Бу вакыйганы күптән бер танышым сөйләгән иде:
“Мин элек авылда яшәдем, фермада бозаулар карадым. Иртәнге дүртләрдә эшкә чыгып китәргә туры килә иде. Төнен йөрергә туры килсә дә үземдә бернинди курку, шүрләү сизмәдем. Әмма минем белән булган бер хәл мине куркуга салды.
Бервакыт минем белән эшләүче хатын кичтән авырып кайтып китте. Никадәр бергә эшләп тә, беркайчан аның авырганын күргәнем юк иде. Ул гел җитез булды. Кешеләр аның турында: “Аңа җеннәре булыша”, диләр иде. Тик менө бу юлы әллә ни булды.
Шул сәер вакыйга буласы көнне мин иртән эшкә барганда аның исәнлеген белү өчен аларга кереп чыгарга бүлдьм. “Фирая!” – дип дәшүемә, ул акрын гына башын тотып чоланга чыкты. “Мин бара алмыйм инде, үзең генә эшли алырсыңмы икән?” – диде. Шулай итеп, үзем генә киттем.
Ферма эчеңдә бер кеше дә юк, кайбер бозауларның мөгердәп куюлары гына ишетелә. Мин халатымны киеп чыгарга дип чишенү бүлмәсенә үттем. Кире чыксам, ни күрим, Фирая киенгән, берни булмагандай, бозауларга азык салып йөри, миннән өйдә калды ләбаса! “Ник килдең инде, авырыйсың бит, үзем эшли идем инде”, диюемә дә бер сүз дәшмәде, әллә нинди сәер салкын караш ташлады да, ферманың аргы башына китте. Чырае ап-ак иде аның. Эшемне бетердем дә, киенергә кереп киттем. Мин чыкканда Фирая инде юк иде.
Эштән кайтып килгәндә, каршыма Фираяның ире очрады. “Фирая фермадан кайтып җиттеме әле?” – дип соравыма ул миңа аптырап карап торды. “Аны бит сәгать бишенче яртыда ук “Ашыгыч ярдәм”' машинасы алып китте, эшкә бара алмады ич”, – диде дә, китеп барды. Мин баскан урынымда катып калдым. Нәрсә булды бу, әле генә минем белән кем эшләде соң, җенме, пәриме? Халыкның “җеннәре бар аның” дигән сүзләре чын була түгелме соң? Шул көннән соң үзем генә эшкә бармый башладым, күпмедер вакыт каралты-курага да чыгарга куркып йөрдем. Бу хәл турында минем беркемгә дә сөйләгәнем булмады. Шушы вакыйгадан соң мин шәһәргә күченеп киттем”.
Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text