Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
20 гыйнвар 2021, 22:15

Кыз өрәге дәртемне бетерде

Борылсам... Каршымдагы душ торбасында миңа карап авыз читләре белән генә елмаеп, бер кыз асылынып тора!

Бу вакыйга берничә дистә ел эле булды. Сәнгать институтында укып йөргән чагым. Студент елларын беләсез: башны укудан бигрәк сөю-гыйшык турындагы уйлар биләп алган. Дәрт ташып тора... Көн саен диярлек кызлар белән мәш киләбез...
Беркөнне, гадәттәгечә, ике дустым белән бер «Бәләбәй малае»н бушаткач, мәхәббәт маҗаралары эзләп, Уфа студентларының яраткан урыны «пятачок»ка — Салават Юлаев мәйданына чыгып киттек. Кызларны без тиз таптык. Бер дустым университет студенткасы белән сөйләшеп калды, икенчесе авыл хуҗалыгы институтында укучы кызны «эләктереп» бүлмәгә алып кайтып китте. Бераз йөргәч, мин дә бер чибәркәйне «тоттым». Ул медицина институтының 5 курс студенткасы булып чыкты.
— Бүген бүлмәмдә берүзем. Әйдә, минем «общага»га барып, чәй эчеп китәрсең, — диде ул танышкач та.
Кыз инициативаны үз кулларына алыр дип мин уйламаган да идем. Шуңа күрә бераз каушап та киттем. Шулай да бик тиз үземне кулга алып:
— Чәй эчкән бар да ул. Ну, синең кебек сылу чакырганда ничек бармыйсың инде,— дип теләр-теләмәс кенә йөз чыгарып, ризалаштым.
«Общага»га килеп җиткәндә төнге сәгать унике иде инде. Йокымсырап утырган вахтер карчыкны үтеп, бүлмәгә кердек. Кыз чәй куйды. Мин аңа мәхәббәт, сөю-гыйшык турында шактый вакыт «речь толкать» иттем. Аңа бер караштан гашыйк булуымны җиткердем. Чәй эчтек. Мин үзем белән алып килгән коньякны да өстәлгә чыгардым. Ул да ике-өч рюмка эчте.
— Мин үз «общага»ма кайтып тормыйм инде. Беренчедән, вакыт соң; икенчедән, синең кебек чибәркәйне төнлә берүзен калдырсам, Ходай сугар,— дидем, батыраеп.
Ул сүзсез генә елмайды да йокларга урын әзерли башлады. Кыз куенына керер алдыннан, мин душта юынып алырга булдым, сабын-мунчала кебек кирәк-яраклар алдым да беренче катка төшеп киттем. Ул арттан:
— Душта лампочка юк. Мә, шәм алып төш,— дип кычкыргач, кире . күтәрелеп, шәмдәлне дә үзем белән алырга мәҗбүр булдым.
Душта чыннан да караңгы иде. Шәм кабыздым. Аның көчсез генә ялкыны ниндидер сихри, күңелне арбап ала торган яктылык хасыйл итте. «Сарман»ны җырлый-җырлый юына башладым. Кинәттән аркам белән ниндидер куркыныч кабер салкынлыгы тойдым. Әйтерсең, мине кемдер күзләре белән тишәрдәй булып күзәтеп тора иде. Борылсам... Каршымдагы душ торбасында миңа карап авыз читләре белән генә елмаеп, бер кыз асылынып тора! Эсселе-суыклы булып киттем. Кинәттән күз алларым томаланды һәм мин караңгылыкка чумдым...
Аңыма килгәндә, мин Эльзаның бүлмәсендә ята идем.
— Озак менми торгач, синең янга үзем төшәргә мәҗбүр булдым. Душ алдыннан ун минутлап сине чакырсам да җавап кайтармадың. Аптырагач, батырлыгымны җыеп яныңа кердем. Карасам, шәм янып бетеп бара. Син идәндә ятасың. Көч-хәл белән киендереп, иптәш кызларым белән күтәреп сине бүлмәгә алып мендек. Аңыңа килә алмыйча, монда ике сәгатьләп яттың,— диде кыз.
Мин калтыранып, аңа үзем белән булган вакыйганы сөйләдем. Эльза җитдиләнеп:
— Өч ел элек, егете тарафыннан мәсхәрәләнгән бер кыз, оятына чыдый алмыйча, душта асылынып үлгән иде. Әллә дөрес күммәгәннәр, әллә бүтән сәбәп аркасында, аның җаны үз-үзенә тынычлык таба алмыйча йөри, күрәсең. Аның азгын ир-егетләрне душта куркыткалаганы турында моңа кадәр дә ишеткәнем бар иде. Әмма хатын-кызга ул күренми. Шуңа күрә без иркенләп юынабыз. Мин сине азгын егетсеңдер, дип уйламаган идем. Шуңа кисәтергә дә онытканмын,— диде күңелсез генә.
Бу вакыйгадан соң дәртем күзгә күренеп кими башлады. Әле һаман да өйләнә алмыйча йөрим. Сәбәбе — хатын-кызга тартылмый башладым. Теге мәет белән очрашу шаукымы.

Марат Мусин,
Стәрлетамак шәһәре.

Фото: hypeandstuff.com
Читайте нас: