Матур җәй чоры. Таң атып килгәндә авыл халкы дәррәү көтү куарга чыга. Шулвакыт әле йокыдан да айнып бетмәгән халык авыл читендәге ялгыз ташландык йорт морҗасыннан кап-кара төтен кебек нәрсә чыгып, авыл өстеннән очып йөреп, бер йортның морҗасына кереп китүенә шаһит була. Бу хәлне күрүчеләр ни уйларга да белми. Әлеге сорауга җавап табыла – берничә көннән теге төтен кебек нәрсә кергән йортта яшәүче егет асылынып үлә. Ул бернинди проблемасыз, әдәпле, тырыш кеше була. Шуннан соң халык әлеге сәер кара төтеннең үлем хәбәре илтүен аңлый.