Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
19 февраль 2021, 01:11

Бозымчы малайларның башына җиткән

Озын кара күлмәк кигән, чәчләре тузып беткән. Карчыкның кулында шәм. Ул әкрен генә шәмен кабыза һәм төтенен малайлар ягына карап өрә-өрә нәрсәдер пышылдый башлый.

Бу вакыйга турында миңа күптән инде бер танышым сөйләгән иде.
Совет чорында Башкортстандагы бер кечкенә урыс авылында була бу хәл. Ике малай ун гына өйлек бәләкәй бу авылдагы бер карчыкның алма бакчасына төшәргә була. Карчык гадәти булмый – ул бозым, кәрт ачу, күрәзәчелек эшләре белән тирәк-якка даны таралган кеше була. Шулай, кичен ике малай бакчага кереп, куеннарына алма тутыра башлыйлар. Шул вакыт карасалар – аларга төбәлеп йорт хуҗасы карап тора. Озын кара күлмәк кигән, чәчләре тузып беткән. Карчыкның кулында шәм. Ул әкрен генә шәмен кабыза һәм төтенен малайлар ягына карап өрә-өрә нәрсәдер пышылдый башлый. Алма караклары бу хәлгә аптырап, куеннарындагы алмаларны бушатмый һәм гафу үтенми берни булмагандай бакчадан чыгып китәләр.
Күпмедер вакыт узгач малайларның икесе дә фаҗигале рәвештә һәлак була. Берсе авылдагы буада батып үлә, икенчесе мопед белән агачка бәрелеп җантәслим кыла. Аларның үлемнәре икесе дә бер көнне була.
Мин әлеге вакыйганы тыңлагач безнең якта булган бер хәлне искә төшердем. Күрше авылдагы бер әбине бик куркыныч, бозым белән шөгыльләнүче дип сөйли иделәр. Аннан хәтта малай-шалай түгел, зурлар да курыккан. Бик күп кешеләргә зыян салган дип сөйли иделәр. Аның турында туган якка кайтып сорашып килгәч, киләчәктә язармын.
Ә сездә шундый хәлләр булганы бармы? Ырым-шырымга ышанасызмы?

Фото: artfile.ru
Читайте нас: