Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
12 гыйнвар 2021, 19:34

Биофак өрәкләре

Биофак коридорларын урап узсам да, сәер хәлләр моның белән генә тәмамланмады. Бер төнне бүлмәнең ишеген шакыдылар. Ачтым. Беркем дә юк. Университетның ишеге бикле, эчтә мин берүзем калганмын. Аптырадым.

Бу вакыйганы бер танышым язып җибәрде.
“Мин берничә дистә ел элек Башкорт дәүләт университетының Фрунзө урамында урнашкан төп бинасында электрик булып эшләдем. Университетның төп бинасының бер өлеше һәм 1 санлы студентлар тулай торагы элекке зират өстенә салынган диләр иде. Белмим, әллә шуңа, төп корпусның биология факультеты һәм китапханә урнашкан бүлегендә сәер хәлләр очраштыргалаганы хәтердә.
...Беренче эш көнем. График буенча ул төнге сәгатьләргә туры килде. Баш электрик миңа үз вазифаларымны төшендерде.
– Сәрим, – диде ул,– кич җитеп, дәресләр тәмамлангач, барлык аудиторияләрдәге утларны да сүндереп, электр җиһазларының төзеклеген тикшереп чык. Тик биология факультеты һәм китапханә бүлмәләреннән йөргәндә сак бул.
– Нигә сак булырга? – дип аптырап соравыма баш электрик елмаеп кына куйды.
Караңгы төште. Сәгать тугыз-уннар тирәсендә дәресләре кичке вакытка туры килгән студентлар һәм укытучылар да таралышты. Мин университет буйлап “обход” ясый башладым. Беренче һәм икенче катларны тыныч кына тикшереп чыктым. Ул-бу юк. Өченче катның тарих факультеты урнашкан “канатын” урап килдем дә электрикның кисәтүеннән көлә-көлә биофак ягына атладым. Утлар сүнгән, ишекләр бикле. Кинәт бер аудиториядән дөбер-дөбер музыка тавышы ишетелә башлады. Кемнәрдер кычкырышып көлә һәм диварлар селкенерлек итеп тыпырдатып бии иде. Котым ботыма төште. Шулай да: “Күрәсең, студентлар бәйрәм итәдер”,– дип, бар батырлыгымны җыеп, аудиторияне ачып кердем. Музыка кинәт туктап калды. Утны кабыздым. Бүлмәдә бер кем дә юк. Аптырадым. Элөктр приборларын тикшергәч, чыгып китәргә дип, ишеккә таба юнәлдем. Тик... ул бикле булып чыкты. Ә университет эчендә миннән башка беркем дә юк иде! Кем бикләгән аны? Нигәдер күңелем болгана башлады, электрикның сүзләре кабат-кабат колагымда яңгырады. Шулай да, үземне кулга алып, ачкычым белән ишекне ачып чыктым да йозакны кире бикләп куйдым. Кинәт кемдер җилкәмә каккан кебек булды. Борылдым. Беркем дә юк. Калтырана-каптырына тизрәк университет подвалында урнашкан эш бүлмәсенә йөгердем. Артымнан кемдер:
– Нигә аз тордың? Бергә бәйрәм итәр идек. Хәзер чәй куям, – дип иләмсез тавыш белән шаркылдап көлеп капды...
Йокысыз төнне көчкә үткәреп җибәреп, сменаны икенче электрикка тапшырдым. Төнге сәер хәл турында баш электрикка бер сүз әйтмәсәм дә, агарынган йөземнән ул барсын да аңлаган иде инде...
Ике көн үтеп, бераз тынычлангач, кабат эшкә чыктым. Хәзер инде биология факультеты тирәсен хәтта көндезләрен дә урап үтә башладым. Шунысын да әйтим, күп кенә студентлар да бу тирәдән узганда йөрәк кысуына, күңелне ниндидер шом биләп алуына зарланалар. Шуңа күрәдер дә, университетның башка факультетларыннан аермалы буларак, биофак студентларның күңелле тавышыннан шау-гөр килеп тормый, һәрчак ниндидер шомлы тынлык саклый.
Биофак коридорларын урап узсам да, сәер хәлләр моның белән генә тәмамланмады. Бер төнне бүлмәнең ишеген шакыдылар. Ачтым. Беркем дә юк. Университетның ишеге бикле, эчтә мин берүзем калганмын. Аптырадым. Башка төннәрдә дә мондый сәер вакыйгалар булгалап торды. Алар турында мин хезмәттәшләремә дә сөйләргә мәҗбүр булдым. “Көләрләр инде”,– дип уйласам да, иптәшләрем сәер тынлык сакладылар. Бераздан берсе:
– Син очраган хәлләргә без күнегеп беттек инде. Биофак ягында төнлә еш кына сәер ак шәүләләр да күренгәли. Бервакытны бу аномалиягә ачыклык кертер өчен таныш экстрасенсны да чакырган идек. Ул биология факультеты ягында гаять көчле энергетик кыр барлыгын ачыклады. Күрәсең, ул төзелеш эшләре вакытында ләхетләре җимерелеп, үзләренә тынычлык таба алмыйча йөрүче кеше җаннарыннан чыгадыр инде,– дип авыр көрсенеп куйды.
Шуннан бирле без эшкә алынган һәр яңа кешегә биофак ягында үзләрен ничек тоту буенча төпле инструкция бирә башладык. Ә өрәкләр әле дә күренгәли. Без алар белән ачуланышмаска тырышабыз. Кем белә, теге дөньяга киткәч, бәлки үзебезнең җаннарыбыз да үзләренә урын таба алмый йөрерләр. Рухи кыйммәтләр җимерелеп, кыйблалар алмашынган хәзерге чорда, каберең өстенә коттедж салуларын да, ләхетеңне ватуларын да көтәргә була...”

Фото: esoreiter.ru
Читайте нас: