәрдер аларны “йорт иясе” дип атаса, кайберәүләр күккә ашмаган җаннар, дип аңлата. Ничек кенә булмасын, фатир эчендә кемнеңдер барлыгы сизелә, моны күп кеше тоя, я булмаса, күргәннәре дә бар. Йортны сакларга кушсаң, саклый да, диләр. Кунакка килгән кешеләрне яратмаса, төн буе йоклатмый, кунак тынычсызланып чыга. Уфа шәһәрендә укып йөргән студент кызның сөйләгәннәренә тукталып китәсем килә.
– Ул көнне дәрес төштән соң гына иде, шуңа күрә иртәнге тугызга чаклы йокладым. Уянып китсәм, өйдә кеше күренми. Каршы караватта яткан иптәш кызым укуга киткән. Фатир хуҗасы булган әби дә күренми, күрәсең, кибеткә чыккандыр. Торасым килмәде, бераз йоклап алу исәбе белән, төренә биреп, стена ягына борылып ук яттым.
Шулвакыт иптәш кызым ята торган караватның шыгырдавы, аннан кемнеңдер торып китүе ишетелде. Идәндә авыр гәүдәле кеше атлаганын ачык сиздем.
Башымны гына боруым булды, муе­нымнан әллә нәрсә эләктереп алды да буа башлады. Сүз дә әйтеп бул­мый. Әллә күпме шулай буылып, тыпырчынып яттым. Кинәт кенә әбиемнең әйткән сүзләре искә төште. “Гаҗәеп, серле урыннарда торып калсагыз, күзегезгә нәрсәләрдер күренсә, белгән догаларыгызны укыгыз, бер дә булмаса, каты итеп сүгенегез, шулай итсәң, алар синнән китә”, – дигән иде. Мин берничә тапкыр белгән догаларымны кабатладым. Шун­нан соң гына теге нәрсә муенымны ычкындырды. Сикереп тордым да өй эчен тиз генә карап чыктым. Каршыдагы караватта да бернәрсә дә күрмәдем.
Тәрәзәгә карасам, фатир хуҗасы кайтып килә. Әбигә бернәрсә дә сөйләмәдем. Иптәш кызга әйткән идем, ул куркып йөрде. Берүзе өйдә калмаска тырышты. Күп уйлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килдем: бу өй иясе булгандыр. Ялгыз калганда, аңа эндәштем:
– Мин монда фатирда торам, яратсаң, яратмасаң да түзәргә туры килер. Башка миңа зыян эшләмә, мине тынычлыкта калдыр, – дидем.
Күпме генә берүзем калсам да, башка бу хәл кабатланмады.
Укып бетергәч, бу йорттан китәргә туры килде. Миннән соң берничә кыз фатирга кергән, әмма минем караватта берсе дә тыныч йоклый алмаган. Бер атна чамасы торып карыйлар да, “кемдер монда тынычлык бирми”, дип ташлап чыгып китәләр икән.
Кыш көне фатирда торган әбиемнең хәлен белеп чыгыйм дип кергән идем, ул гаҗәпләнеп менә шуларны сөйләде. Үзем белән булган хәлне аңа сөйләмәдем, “ярамас, йорт иясе ачуланыр”, дип уйладым.
Әби белән хушлашыр алдыннан бүлмәдә берүзем генә булганда: “Ярар, мин килгәләп торырмын, минем караватым буш торсын”, – дигән идем. Күрәсең, теге мине көтеп, урынымны шулай үзенчә саклаган.
Бу көнне әбидә кунарга калдым. Утны сүндереп, үземнең караватыма ятып йоклап кына китеп бара идем, рәхәт иттереп, йомшак кына берәү битемнән сыйпап үтте. Бу йорт иясе булгандыр инде. Ул, күрәсең, мине сагынган. Иртән торгач, аның белән: “Мин һәрвакыт килә алмам, минем караватка башкалар да ятсын”, – дип хушлаштым.
Кабат килүемә әби ишекне шатланып ачты. “Хәзер кызлар тора башлады, берсе дә ташлап китми”, – дип сөенде ул. Ә мин бары елмаеп кына куйдым.
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.
Фото: akcenty.com.ua
Читайте нас: