Безнең авылда элек җеннәр дә яшәгән. Әнием сөйли торган иде, ул аларны үз күзләре белән күргән.
Бервакыт караңгыда авыл урамнарының берсеннән, ташландык йорт кырыннан үтеп барган ул. Кинәт өй эченнән гәүдәсе кешенекенә охшаган йонлач бер нәрсә килеп чыккан. Авызы сап-сары, тешләре, йоннары күмердән дә карарак, ди. Бу нәрсә әнинең каршысына йөгереп чыккан да кинәт юк булган. Әнием сүгенә-сүгенә юлын дәвам иткән. Җен-фәлән күзеңә күренсә, сүгенергә куша иде ул. Алар шуннан курка, ди.
Бервакыт шулай, үзем фермада учетчик булып эшләгәндә, төнлә дежурга китеп барам. Авылда Суфиян бабайның зур эте бар иде, Юлбарыс исемле. Ул эт әллә нинди сәер холыклы иде.
Туры юл дип, чокыр-чакырлардан, куаклар, корыган әремнәр арасыннан барам шулай. Кинәт каршымда гына йонлач адәмгә охшаган бер әйбер пәйда булды. Мин куркып, туктап калдым. Шулай да әзерәк алга атлаган булдым. Кинәт теге йонлач нәрсә Суфиян абыйның эте – Юлбарыска әйләнде. Тагын куркып туктадым. Бераздан янә бер-ике адым алга атладым. Теге эт күзләрен тутырып миңа карап торды да, шайтан таягына әйләнде... Әллә күземә күренде, әллә чынлап шулай булды. Ләкин ул этне авылда бүтән бөтенләй күрмәдем. Бәләкәй чакта, кичен зират яныннан үтеп китеп барганда, эчтә утлар янганы күренә иде. “Әнә, фәлән әби кабереннән чыккан, күзләрен яндырып карап тора”, – дип сөйлиләр иде...
(1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган.)