– Техникумда укып йөргән чагым, – дип сүз башлады Фәйрүзә. – Җәйге каникулда авылга кайттым. Сеңлем кичләрен ындыр табагына эшкә йөри. Аның кайтуын көтмәдек, әни белән йокларга яттык. Ул сәгать икеләр тирәсендә генә кайтты һәм бер сүз эндәшми кереп ятты да йоклап китте.
Мин уйланып ятып, күземне йомарга да өлгермәдем, бер кул муенымны буа башлады. Күземне ача алмыйм, сөйләшеп тә булмый. Ике кулым белән мине буган кулга ябышам. Ни гаҗәп: тоткалап карыйм, беләктән алып бармак очларына чаклы – йон. Бар көчем белән аны тартып ычкындырырга тырышам, мин тарткан саен ул ныграк буа.
Бәләкәй чакта нәнәйдән бераз догалар өйрәнгән идем. “Ихлас” сүрәсен укырга телим, ләкин авызны паралич суккан кебек, телем көрмәкләнә. Сүзләремне көчкә кабатлыйм. Тырыша торгач, доганы өч тапкыр укып чыктым. Кул шундук юкка чыкты, минем тавыш та ачылды.
– Әни, – дип кычкырып җибәрдем.
– Мине йонлы кул буа, – дим курыккан тавыш белән. Әнием минем янга килеп ятты. Бер-ике минут үттеме-юкмы, сикереп үк торды:
– Әй, шул кызыкайны, төн буе йөреп, ияртә дә кайта шуны, – дип сөйләнеп, морҗаларны ачып-япты, ишекне дә кире элде. Авыз эченнән нәрсәләрдер укынды да янә яныма килеп ятты.
Таң аткач әнием сеңлемнән:
– Син, кызым, ишекне “бисмилла” әйтми элдеңмени? – дип сорады.
– Хәтерләмим. Ындыр табагыннан чыккач, иптәш кызым белән турыга кайтырга уйладык. Чүплек яныннан үтеп барганда, бала елаган тавыш ишетелде. Борылып карадык, беркем күренми. “Әллә бала ташлап киттеләр микән?” дип, барып та карамакчы идек, ләкин курыктык. Без чүплектән ерагайган саен бала тавышы артыбыздан калмады. Капкадан килеп кергәч кенә юкка чыккандай булды. Куркудан тиз генә кердем дә юрган астына чумдым, – диде ул.
– Әни минем янга килеп яткач, аны да шул кул буган икән. Шушы көннән башлап, кич йокларга ятканда, ишекне догалар укып элеп куябыз, – дип хикәясен тәмамлады Фәйрүзә.