Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
10 март 2021, 12:16

Бисмилласыз сөт

“Бисмилла” әйтмичә савылган сөттә пәри балаларын юындыралар. Шуңа күрә, нәрсәгә генә тотынсаң да, иң башта “бисмилла” әйтергә кирәк...1998 елда Туймазы районы Сәрдек авылында Мәрзия ӘХМӘДИЕВАдан (1912 елгы) БДУ студенты Наилә ЯМАЛЕТДИНОВА язып алган мифологик хикәят – сайтта!

Бер пәри хатынының бала табар вакыты җитә. Ләкин хатынны котылдырырга пәриләр юк икән. Шуңа күрә аның ире кеше янына, кендек әбисенә йөгерә, ярдәм сорый. Кендек әбисе, оныклары белән булганлыктан, пәри хатыны янына бара алмый, аның үзен китерергә куша. Пәри хатынын алып килә.
Пәри баласы тугач, аны юарга су кирәк була. Кендек әбисе “бисмилла” әйтеп алынмаган су сорый. Пәри әби кушканны эзләп китә. Озак кына йөргәч, андый су таба алмыйча, “бисмилла” әйтеп савылмаган сөт алып килә. Пәри баласын юган сөтне кире бидрәгә салып, алган урынына илтеп куялар. Әби бидрәгә бау тагып, билге куеп җибәрә.
Икенче көнне теге хатын, бидрәсендәге бауны күреп, аңа кемнеңдер тотынганлыгын аңлый һәм әбигә киңәш сорап килә.
Әби аңлатып бирә:
– “Бисмилла” әйтмичә савылган сөттә пәри балаларын юындыралар. Шуңа күрә, нәрсәгә генә тотынсаң да, иң башта “бисмилла” әйтергә кирәк, – ди.
(1998 елда Туймазы районы Сәрдек авылында Мәрзия Әхмәдиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Наилә Ямалетдинова язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов; фәнни редакторы К.М. Миңнуллин. – Казан: ТӘҺСИ, 2021. – Б. 105-106.
Фото: chert-poberi.ru
Читайте нас: