Чишмә районы Күчем авылында сихри көчкә ия булган бер тау бар. Ул тау турында нинди генә имеш-мимешләр йөрми! Мин аны үзем барып күрдем. Тауның иң биек урынында таш басып тора. Ул мүкләнеп беткән. Тирә-ягы киртәләп алынган. Ныклап карасаң,таш тирәсендә тимер акчалар ятуын да күрергә мөмкин. Әнием дә, белгән догаларын укып, шул таш кырына акча сала. Аның сөйләве буенча, элек таш бик биек булган, әле генә җиргә сеңгән. Авыл мулласы да, ташка бик күп еллар, дип сөйли. Әнием әйтүенчә,ул үскәндә, авылга Әнвәр Асфандияров фамилияле галим килеп, ул ташның тарихын эзләгән икән. Ташны авыл халкы “Әүлия ташы” дип йөртә.
Ә хәзер сәер күренешләрне язып үтим. Әниемнең картәтисе 1938 елда күрше авылга ат җигеп барганда, шушы тау кырыннан үткән чакта, аты үзеннән-үзе тугарылган. “Димәк, юл уңмаячак”, – дип фаразлаган ерак бабам. Шунысы аеруча сәер: ат тугарылып кына калмаган, катып калган, алга таба бер адым да бармаган. Нык итеп тирләп чыккан. Картәти атны атлатыр өчен нинди генә чара күрмәгән! Тик барысы да бушка гына булган. Менә шулай, юлы уңмас булса, шул тау яныннан үтәргә барлык атлар да баш тарткан. Бик сәер күренеш!
Менә тагын шул тау белән бер хәл. 1995 ел... Авылның сыер көтүе кич кайта бит инде. Малны каршы алмасаң, урманга кереп китәргә генә торалар. Бер апа да шулай, сыерларын эзләп, Әүлия тавына барып чыккан. Маллары тау битендә үлән ашап йөриләр икән. Бу апа ямьсез сүзләр белән сүгенә-сүгенә малларын куарга тотынган. Шулчак бу апа яныннан ап-ак күлмәк кигән, озын чәчле кыз әкрен генә үтеп киткән. Аның белән бергә бу ямьсез сүзләр белән кычкырынган апаның бөтен тормышы күз алдынан үткән. Бик нык курыккан бу. Шул көннән бирле бу апа матур сөйләшә. Менә шулай.
Юл үткән жиргә йорт, нигез салырга ярамый икәнлеген ишеткәнегез бармы? Ярамый шул. Бу язмам чын хәл. 1967 елда минем карт нәнәем күршесенә йомышы буенча кергән. Кич булган инде. Йорт болдыры төбендә күршесе селкенеп, биеп басып тора икән. Ныклап караса, бу күршесе түгел! Нәнәй куркып, чыгып йөгергән. Ул инде аңлаган, бу җен-пәри булган! Шунан әбиләр аңлаткан: элек бу йорт урыныннан юл үткән. Ул юлдан кемнәр генә йөрмәгән! Хәтта авыл зиратына да шул юлдан барганнар. Бу йорт хужалары әби-бабайлар сүзен тыңламыйча, йортларын шул юл өстенә салганнар. Тик өйләре җенле булган. Менә шулай, йортларны юл өстенә салырга ярамый икән.
Фото: guneyyurthaber.blogspot.com