Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
5 декабрь 2020, 02:12

Төтен, чыннан да, үлемне хәбәр итә

Бервакыт күршемнең ишек алдында нык итеп кычкырганын ишеттем, йөгереп барып бакчам коймасыннан карасам, күршем җирдә тәгәрәп-тәгәрәп, өзгәләнеп елый.

Күптән “Төтен үлем хәбәрчесе” дигән язма биргән идек. Укучыларыбыз арасында да андый хәлләрнең шаһитлары бар икән. Бер автор, исем-шәрифләрен куймауны сорап, шулар турында язып җибәрде:
“Сезнең “Төтен үлем хәбәрчесе” дигән язманы укып шаккаттым. Мин дә төшемдә күршемнең өй түбәсеннән кара төтен чыкканын күргән идем. Күрдем дә, бу төшкә артык игьтибар бирмәдем. Ул вакытта әле яшь чак, кырык яшьләр чамасы гына иде миңа. Язгы көннәрнең берсе иде. Мин бакчада түтәл казып йөрим. Бервакыт күршемнең ишек алдында нык итеп кычкырганын ишеттем, йөгереп барып бакчам коймасыннан карасам, күршем җирдә тәгәрәп-тәгәрәп, өзгәләнеп елый. Йөгереп кереп иремә дә әйттем, ул күршеләргә чапты. Капка төбендә иптәшемнең чыкканын озак көттем. Ул юк та юк. Шуннан безнең яннан ашыгыч ярдәм машинасы выжлап узып китте. Күпмедер вакыттан соң күршемнең хатынының гәүдәсен күтәреп чыктылар. Ул үзенә кул салган булып чыкты.
Бу вакыйгадан соң күп тә үтмәде, кулыма бер календарь килеп эләкте. Шунда төш юравы турында бер язма укып шаккаттым. Анда төшеңдә кемнеңдер түбәсеннән кара төтен чыкканын күрсәң, бу йортта куркыныч вакыйга була дип язылган иде. Шунда төшем искә килеп төште. Миңа төш аша күршеләремдәге куркыныч вакыйга алдан килеп ирешкән, әгәр бу төш юравын алдан белгән булсам, күршеләрне ничектер кисәтеп, бәлки, бу хәлне булдырмый да калып булыр иде.
Барчабызга да матур төшләр генә күрергә язсын!
Фото: ulyanovsk.express
Читайте нас: