Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
20 декабрь 2020, 10:14

Румия НУРОВА. Җен-пәри чакырмагыз!

Бер әбине мунча иясе яратмаган. Ул әби мунча кергәндә, мунча иясе аны себерке белән чабып үтергән, ди. “Себеркенең бөтен яфраклары коелып беткән булган”, – дип сөйләде картәнием... Тулырак – сайтта!

Мин Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында туып-үстем. Балачактан ук картәнием, әнием һәм туганнарым төрле куркыныч һәм бик тә кызыклы хикәятләр сөйли иделәр. Үзем аларга бик ышанып бетмәсәм дә, кызыксынып тыңлый идем. Шуларның берничәсен сезгә дә сөйләп үтим.
Бу хәл 60 ел элек булган. Картәни белән картәти ат җигеп, Тукай авылына, туганнарына ашка барганнар. Кире кайтырга чыккач, белгән юллары булса да, озак кына адашып йөргәннәр. Гел бер жирне әйләнгәннәр дә әйләнгәннәр... Юлны табалмыйча, урман ешлыгына кереп киткәннәр. Картәти, нәрсә эшләргә белмичә, кычкырып елый башлаган... Шуннан тагын берничә тапкыр әйләнгәннән соң, көчкә кайтыр юлны тапканнар.
Картәнием:
– Шуңа күрә, юлың уңсын өчен, юл догасын белергә һәм каядыр барырга чыксаң, аны укырга кирәк, – ди.
Мунча иясе турында картәниемнең ишеткәнем генә бар икән, үзенең очратканы булмаган. Бер әбине мунча иясе яратмаган. Ул әби мунча кергәндә, мунча иясе аны себерке белән чабып үтергән, ди. “Себеркенең бөтен яфраклары коелып беткән булган”, – дип сөйләде картәнием.
Зират иясен картәни белми. Ләкин бәләкәй чактан ук аны зиратта кычкырырга, көлергә, ашарга-эчәргә, җиләк җыярга ярамый, дип өйрәткәннәр.
Нәнәй сүзләренә караганда, абзар иясе начарлык эшләми. Сыер бозаулыйсы, кәҗәләр һәм сарыклар бәрәнлисе төнне, йоклап яткан хуҗаның тәрәзәсенә килеп, шакып китә торган булган. Шуннан хуҗа үз-үзеннән уянып, абзардагы малларын карарга чыккан.
Кечкенә чакта, өстәл артына ашарга утыргач, аякны селкетсәм: "Балам, аягыңны селкетмә! Шайтан чакырасың!" – дип әйтә торган иде ул.
Мин әле дә аның сүзләрен онытмыйм, хәтеремдә тотам. Кем белә, бәлки чынлыкта да шулайдыр...
Румия НУРОВА,
БДУның I курс студенты.
Фото: saunapiter.ru
Читайте нас: