Барлык яңалыклар
Хикмәти дөнья
27 ноябрь 2020, 02:17

Кеше ышанмаслык хәл

Төнге сәгать икеләр тирәсе иде, бермәл тәрәзәдән болыт кебек булып атылып ап-ак бер кеше килеп керде.

Бу хәлне Уфада яшәүче Фидая Иксанова сөйләгән иде:
– 1971 елның июль аө иде. Җәй шундый эссе – Уфада асфальтлар ярылды, парк-бакчаларда үләннәр кипте. Шундый көннәрнең берсендә үзем белән бергә эшләгән кызның тулай торагында булырга туры килде. Бертуган Кадомцевлар урамында урнашкан торакның 412 нче бүлмәсе. Башта кинога барып кайттык. Кызлар күп кыстагач куна калдым. Соң булу сәбәпле кызлар йокларга ятты, мине йокы алмагач, өстәл артына утырып, лампа яктысында бәйләм бәйләргә керештем. Кызлар рәхәтләнеп, изрәп йоклап ята, тәрәзә киерем ачык, ләкин, аңа карамый, бүлмәдә тынчу һәм эссе. Төнге сәгать икеләр тирәсе иде, бермәл тәрәзәдән болыт кебек булып атылып ап-ак бер кеше килеп керде. Олы яшьтә, сакалы шундый озын – аяклары да күренми. Куллары да, бармаклары да шыксыз озыннар. Бу өстәл каршына килеп басты һәм күзләрен миңа текәде, котым очып телсез калдым. Аның күзләре үлгән хайванныкы кебек төссез иде. Мин сихерләнгән кебек, селкенеп тә булмый.
Бу үзенең төпсез күзләрен йоклап яткан Р-га төбәде һәм аның янына килеп озын бармаклары белән кызның битеннән сыйпый башлады. Мин ничек алай торып шкаф артына кердем. Аякларның хәле бетеп дер калтырап торам. Р-ны теге тагы ни эшләткәндер, белмим, «бабай» миңа хәзер аркасы белән генә күренә иде. Күпме вакыт узгандыр, әллә котым очканга, бик озак тоелды, бервакыт теге ничек килеп кергән, шулай тиз генә чыгып та югалды. Сакалы гына әзрәк шәйләнеп калгандай булды. Мин көч-хәл белән буш караватка барып аудым. Йокы алмады, әлбәттә. Шыбыр тиргә батып, тын алырга да куркып яттым. Тәрәзәне барып ябарга да шөрләтә. Шулай дер калтырап төн үткәрдем. Иртә белән торып бәйләмемне кулга алдым. Әллә нәрсәләр эшләп чуаланып беткән, дүрт энәсе дә идәндә ята. Йомгак исә бөтенләй сүтелгән һәм очын-кырыен табармын димә. Кызларның ярдәме белән генә ничек алай аны кире йомгакка урый алдым. Аптырадылар алар минем бу чуалту һөнәренә. Ул көнне төнге хәл турында кызларга бернәрсә дә әйтмәдем. Шулай да ике көн түзеп йөргәннән соң Р- га күргәннәремне сөйләргә булдым. Дус кызым шулчакта уятмавым өчен мине бик нык орышты. Ләкин ул вакыйгадан соң аның белән дуслык тагын да ныгый төште.
Еллар үтте. Менә инде ул 10 ел чамасы районда яши. Уфага килергә вакыт тапса, бергә шул тулай торакка барабыз. Безне, алтмыштан узган хатыннарны нәрсә тартадыр анда, белмәссең...

Фидая ИКСАНОВА, Уфа шәһәре.
Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=дух
Читайте нас: