Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
25 февраль 2021, 15:46

Зиратта булган хәлләр

Мондый вакыйгаларны кешегә сөйләп булмый. Чөнки кайбер кешеләр ышанмаска мөмкин.

Әлеге вакыйганы “Тулпар”ның даими авторы язып җибәрде.
Иптәшем үлгәч булды бу хәл. Ул кыш көне мәрхүм булды. Аның кабере капкадан ерак кына. Кыш көне зыярат кылырга бара алмадым. Иптәшемә багышлап җыр яздым. Анда сандугач турында да сүз бара. “И сандугач, нигә моңаясың син дә әллә ялгыз калдыңмы” дигән сүзләре бар җырның. Май аенда иптәшемнең каберенә киттем. Мин кабергә якыная башлауга ярсып, талпынып бер кош очып килде дә, баш тирәли әйләнеп түбәнгә үк төшеп, сайрый башлады. Шуңа игътибар иттем бу вакытта зиратта бер кош та юк иде. Иптәшемә атап дога кылырга дип кабере янына тезләндем. Ул кош сайраудан туктап, коймага барып кунды. Мин укып беткәч юкка чкты. Әллә бу кош иптәшемнең җаны булдымы икән, әллә мин язган җырның кошы булдымы дип аптырап калдым.
Тагын зиратта булган бер хәл. Иптәшем каберен калдырып каберлекләр аша кайтырга чыктым. Шул чак ниндидер көч миңа тукта, монда кил дигән кебек бер кабергә чакыргандай булды. Ерак кына иде ул. Киттем бу кабер янына. Барсам минем әткәй үлгәч аңа атап язылган шигыремне кемдер үзенең әнисенең кабер ташына яздырып куйган. Менә бу вакыйга да миңа бик сәер тоелды, сискәндереп җибәрде. Бу инде минем шигырь дигәннән түгел, ә ниндидер көчнең булуы, аның мине әйдәп язганнарымның шушы кабердә булуын искәртүе шаккатырды. Бер бик зыялы кешегә шушы турыда сөйләгән идем, синең шигырьләреңдә җаныңның, күңелеңнең тирбәлеше калган, шул тирбәлеш сине үзенә чакырып торган дип аңлатты.
Мондый вакыйгаларны кешегә сөйләп булмый. Чөнки кайбер кешеләр ышанмаска мөмкин. Безгә күренмәгән ниндидер көчләр барыбер бар кебек тоела. Сез ничек уйлыйсыз?
Фото: otzyv.ru
Читайте нас: