Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
28 февраль 2021, 20:22

Йортсыз калган йорт ияләре

Ташландык авылның бар йорт ияләрен җыйган.

Бәләбәй районының “Авангард” колхозында кайчандыр Чулпан исемле бик матур бер авыл бар иде. Таулар-урманнар арасында кечкенә генә бер утраучык булып утырды Чулпан. Аны кечкенә авылларга каршы барган сәясәт дулкыннары йотты. Авылның исемен дә йолдыз исеменнән кушып ялгышмаганнар – Чулпан йолдыздай янды-янды да “атылды”, юкка чыкты. Ул урында хәзер җәйләрен котырып әрем, кычыткан үсә, кышын ышыкланыр урын таба алмый җил бәргәләнә.
Әби-бабаларыбыз яңа өйгә күчкәндә йорт иясен калдырмас өчен соңгы тапкыр ишекне ачып: “Әйдәгез, киттек”, дияргә кушкан. Чулпаннан күченгән кайберәүләр моны белмәү сәбәпле, йорт ияләре сукбайлыкка дучар булган.
Бу хакта миңа шул авылда туып-үскән Азат Әхмәтгалиев сөйләгән иде.
– Мин авылым булган урында йөреп җенләнеп беттем инде,– дип башлады ул сүзен. – Кичерешләремне аңлатып тормыйм – аны башына төшкән һәркем аңлый ала. Сүзем башка хакта... Беләсеңме, анда кемнәрдер бар, яши кебек тоелды. Йорт ияләре түгел микән дидем...
Шулай бер чак туган нигезем булган урында озаграк утырып ташлаганмын. Кояш баегач кына кайтырга кузгалдым. Шулвакыт башка бер этлек керде. Тукта, булмаса, йорт ияләренә бер изгелек эшлим әле дип: “Бичуралар, әйдәгез минем арттан”, – дип, кычкырдым. Бәй, чыннан да, минем арттан кемнәрдер ияргәндәй булды бит. Үкчәгә басып дигәндәй киләләр. Чакыруын чакырдым да, хәзер инде артка борылып карарга да куркыта. Сыпыртам гына. Ничек алай кайтып җиттем. Менә шуннан соң инде өйдә сәер хәлләр башланды. Башта боларның шәүләләре төннәрен генә чалынып кала иде. Азактан инде кичләрен дә шәйләнә башладылар. Тик син мине болардан шөрли икән дип уйлама, өйрәнеп беттем инде хәзер. Барлык җиһазларны йортның эчке бүлмәсенә ташып, алдагы якны бичураларга калдырдым. Үзләренә бер бүлмә – рәхәтләнеп яши бирсеннәр. Минемчә, алар биредә дистәгә якын булырга тиеш. Зыян салганнары юк. Киресенчә, минем кебек ялгыз кешегә бергә яшәүләре күңеллерәк тә әле. Аннан соң алар гади йорт ияләре генә дә түгел бит. Үлгән авылымнан калган йорт ияләре. Алар миңа авылдашларымдай ук кадерле, – дип сөйләгән иде Азат.
Бүген инде Азат үзе дә юк...

Фото: drive2.ru
Читайте нас: