Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
14 март 2021, 21:42

Аятел-Көрси җенне җиңә

Бераз вакыт узгач, аның орчык әйләндерүенә игътибар итәләр. Карчык әйләндергән орчык бик озак туктамый әйләнә икән. Моңа аптырап утырганда аның убыр булуына шик туа.

Бу хәл күп еллар элек Башкортстанның бер районында булган дип сөйлиләр. Озын кышкы көннәрдә хатын-кызлар бер өйгә кич утырырга җыела. Унлап кеше килә, иң соңгы булып таныш булмаган бер качык та керә. Ул чорда кунакка килүчеләрнең дә кич утыруларга керү гадәте була, шуңа аңа игътибар итүче булмый, ул туп-туры мич башына менеп китә. Әбигә игътибар итмичә сөйләшә-сөйләшә кул эшләренә тотыналар. Бераз вакыт узгач, аның орчык әйләндерүенә игътибар итәләр. Карчык әйләндергән орчык бик озак туктамый әйләнә икән. Моңа аптырап утырганда аның убыр булуына шик туа. Ымлашып кына үзара аңлашып алгач, берничәсе тышка чыгып китә һәм кергәч берсе урамда бер бала елавын әйтә.
– Нәрсә дип елый? – дип сорый бу карчык.
– Убырлы, убырлы, – дип елый диләр моңа.
Карчык тиз генә мич башыннан сикереп төшә дә, орчыгын идәнгә ташлап, урамга чыгып йөгерә. Кызлар тиз генә аның орчыгына ябышалар, баксаң аны бер генә кеше күтәрерлек түгел икән. Берничә кыз өстерәп орчыкны тышка чыгарып ташлый, аннан Аятел-Көрси укып ишекне бикләп куялар. Шулай ук өйнең эчке ягын да Аятел-Көрси укып сызалар. Әби килеп өйгә кермәкче була, әмма Аятел-Көрси аны үткәрми. Карчык бик ачуланып озак кына тәрәзә буенда йөри. Кичке утырмага килүчеләр куркып таң атканчы өйдә утыра.
Аятел-Көрси менә шундый кодрәткә ия дога булып санала.

Фото: karmnov.rbsmi.ru
Читайте нас: