Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
22 Май 2021, 14:08

Узытамакта өрәкләр тынгы бирми

Башкортстанның Чишмә районындагы Узытамак һәм Алкино авылларын “өрәкләр оясы” дип атарга мөмкин. Моның сәбәпләре дә бар...

Шушы көннәрдә миңа Башкортстанның Чишмә районы Узытамак авылында булып, анда яшәүче картлар белән аралашырга туры килде. Алар миңа торган урыннарының бер дә тыныч булмавын, төннәрен авылның Чишмә поселогы ягындагы өлешендә бер сәбәпсез кешеләр адашуын, еш кына өрәкләр күренүен хәбәр иттеләр. Моның сәбәпләре дә бар икән.
Шушында туганнан бирле яшәүче 86 яшьлек Рәхилә әби (исеме үзгәртелде) түбәндәгеләрне сөйләде:
– Авылдан ерак түгел “Алкино – 2” тимер юлы станциясе урнашкан. Сугыш елларында һәм аннан соң анда сортировкалау лагеры эшләде. Башта немец пленныйларын, соңрак Германиядән әсирлектән кайтучы үзебезнең кешеләрне, шунда җыеп тикшерделәр. Кемнәрнедер азат иттеләр, кемнәрнедер төрмә-лагерьларга җибәрделәр. НКВД, СМЕРШ хезмәткәрләре артык нәзберекләнеп тормадылар, кешенең гаебе ачыкланган икән, шуннан ерак булмаган ерымнарга алып баралар да атып үтерәләр. Һәр көн саен мылтык тавышлары безгә ишетелеп тора иде. Бик күпләр кырылды анда. Ачлык-ялангычлыктан үлүче тоткыннар да күп булды. Аларны беркем дә тиешле тәртип буенча күмеп тормады, милләтенә, диненә карамыйча, бер чокырга тутыралар да, өсләренә туфрак эттереп төшерәләр. Һәм вәссаләм! Мөселманы да, христианы да бернинди дини кануннар үтәлмичә күмелде.
Уфага якын булганлыктан, сугыштан соң, аеруча соңгы елларда Узытамак та, Алкино да нык үсте. Аеруча авылның Чишмә ягында яңа йортлар күп төзелде. Тик анда яшәүчеләр тыныч яшәми. Аларны төрле өрәкләр, җен-пәриләр бимазалый, кешеләр адаша. Сәбәбе бер: йортлары җеназасыз җирләнгән кешеләрнең каберләре өстендә урнашкан. Күпләр муллалар, поплар чакыртып, йортларына дога укыта, тик еш кына моның да файдасы тими – өрәкләр көчлерәк булып чыга.
Байлар махсус аппаратура алып килеп, йорт-куралары урнашкан җирләрне тикшереп тә чыкты. Фәнни аппаратлар бу тирәдә табигый энергетиканың нык бозылганын күрсәтте.
Аптырагач, кешеләр йортларын һәм җир участокларын сатып, бүтән якларга күченә башлады. Тик аларны сатып алырга теләүчеләр артык күп түгел. Авылыбызның “өрәкләр оясы” булуы турындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралган. Менә шундый хәлләр...
...Рәхилә апа белән сөйләшкәннән соң, мин машинамда Узытамак авылыннан чыгар юл таба алмыйча сәгатьтән артык изаландым. Айфонымдагы “Навигатор” программасы дөрес юл күрсәтәсе урынга, я ялган юл буенча, я тупикка илтте. Моны кемнәрдер Чишмә – Уфа юлында ремонт эшләре алып барылуы белән аңлатса, минем фикерем бүтән – Узытамак өрәкләре мине үзләре яныннан җибәрергә теләми иде...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фото: https://sun9-38.userapi.com
Читайте нас: