Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
7 февраль 2021, 18:56

Бәхет китерсен дип таккан талисман бәхетсезлек китерә

Төрле табыну, культ әйберләре, талисман-амулетлар сатып алганда сак булырга кирәк. Аларга усал, яман информация салынуы бар.

Үзгертеп кору еллары башлангач табигатьтә энергоинформация алышу закончалыкларын өйрәнүче эниология дигән фән барлыкка килде. Бу юнәлештә эшләүче галимнәр әйберләрнең, формаларның кызыклы үзенчәлекләрен ача. Мәсәлән, түбән, сазлыклы урыннарда яшәгән кешеләр ешрак авырый, чокырсыман җирләрдә гадәттән тыш халәтләр кичерү, галлюцинацияләр күзәтелә. Кайбер чакта бер подъездда көн күргән кешеләр барысы да бер үк төрле чир белән чирли башлый. Тикшереп карагач, фатирларның геопатоген зонада урнашуы ачыклана. Димәк, өлкән яшьтәгеләрнең теге яки бу төбәкне “зәхмәтле урын ул” дип сөйләүләре буш сүз түгел.
Коръән буенча йорт эчендә сурәт, рәсем тотарга ярамый. Бу чикләүдә дә мәгънә бар.
Төрле табыну, культ әйберләре, талисман-амулетлар сатып алганда сак булырга кирәк. Аларга усал, яман информация салынуы бар. Бәхет китерсен дип таккан тәтинең кайгы юрап торуы да ихтимал.
Куркыныч кыяфәтле фантастик хайваннар, гыйфритләр төшерелгән, көч куллану, үтерү, җәзалау күренешләре сурәтләнгән плакатларның энергетикасы шулай ук бик начар тәэсир итә. Андый сурәтләр аеруча балалар өчен зыянлы. Матур, шатлыклы сюжетларга төшерелгән картиналар өйне чиста, якты энергиягә күмә, тыныч атмосфера тудыра. Ләкин кайчакта карап торуга соклангыч күренгән рәсемнәрнең дә тискәре көчкә ия булуы бар.
Бер хатынга бик гүзәл картина бүләк итәләр. Күпмедер вакыттан ул хатын үзен бик начар хис итә башлый. Сәбәп картинада булып чыга. Баксаң, аның авторы яман шеш белән авырган икән. Рәссам вафат булгач, картинаның тискәре энергетикасы да югала.
Шуңа күрә дә чит-ят куллардан әйбер алганда игътибарлы булыгыз. Ул кеше нинди? Ул бу әйберне нинди уйлар белән һәм ни өчен бирә? Шик туса, бүләкне йорт эчендә тоту хәерле түгел.

Фото: samoraskrytie.ru
Читайте нас: