Мин бүген Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә, беренче курста укыйм. Татар фольклоры буенча мөстәкыйль эш эшләгәндә, авылдашым Мәснәви абый белән очрашып сөйләштем. Ул миңа үзе белән булган серле хәлләр турында хикәяләде:
– Бервакыт, кич белән, фермадан, эштән кайтып киләм. Унбиш минутлык кына юл булса да, ул бик озын тоелды. Кайтам-кайтам, тик кайтып җитеп булмый. Авыл үзе фермадан ерак та түгел.
Эңгер-меңгер вакыт җитте. Кинәт күз алдымда гына моңа кадәр һич күренмәгән печән кибәне пәйда булды. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Бик арыганымны сиздем – печән кибәненә барып сөяләсем килде. Барып утырам дигәндә, печән кибәне юк булды. Тыным кысылды, курка-курка алга таба юлымны дәвам иттем. Башыма: “Адаштым бугай” – дигән уй килде. Шулвакыт алда берничә атка атланган кеше күренде. Алар миңа таба юлланганнар иде. Бераздан, бу кешеләр минем яныма килеп җиттеләр. Мин шатланып, алардан юл сорадым, тик җавап ала алмадым. Алар, минем күземә туры карап, узып китә бирделәр. Артыма борылып карасам, атлар да, атка атланган кешеләр дә юк иде инде. Куркуым тагын да көчәйде. Адымымны ешайттым, бераз баргач, бәхетемә, авылым күренде. Ә мин инде, шатлыгымнан оча-калка, өемә исән-имин кайтып кердем. Күрәсең, шайтан шаяруы булгандыр бу.