Авыл советы хакимияте башлыгы янына иртән иртүк пөхтә генә киенгән берәү килеп керде.
— Тыңлыйм, энем, ни йомышың бар? — диде бүлмә хуҗасы беренче тапкыр күргән бу адәмгә текәлеп карап.
— Танымассыз, абзый, мин — бу авылның күптән өзелгән бер тамыры, — дип кырт кисте моңа каршы таныш түгел кеше. — Ата-бабаларым — Хәсән карт белән Суфия абыстай. Алпавыт булып биредә җир биләп торган алар. Тик гомерләре сөргендә өзелгән. Шулар оныгы булам мин. Исемем — Малик. Сезгә керүемнең сәбәбе: нәсел башымның туган җирендә яңадан тамыр җәясем килә.
Хакимият башлыгы сискәнеп китте. Әйе, бала чагында авыл картларының утрау хуҗалары ничек сөргенгә җибәрелүе хакында сөйләгәнен ишеткәне бар иде. Әче күз яшьләре белән ләгънәт укый-укый чыгып киткән алар. Матур урын булса да, әнә шуңадыр ул җиргә урнашырга беркем дә базнат итмәгәндер, мөгаен. Хәзер дә елгачык уратып алган бу биләмәне «алпавыт утравы» дип атыйлар.
— Уең әйбәт, энем, тик сине урнаштырырга колхозның буш фатиры юк бит әле, — дип әйтергә ашыкты хакимият башлыгы һәм бераз уйланып торганнан соң өстәп куйды — Хәер, күптән түгел бер әбекәй мәрхүм булган иде. Аның кечкенә өе калды, туганнары юк. Теләсәң, шунда тор. Әбекәебез үтә дә сәер карчык иде. Им-томга, сихергә маһир. Үлеме дә куркыныч булган, бик газапланып җан биргән, диләр. Менә шулай, энем, эш табарбыз, фермага мал караучы кирәк.
Хакимият башлыгы кунакның документларын җентекләп карады: гомер юлларын күп төрле сукмаклардан башлап караган икән, хәерлегә булсын.
Алар хушлаштылар. Малик авыл очындагы өйгә юнәлде, алпавыт утравы янында икән. Ишеген ачып кергән иде, күңелен сәер шом басып киткәндәй булды. Эчтә үтә караңгы. Пәрдәләрне ачты. Диварларда кипкән үләннәр эленеп тора, борынгы тонык көзге, агач караватта иске түшәк-ястык.
Алай-болай җыештырганчы кич тә җитте. Әби электрсыз гына яшәгән икән. Малик бишле лапмага ут кабызды. Аның сүрән яктысыннан түшәмдә күләгәләр сикерешә-уйный башлады.
Малик арыган иде. Яткач та татлы йокыга талды. Әмма төн уртасында ул өшеп уянды, ачы салкын җил өрә иде. Кинәт өй эче хәрәкәткә килде: савыт-саба зыңлый, әйберләр бөтерелеп очып йөри... Һәм менә ишек ачылып ук китте. Яшел йөзле, нурсыз күзле, гәүдәсе таш кебек каткан карчык бусагада басып тора...
— Син хуҗа булдыңмы минем өемә, Малик! — диде ул. — Ярар, каршы түгелмен. Алайга киткәч, кара көчем дә сиңа калсын. Үзем белән алып киткәнгә гүрдә газапланам. Хәзер ул — синеке- е-е...
Әби кулларын алга сузды һәм Маликка таба шунда ук ниндидер төтендәй кап-кара дулкын сузылды. Җил тукталды, карчык эреп юкка чыкты. Өй эчендә «шылт» иткән тавыш та юк, тик урам якта карчыкның кыргыйларча шаркылдап көлгәне генә яңгырап-яңгырап китә. Һушы китеп егылган Маликның йөрәген суырып алган кебек булдылар...
Тонык көзгедә йонлач тояклы бер зат сыны чалынып китте. Әби калдырган кара көчнең сынланышы иде бу. Малик котырынган үгез кебек ыңгырашып куйды. Ул җанының гәүдәсеннән аерылуын тойды. Күп тә үтми, бу йорт түбәсеннән ут тубалы ялт итеп сикереп килеп чыкты да алпавыт утравына очты. Үзе: «Хәзер мин хуҗа бу җиргә, мин хуҗа!..» — дип мыркылдый иде шикелле.
Иртәгәсен ирләр очраклы гына утрау ягына күз төшкәч, анда ут тубалы күрүләрен һәм улау тавышы ишетелүе хакында сөйләделәр. Халыкның моңа исе дә китмәде. Беткәнмени исерек башлар, эчкән кеше нәрсә күрмәс тә нәрсә ишетмәс.
Шулай, Малик көндезләрен эшкә йөрде, ә төнлә «хуҗасына» буйсына иде. «Син гомереңне сарыф итеп, язмышыңны эзләп йөрдең, кешегә бер саваплы эшең булмады. Хәзер син безнең кулда, без кушканны эшләячәксең. Күрәсең, ишетәсең бит, җирдә бердәмлек юк. Явызлык, рәхимсезлек үрчи. Кешеләр сугыш ача. Бер-берсен үтерәләр, ашыйлар — болар барсы да безнең эш. Безнеке — иблис колларыныкы. Бу дөньяны һәлакәткә илтеп җиткереп, җирдә үзебез хакимлек итәргә җыенабыз. Һәр имансызга, игелексез адәм күңеленә кереп ояладык, ул без кушканны эшли. Син дә кешеләрнең кимчелекләреннән файдалан, бер-берсенә өсләт, әйләнә-тирәне яманлык бассын!— Шуннан соң инде дөнья тәмам безнеке булачак...»
Менә шуннан куркыныч хәл-вакыйгалар берсе артыннан берсе тезелеп кенә торды авылда. Мал караучылар арасыннан көтмәгәндә «Музый» кушаматлы бер ир улде. Сыерларга карата үтә рәхимсез булган, азыкны урлап өенә ташыган, мал каргышы төшкән дип сөйләделәр аның хакында соңыннан. Тиздән Мәликә исемле хатын җан бирде. Анысы бик саран булган. Авылда: «Үләр көнендә сөт сорап кергән чирле карчыкны тиргәп чыгарган»,— дигән сүзләр таралды.
Урманчыны суеп үтерделәр — тирә-якка агач сатып яткан, ә карт-корыны зар елата торган булган. Утын түгел, мичкә ягарлык чыбык-чабык та бирмәгән икән, диделәр.
Авыл советы хакимияте башлыгы авариягә эләкте. Гәүдәсен җыеп та ала алмадылар. Үзенә, малаена аерым-аерым патша сараедай йорт күтәргән иде. Ә бер әбекәй җимерелгән өенә бүрәнә кыстырырга сорап кергәч, вәгъдә биреп тә, сүзендә тормаган. «Үзенә каргыш алган»,— дип сөйләде халык.
Исерек ике механизатор тракторлары белән күпердән очты. «Ата-аналары ифрат усал, кешелексез шул. Бармаклары да гел генә үзләренә таба кәкре булды», — дип сөйләделәр.
«Су буе» Фәйрүзәнең уң канаты эчкән килеш чанадан егылып төште. Тарттырган аты дилбегәгә буылган ирне өенә кадәр сөйрәп кайтты. «Гомер буе ихата пычрагын елгага түкте, суны пычратты, Аллаһы Тәгаләнең ачуы суккандыр үзен»,— диделәр...
Алпавыт утравында төнге утлар ешайганнан ешайды. Хәзер инде, халык аны «Убыр утравы» дип йөртә башлады. Зират та зурая барды, ә авылга кайдандыр чит кешеләр килеп урнаша тордылар (эшче куллар кирәк бит). Халык арасында күрәләтә ызгышу-сугыш, көнләшү, уйнаш, оятсызлык гадәти хәлгә әйләнде. Ут тубаллары авылның өстендә үк күренә башлады. Күпләрнең күзендә нур сүнде, йөзләре кара янды. Андыйларны очраткан эт-мәчеләрнең дә йоннары кабара, алар куркып кычкырып читкә тартыла, тизрәк кача башладылар.
Беркөнне шушы авылда туып-үскән соңгы кешене кабергә салдылар. Күмүчеләрнең йөзләрендә шатлык балкый иде. Авылга хәзер читтән килеп урнашучылар — килмешәкләр хуҗа булып алды.
...Ул төнне ачы суык җил ыжгырды. Убыр утравыннан тәгәрәшеп килгән ут тубаллары урамнарны бер урап чыктылар да икенче авылга таба очтылар...
Фото: yandex.ru/images/search?text=дух%20старухи&from=tabbar&pos=0&img