Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
12 декабрь 2020, 20:57

СӘЕР КӨЧ ТЕЛЕВИЗОРНЫ ТӨЗӘТТЕ

Минем белән сәер хәлләр була башлады.

Әлеге гаҗәп хәлне Караидел районында яшәгән бер авторыбыз язып җибәрде.
– Караидел районына күчеп килгәннән бирле минем белән сәер хәлләр була башлады. Баштагы мәлләрдә йоклый алмый изаландым, төннәр буе йөреп чыга идем. Ә аннары телевизорыбыз күрсәтми башлады. Ничә төзәтүче чакырсак та, сәбәбен таба алмадылар. Ахыр чиктә башка каратмадык та, шул килеш почмакта боегып тик утырды ул. Ә беркөнне таң алдында бер сәер хәл булды. Әллә өнем, әллә төшем булды шунда, төгәл әйтә дә алмыйм.
Ярым караңгылык. Мин урын өстендә тора алмый ятам. Шулчак ишек аркылы ялтыравыклы кием кигән озын буйлы бер адәм керде дә, туп-туры телевизорга таба китте. Нәрсәсендер караган булды да мыштым гына чыгып китте. Мин бернәрсә әйтмичә, кымшана да алмыйча ятып калдым, бары ул чыгып киткәч кенә әллә ишек бикләнмичә калганмы дип аны барып тикшереп карадым. Барсам, ишек бикле. Күземә күренгәндер дип үз-үземне тынычландырдым да, эшкә җыенып чыгып киттем.
Кичен гаиләм белән ашарга утыргач, үзем дә сизмәстән: "Балалар, барыгыз телевизорны җибәреп карагыз әле, аны бүген төзәтеп киттеләр",– дидем. Улым йөгереп барып кабызса, чынлап та эшли. Бу хәл турында беркемгә сөйләгәнем юк иде. Менә сезгә язарга уйладым.
Өебез шундый сәер урынга урнашканмы, әллә минем үземдә берәр нәрсә бармы, белгән юк. Хәзер инде миңа төшемдә төрле догалар өйрәтәләр, алар артыннан кабатлыйм, аннан үзем әйтәм, ә уянгач берни дә хәтерли алмый интегәм. Соңгы чорда менә шундый сәер хәлләр күзәтелә башлады. Ахыры хәерле бетсен инде.
Фото: local.yandex.ru
Читайте нас: